«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

Казакъстан дигән гүзәл илгә ялгыз сәяхәт

Соңгы арада минем тормышымда берничә ел элек күз алдына да китерә алмаган әйберләр була башлады...

Мәсәлән, хәзер кафеларда ашау ошамаса, мин официантларга бу турыда әйтәм! Менә сиңа мә! Үзен кыюсыз һәм мәңге шул кыюсызлыгы белән иңгә-иң яшәрмен дип уйлаган кеше өчен бер шушы факт кына да шаккаттыргыч – минем сыманнар аңлар. Әмма минем тормышымда тагын бер шәп нәрсә барлыкка килде – ялгыз сәяхәт итү. Бу язмада шул тәҗрибәм турында сөйләрмен.

2025-08-14 12.02.30.HEIC

Август башында мин Казакъстанга, ә төгәлрәге Алма- Ата шәһәренә сәяхәт кылдым. Күрше илгә берүзем кубарылып чыгып китүнең сәбәбе концерт иде. Минем яшьтәшләремнең югары уку йортларын тәмамлап, акча эшли башлаган чорлары ковид һәм дөньядагы башка үзгәрешләр чорына туры килде. Шулай, мәсәлән, мин үземнең яраткан ике төркемемнең концертларына эләгә алмадым. Билетлары да алынган иде, әмма соң мәлдә концерт булмаячагы хәбәр ителде. Шушы хәлләрдән соң ничектер күңел төшеп калды – инде беркайчан да яраткан төркемнәремнең концертларында була алмам сыман тоела башлаган иде. Әмма берзаман мин Казакъстан һәм Төркиядә Limp Bizkit концертлары булачагын белеп алдым – йөрәгемне яңадан шул дөрләтеп җибәрде. Берәр ай икеләнеп, самолётка билетлар каранып (бәясе төшмәсме икән, янәсе) йөргәч, ниһаять, карар кылдым!

ЯШЕЛ АЛМА-АТА

Минем моңарчы бер дә Казакъстанда булганым юк иде, шуңа, барган-барган дип, дүрт көнгә калырга булдым. Озаклап шәһәр урамнарын таптадым, бер көнлек экскурсия белән табигатькә чыктым.

Торуым шәһәр үзәгеннән әллә ни ерак түгел иде, шуңа җәяү күп йөрелде. Казанда 17–20 градус тирәсе булганда, Алма-Атада 35 градус иде. Әмма кызу һава авыр кичерелмәде – шәһәрдә бик күп агачлар үсә, шуңа гел күләгәдә йөрисең.

Таксида да шактый йөрелде, чөнки бәяләр аптырарлык дәрәҗәдә түбән. Казанда аэропортка кадәр 30 минутлык юл өчен 1050 сум бирсәм, Алма-Ата үзәгеннән аэропортка (час-пик вакытында) шул ук ярты сәгатьлек юл өчен мин 360 сум түләдем. Бу ачышым турында безне экскурсиягә алып барган Кодрәт абыйга сөйләгән идем,

«Сезгә генә арзан тоела ул, җирле халык өчен зур бәя», – диде.

Ашауга бәяләр исә бездәгедән әллә ни аерылмый, әмма кибетләрдә аерым әйберләрнең арзанлыгына аптырадым. Мәсәлән, берсендә отель янындагы кибеттән 85 сумга сендвич алдым. Сүз уңаеннан, аэропортта да бәяләр тешләрлек түгел иде.

2025-08-14 18.00.04.HEIC

БАЗАРДА SMALL TALK

Җирле колоритны яхшырак тояр өчен, базарга да сугылдым. Сугылдым дию генә дөрес тә булмас, өч тапкыр бардым мин анда. Һәр барганда нидер алып, сатучылар белән сөйләшеп, күңелемдәге экстраверт альтер-эгоны дөньяга күрсәтеп йөрдем. Көк базарны русча Зелёный базар дип йөртәләр –
анда ит, яшелчә, җиләк-җимештән алып, казакъларның традицион корт, жент, казылык ише әйберләре дә күпләп сатыла. Шунда ук ике кытай кибетенә дә юлыктым – шәһәрдә кытай рестораннары, кытай тәм-томнары сатыла торган кибетләр бик күп. Кодрәт абыйдан бу турыда да сорадым – «Әкренләп баса баралар», – диде.

Бизәнү әйберләре дә шактый арзан иде. Билгә элә торган тәңкәле пута, мәсәлән, 500-600 сумга гына сатыла. Миңа үзебездә, Татарстанда гади материаллардан ясалган арзан бәяле бизәнү әйберләре бик җитми. Кайчан да булса этник бизәнү элементлары масс-маркет секторы өчен дә күпләп җитештерелә башлар, дип ышанасы килә. Шәһәрдә бөтен җирдә казакъ теле яңгырый – минем колагыма май булды ул. Шуңа кибетләрдә, кафеларда, базарда казакъларның үзләре белән small talk форматында булса да казакъча-татарча сөйләшергә тырыштым. Кайберләре минем иркен сөйләшә алмавымны күргәч, русчага күчкәләде, әмма күпчелеге үз телендә сөйләште. Мондагы кешеләрнең мөлаемлеге, елмаеп, ачык күңел белән сөйләшүләре йөрәгемә май булды. Алар, ничектер, безнең белән чагыштырганда, дөньяга, кешеләргә ачыграк – бездәге киеренкелек тә аларда әллә ни юк сыман. Шәһәр үзәгеннән таулар күренеп торуы да шулай күңелгә иркенлек бирәдер инде ул.

украшения (2).HEIC

ГАҖӘП ТАБИГАТЬ

Бу спонтан сәяхәттә миңа иң сокландырган һәм күңелемдә мәңгегә сакланып калачак өлеше – табигать. Бер көн эчендә без иксез далалар, ул далаларда утлап йөргән ат көтүләрен дә, мәгърур таулар һәм зәңгәрлеге күз явын алырдай күлләр дә күрдек. Казакъстанны моңарчы бөтенләй туристик юнәлеш буларак кабул итми идем, бу сәяхәтемнән фикерем үзгәреп кайтты. Төрле локацияләр буйлап йөргәндә, француз, инглиз, кытай телләрендә сөйләшүче бик күп туристларны очраттым һәм бу илне без белеп бетермибез икән әле дигән нәтиҗәгә килдем. Табигате гаҗәп төрле, гүзәл ил икән ул.

Ә концерт искиткеч булды. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган фанатларның бер дулкын булып хәрәкәт итүләре, җырлаулары башка бер җирдә дә тоеп булмаган бергәлек хисе, дәрт уята. Бу хисне һәркемгә кичереп карарга киңәш итәм.

концерт.HEIC

Моңарчы беркая да ялгыз йөргәнем булмаса да, бу сәяхәт мине ничектер куркытмады. Якыннарымның «ат йөрәгедер синдә» дигәннәренә дә аптырап йөрдем – китегез инде, моның өчен ат йөрәге кирәкмени янәсе? Бу берүзем уздырган биш көн киресенчә бик тыныч: үз көемне көйләп, үземә кирәк урыннарга ашыкмый йөреп узды. Мөстәкыйльлек дигән нәрсәне сынап карарга да ярдәм итте бу сәяхәт – янәшәңдә салыныр кешең булмагач, бөтен килеп туган мәсьәләләрне үз-үзең белән киңәшеп үзең хәл итәсең. Әмма ни дисәң дә, иптәш белән йөрү күңеллерәк инде. Шуңа киләсе сәяхәтләремә юлдашлар эзли башларга кирәк.

Автор фотолары

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое