«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

Казанда экофестиваль ничек үтте?

Татарстанда экологияне саклауга зур игътибар бирелә: төрле проектлар, инициативалар, акцияләр булдырыла, шул рәвешле «яшел» мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

Яшьләр чүп-чар җыю, җыештыруда ярыша һәм моның өчен «Чиста уеннар» проекты кысаларында бүләкләр ала, «КультТорг» акыллы куллану фестивалендә әйберләр һәм киемнәр алмашуны оештыра һәм төбәктәге экология торышы турында кайгыртып, гадәти предметларга икенче һәм хәтта өченче кулланылыш табарга тырыша.

Быел исә Казанда беренче тапкыр зурлап «Вместе просто» дип аталган гаилә экофестивале уздырылды. «Идел» мондый зур чаралардан читтә кала алмый, әлбәттә. Шуңа күрә без әлеге фестивальгә барып, барысын да үз күзләребез белән күреп кайттык.

Чара «Аккош» урман паркында үтте. Төп оештыручы – «Казаньоргсинтез». Әйтергә кирәк, чараның программасы чын-чынлап масштаблы иде, хәтта яңгыр да кунакларның кәефен төшермәде. 3 меңнән артык кеше Аккош күле тирәсендәге урман парклар үсеше турында фикер алышуда, экология дәресләрендә, блогерлардан своп-маркетта һәм башка бик күп активлыкларда катнашты, биология фәннәре докторы Айрат Сабировның Татарстан урманнары турында лекциясен тыңлады.

Гомумән алганда, фестивальдә предприятиеләр һәм партнерлардан 30 интерактив мәйданчык һәм тематик зона оештырылды. Алар арасында шәһәр халкы һәм аларның балалары яраткан форматлар да бар иде. Мәсәлән, хуш исләр булдыру буенча мастер-класслар. Күз алдына китерәсезме, биредә «Казаньоргсинтез» исен сизәргә мөмкин иде! Шулай ук пластик эшкәртү дәресләре һәм апсайклинг буенча остаханәләр үткәрелде. Моннан тыш, табигатьне фотога төшерү буенча мастер класслар, экологик граффити ясау, агач утырту һәм хәтта музыка дәресләре бар иде. Шулай ук чарада ТР Милли китапханәсеннән экология темасына китаплар зонасы эшләде – анда СИБУР экология киштәсе тәкъдим ителде.

«Чараның форматы һәм шәһәр халкының кызыксынуын исәпкә алып, без казанлыларның шәһәр-район экология үсешен кайгыртканын күрәбез. Иң мөһиме – мондый чаралардан кешеләр яңа белем һәм матур гадәтләр белән кайта», – дип билгеләп үтте Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Владимир Жаворонков.

Фестивальдә шулай ук «Казаньоргсинтез» инициативасы белән оештырылган «Твои зеленые привычки» («Синең яшел гадәтләрең») программасы тәкъдим ителде. Ул җирле хакимиятләрне, экологларны, шәһәр халкын берләштерә һәм инициативаларны үстерү драйверы булып тора. Программа кысаларында инде 50дән артык экологик чаралар, өмәләр, марафоннар, дәресләр һәм экоспектакльләр уздырылган. «Казаньоргсинтез» хезмәткәрләре, аларны тәкъдим иткәндә, үзләренең эш юнәлешләре, актив гражданнар һәм экологик төркемнәр өчен шәһәрнең тормышына йогынты ясау мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Презентациянең модераторы – блогер һәм «Сортировочная» YouTube каналында экологик тикшерүләр авторы Жора Каваносян.

«Экология кысаларында инде билгеле бер трендлар формалаша башлады. Мәсәлән, хәзерге вакытта иң популярлар тренд - апсайклинг, ягъни материалларны икенчел куллану, шулай ук кирәкмәгән әйберләрдән арыну, аны кемгәдер бирү. Әле мин күптән түгел генә без беркайчан да котыла алмаячак әйберләр турында видео төшердем. Алар беркайчан да ватылмаячак, һәм безгә әле бик озак хезмәт итәчәк. Алар арасында, мәсәлән, миңа бабайдан эләккән ГДР җитештергән агач шкаф, камера, рюкзак һәм сумка бар», – дип сөйләде экоблогер Жора Каваносян.

Экофестивальдә шулай ук эшчәнлекләре «яшел» яшәү рәвешен саклауга юнәлдерелгән локаль проектлар да тәкъдим ителде. Мәсәлән, сез «МЕГА» сәүдә үзәгендәге сортировкалау станциясеннән аена 20 тоннадан артык пыяла, макулатура, металл һәм ПЭП-шешәләр чыгарылуын белә идегезме? Ә «ЭкоЛогично» берләшмәсе тарафыннан исә шәһәрнең барлык районнарында шиннарны экшәртүгә тапшыру өчен махсус контейнерларга булдырылган.

Төп экологик проектлар арасында шулай ук «Аккош» күле урман паркында урнашкан «Казаньоргсинтез»ның экологик сукмагын аерып әйтергә кирәк. Быел җәй көне предприятие 2,5 километр озынлыктагы сукмакның беренче өлешен тәкъдим итте. Бу шәһәр өчен мөһим маршрут, ул Татарстанның табигатен шәһәрдән ерак булмаган урында өйрәнергә, сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар эзләрен күрергә һәм гаилә белән вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә. Узган ел Татарстан Фәннәр Академиясе белгечләре командасы «Казаньоргсинтез» предприятиесе янында урнашкан «Аккош» урман паркының төньяк өлешен тикшерде. Эш барышында, заводтан ике чакрым ераклыкта гына, галимнәр үсемлекләрнең 383 төрен теркәгән, бу Татарстан флорасының 23,8 процентын тәшкил итә. Алар арасында 17 төре Республиканың Кызыл китабына кертелгән шулай ук 170 төр гөмбә, 17 отрядтан 210 төр кош, сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган 5 хайван бар.

Тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое