Ураза гаете көнне Казанда “Рамазан Фест” бәйрәме узачак.
Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әйткәнчә, диннән ерак булган кеше әлеге бәйрәмгә эләгә икән, аңа кызык, күңелле булырга тиеш.
- Бәйрәмне дини кысалардан чыгармыйбыз, әмма бөтен кеше ял итеп, рәхәтләнеп илебезнең матурлыгын күреп, бу мөселманнар гыйбадәт тә кыла, ял да итә беләләр икән дисеннәр иде, - диде ул бәйрәмгә багышланган матбугат конфренциясендә.
Нет комментариев