Казанда XXXIII Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестивале башланды.
Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестивале – Россиядәге иң зур студентлар иҗаты фестивале. Ул 1993 елдан башлап ел саен үткәрелә, ә быел дүртенче тапкыр Казанда үткәрелә.

Чараны рәсми ачу өлешендә Россия Яшьләр берлеге рәисе Дмитрий Покровский Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан сәламләү хатын укыды.
«Утыз елдан артык вакыт эчендә проект илнең төрле төбәкләреннән килгән якты, кызыклы идеяләргә бай булган сәләтле яшьләрне берләштерә», - дип билгеләп үтте үз мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин.
«Россия студентлар язы» фестивале кысаларында Казанда җыелган яшьләр 29 ноябрьгә кадәр үзләрен күрсәтә һәм яңа тәҗрибә туплый, бәлки, гомерлек дуслар таба алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үтте.
«Безнең өчен Татарстан башкаласында Студентлар язын дүртенче тапкыр кабул итү зур дәрәҗә. Барлык инфраструктурабыз, оештыручылар, төрле хезмәтләр, волонтерлар бу Россия студентлар язын онытылмаслык итәргә әзер», - диде ул.
Ачылыш тантанасы Казанга килгән 82 субъекттан 2 меңнән артык катнашучы студентларны татар мәдәнияте һәм гомумән Татарстан белән таныштыру чыгышларыннан торды.
Казанның барлыкка килү легендасына нигезләнгән кызыклы, эчтәлекле әкияти концерт иде бу. Илнең төрле төбәкләреннән килгән студентларны Зилант, Ак барс, Шүрәле кебек татар мифик геройлары белән таныштырдылар. Моннан тыш казан авызы сыман ясалган түгәрәк экранда исемнәре аталмаса да, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри портретлары күрсәтелде. Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикә ханбикәнең исеме дә телгә алынды.

«Мондый зур фестивальдә катнашып, республикабызны яклау, әлбәттә, зур җаваплылык. Соңгы тапкыр «Студентлар язы» Казанга 2016 елда килгән иде. Күп нәрсә үзгәрде, хәзер без үз тәҗрибәбез белән, бу елларда өйрәнгәннәребез белән уртаклашырга әзербез», - диде Казан дәүләт энергетика университеты студенты Глеб Кординяк, ул быел «Студвесна»да бишенче тапкыр катнаша.
Казан Федераль университеты студенты Сәрия Мәрдәнова 27 ноябрь көнне куелачак Татарстан студентлары чыгышының әз булса да серләрен ачты:
«Безнең программабыз «Җәлил» дип атала, без милләтебезнең бөек герое турында сөйләрбез. Программа рус телендә барса да, безнең татар колоритын да күрсәтү өчен татар җырлары да булачак», - диде ул.
Тамашачыларга милли бәйрәм Сабантуйны биюләр аша күрсәттеләр: монда сөлге жыю, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, су ташу, көрәш уеннары бар иде. Кырда эшләүне, авыл хуҗалыгы эшчәнлеген, уңыш җыюны, көзнең бар матурлыгын сәхнәдә күреп булды. Биюләрдә зурлар һәм студентлар белән беррәттән балалар да катнашты.
Татарстанның инфраструктурасы, фәнни үсеше, төп файдалы казылмасы нефть турында да аерым иҗади номер бар иде. Краннар төшүе, самолет һәм күбәләкләр очуы тамашачыларны таң калдыргандыр. Быелгы «Россия студентлар язы» фестивале Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Шуңа ачылыш тантанасында да моңа аерым игътибар бирелде. Бу вакыйгага багышланган чыгыш бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Чыгышлар чын мәгънәсендә татарстанлыларның үзенчәлеген, мәдәниятен, тарихын чагылдырырлык итеп әзерләнгән иде. Чараның официаль өлеше әләмнәр парады – Malsi Musicның (Ислам Вәлиев) «Татарстан Супергуд» трегына барлык катнашучы субъектларның әләмнәрен чыгару белән тәмамланды. Җыр сүзләрендә үзгәреш – һәр республика, край, өлкә һәм округның танылган кешеләре исемлеге укылды.

Чара азагында хедлайнерлар – Россиянең музыкаль дуэты NANSI & SIDOROV чыгыш ясады. Алар бер җырларын студентлар белән бергә башкарды.
«Монда бернинди конспектлар, нормативлар, шаблоннар, гомум кабул ителгән программа юк, барысын да сеңдереп барыгыз, һәркем үзе өчен мөһим нәрсәне табачак. Һәм исегездә тотыгыз, сәхнә – сезнең тормышыгызда иң куркынычсыз урын. Тырышыгыз, ялгышыгыз, иртәме-соңмы барысы да килеп чыгачак», - дип студентларга теләкләрен җиткерде чараның хедлайнерлары.

Нет комментариев