«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

«Студвесна – 2025»: яңа хисләр, яңа тарих

25-28 ноябрь көннәрендә Казанда 82 регионнан Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестивалендә катнашучы 2 меңнән артык студент кунак булды.

«Җәлил» мюзиклы: тамашачы реакциясе һәм «Моабит»тан җырлар

Фестиваль быел Россиядә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. «Региональ программа» («Төбәк(ара) программа») номинациясендә Татарстан студентлары «Җәлил» мюзиклын (Режиссер – Руслан Фәхретдинов, КФУны тәмамлаган)  күрсәтеп, 1 нче лигада III урын яулады. 
 

«Кастингны узып, мине Муса Җәлил роленә сайлаганнарын белгәч, бик шатланган идем. Яхшы башкарганмын дип өметләнәм. Тамашачы реакциясеннән спектакль уңышлы килеп чыкты дип әйтергә була», - диде төп рольне башкаручы Мурад Юсуфов. 

«Студентлар язы»нда бу мюзиклны мин бишенче тапкыр карадым. Беренче – видео форматында караганда ук шагыйрь язмышы трагедиясенең яңа форматта куелышында студентларның осталыгына сокланып утырган идем. Ул 52 минутлык язманы 2 кат карадым, аннан ике кат сәхнәдә спектаклен карадым. Шуңа һәр мизгелен хәтерлимдер. Бу юлы төп фикере калса да, кайбер мизгелләре киселгән, берничә күренеш бәйге нигезләмәсенә туры китерерлек итеп үзгәртелгән иде. Мюзиклда 27 студент катнаша, җыр текстлары, шигырьләр – барысы да Муса Җәлилнең «Моабит» дәфтәреннән. Мин беренче караганда төп рольне башкаручы Мурадның татар җырларын башкарганда сизелерлек акценты бар иде. Ул әзербайҗан милләтеннән булып чыкты. Моңа да карамастан, «Студентлар язы»ндагы куелышта татарча җырларны башкаруын шомарткан. Муса Җәлилнең кызы Чулпан ролен башкаручы кызны да алыштырганнар. Аны КФУдан Сәрия Мәрданова башкарды.

«Мин мәктәптә укыганда да спектакльләрдә катнаша идем, тик җырлый торган рольләрем булмады. Бу спектаклдә героем җырлый, башка төрле икән ул, - дип үз хисләре белән бүлеште Сәрия. - Җырларны башкарганда күңелем тулып елап җибәрә яздым. Муса Җәлилнең шигырьләрен күз яшьсез укып та булмый бит, бик дулкынландым». 

Гомумкоманда зачеты - Гран-при Татарстан студентларында

XXXIII Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестиваленең ябылу тантанасында Гран-при ияләрен 100 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләделәр. Фестивальнең гомумкоманда зачеты буенча Татарстан Республикасы студентлары Гран-при ияләре булды. I урында – Саратов өлкәсе; II урын – Саха (Якутия) Республикасы; III урын – Чувашия Республикасы һәм Пермь крае.

33 ел эчендә «Студвесна» Татарстан башкаласында дүртенче тапкыр уза. Россия Яшләр Берлеге рәисе Дмитрий Покровский Казанлыларга кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.

«Мин һәрбер катнашучы өчен фестивальнең хыяллларына һәм зур уңышларына бары тик беренче адым булуына ышанам», – диде ул катнашучыларга. 

Фестивальнең конкурс программасы 10 иҗади юнәлештән торды: «Төбәкара программа», «Вокал», «Инструменталь», «Бию», «Театраль», «Оригиналь жанр», «Мода», «Медиа», «Видео», «Арт». Фестивальнең иң киң күләмле «Төбәк(ара) программа» юнәлеше Гран-при ияләре Мари Эль Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе булды.

Федераль яшьләр эшләре агентлыгы (Росмолодёжь) җитәкчесе урынбасары Егор Литвиненко «Студвесна – студентларга сәләтләрен күрсәтү өчен, үз идеяләрен тормышка ашырга мөмкинлек бирә торган уникаль мәйданчык» икәнен искәртеп узды. 

 «Дүртенче тапкыр безнең республикабыз яшьләр иҗатының иң зур фестивален үткәрә. Без аны үзенчәлекле итеп ясарга тырыштык», – диде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Миңа кияүгә чык!»

Ябылу тантанасы сюрпризларга бай булды. «Россия милләтләре» биюен тамашачылар көчле алкышлар белән карады. Аннан Дышать биючеләр һәм «Мода» юнәлешендә катнашучылар белән сәхнәгә чыгып, «Тыпырдатып» җырын башкарды.

Номинацияләрдә бүләкләү арасында танылган клоун Руслан Риманас чыгышлары бар иде. Бу чыгышлар, минемчә, иң кызыклыларның берсе булгандыр. Ябылу тантанасы барышында Пермь дәүләт педагогика университеты магистранты «очраклы» рәвештә генә клоун-артист чыгышында залдан сәхнгә «булышырга» чыкты. Башта ак күлмәкле егет чыннан да гади тамашачы кебек иде. Ә ул фестивальнең ябылу тантанасына Перьмнән махсус килгән булып чыкты!

Егет, башта тамашачылар белән исәнләшеп, клоун-артист әйткәннәрнең барысын да эшли дә, аннан соң залда утырган бер кыз янына килде дә:

«Дөресен әйткәндә, мин бүген сүзләр дә әзерләмәдем, чөнки барысы да күңелдән килергә тиеш дип саныйм. Хәзер әйтергә теләгән сүзләр аеруча», - дип, сөйгәненә мөрәҗәгать итте.

Аннан соң ул клоуннан «Миңа кияүгә чык!» дип язылган кәгазьне кызга күрсәтте. Бу романтик мизгелне күрмәгәннәр, һичшиксез безнең телеграм-каналдагы видео-түгәрәкләргә кереп карагыз!

Казанда узган 2025 елгы «Студвесна» – фестивальнең бәйге һәм чыгышлар гына түгел, ә яңа хисләр, көтелмәгән борылышлар һәм хәтта яңа тарих башлангычы икәнен раслады.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое