20 июньдә Камал театрының иске бинасында «Тамырлар» канататасын тәкъдим иттеләр.
Концерт мәдәни элемтәләрне ныгытуга һәм татар сәнгатенең бай мирасы белән таныштыру максаты белән оештырылды. Кантата рухи характердагы фәлсәфи эчтәлектән халык тарихында зур вакыйгаларны сурәтләгән, зур, күп бүлекле симфоник вокаль әсәр.
«Тамырлар» кантатасы 20 ел буена тулысынча да, кисәкләп тә татар сәхнәләрендә куелып килә. Хәтта Мәскәүнең Чайковский исемендәге Бөтендөнья күләм бөек оркестрлар һәм дирижёрлар чыгыш ясаган зур залында да яңгырады, - диде алып баручы Айзилә Батрханова.
Концерт шулай тамашачыны кантатаның жанры һәм «Тамырлар»ның тарихы белән таныштырудан башланып китте. Чара дәвамында шыгрым тулы зал музыка һәм шигърият ярдәмендә төрки тарихыбызга чумды. Шуны өстәп үтәсе килә, әсәрне тулаем тояр өчен аны игътибар белән һәм һәр музыкаль композициядән соң алкышламыйча, нәфис сүз осталарының поэманың өзекләрен сөйләгәннәрен тыңларга кирәк. Әлеге таләп үтәлгән очракта, тамашачы кантатаны тоя алачак.
Соңыннан зал бик озак катнашучыларга үз алкышларын һәм алып килгән чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.
Кантатаның авторлары: композитор Роза Мөхетдинова, шагыйрь Сөләйман, оркестровка, дирижёр Рөстәм Абязов. Концертта катнашучылар белән дә таныштырып китәбез.
Башкаручылар – «La Primavera» Казан камера оркестры, «Хыял» камера хоры, Казан музыка көллиятенең Татар хоры, «Бәйрәм» Фольклор вокал һәм инструменталь ансамбле. Солистлар – Резеда Галимова, Идрис Газиев, Роберт Миңнуллин һәм «Фәридә-Алсу» вокаль дуэты. Нәфис сүз – Фәнис Җиһанша, Рабит Батулла, Гөлзада Сафиуллина һәм Илдус Әхмәтҗанов.
Кәрим Газизуллин
Нет комментариев