Менә күптән көткән бәйрәм дә бер мизгелдә узып китте – «Идел» – «Идель» журналлары үзенең 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
«Диджитал-детокс кич» ничек узды соң? Нинди хатирәләр, истәлекләр калдырды? Әйдәгез, иң мөһимнәренә тукталыйк.
фото: Фирүзә Вәлиева
Шуны әйтергә кирәк, хәзер ИДЕЛ мәгълүмат чарасы гына түгел, ә яшьләр өчен кызыклы чаралар инициаторы, оештыручысы һәм мәйданчыгы да. ИДЕЛнең узган ел гөрләп үткән беренче презентация чарасын хәтерлисезме? Август аенда, Б.Рәмиев исемендәге айти-парк түбәсендә булган иде ул. Барлыгы 800 кеше тамаша кылган кичәбездән соң бер елдан артык вакыт узган. Ә шул вакыт эчендә ИДЕЛ сезнең өчен күпме чаралар оештырды, төрле экспериментлар эшләп карады һәм шул рәвешле үзенең исемен еракка танытты, аудиториягә тагын да якынайды. Бу якынаюның төп билгесе – кичәге саннар: «диджитал-детокс» кичәгә барлыгы 1500ләп кеше теркәлде; чарада кеше агымы гел үзгәреп торды: кемдер махсус яраткан артистын тыңларга, мастер-класс, лекторийда катнашырга, фотозонада фотога төшәргә, ә кайберәүләр «Ист!» каһвәханәсе тарафыннан махсус чара өчен әзерләнгән «Идел 1.1989» эчемлеген авыз итәргә, ә күпләр «Түбәтәй» рестораны сыйларын татып карарга һәм, әлбәттә, барысы да «Идел» – «Идель» белән якыннан танышырга килгән иде. Чара кичке сәгать биштә башланып китте. Аны безнең дустыбыз Рәдиф Әхмәдиев алып барды. Сәхнәдә танылган артистлар – Илгиз Шәйхразиев, Beku, МАЙКРАЙЗ, Al Su, GAUGA чыгыш ясады.
Битмейкер Malsi Music белән импровизация эшләдек: Рәдиф тамашачылардан сүзләр «чүпләсә», ә Ислам алардан искиткеч трек язды.
Сүзләр арасында безнең чарага йөз процент туры килә торганы, мөгаен, баш мөхәрриребез Рәмзия Ризван кызы әйткәне булгандыр:
- Төнгә кадәр кал, бераз биеп ал! – дип барлык кешене күңел ачарга чакырды ул.
Һәм кунаклар нәкъ ул әйткәнчә эшләде дә: Dj Сулейман оештырган дискәтүктә икенче сулыш ачылды – халык хәтта сәхнәгә үк чыгып биеде.
Туган көн символына тугры калып, без дә юбилей торты ашадык! Ул гади генә торт түгел иде, аны иртән мөхәрриребез белән «Идель»нең шеф-редакторы Динара Зиннәтова бергәләп әзерләде.
«Диджитал-детокс кич» әнә шулай үтте, киләчәктә күп бәйрәмнәрне бергәләп үткәрергә язсын, яраткан укучыларыбыз!
Ә «Идел» һәм «Идель» редакцияләрен туган көннәре белән котлыйбыз!
фоторепортаж – монда.
Нет комментариев