Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында «Театр төне» дип исемләнгән кич узды.
«Театр төне»н гади спектакль буларак кына карау дөрес булмас, чөнки әлеге куелыш калганнардан нык аерылып тора: ул кичке тугызда башланды һәм көтелмәгән урыннарда барды. Авторы – Айрат Шамс.
Спектакль театр фойесында башлана. Кичке сәгать тугыз. Караңгы бинаны бары неон төсле утлар яктырта. Табигать тавышлары яңгырый. Шулчак тамашачыны кинәт каты тавыш куркыта. Бу мизгелдә спектакль үзенең серле дөньясына алып кереп китә…
Төп геройлар, татар халык әкиятләренең классик явыз персонажлары – Шайтан (Инсаф Хәләүтдинов) белән Убыр (Алсу Шакирова). Алар һәр тамашачыны фойеда каршы алып, бары тик ишарәләр белән генә икенче катка озаталар. Биредә кечкенә сәхнәдә төп тамаша дәвам итә. «Явызлар» үзләренең кирәк булмауларын, әкиятләрнең һаман уңай геройларның җиңүе белән тәмамлануы кебек проблемаларын сөйли. Су анасы, өч башлы аждаһа, кәҗә бәтиләрен ашарга теләүче бүре кебек халык әкиятләре явызларын күзәтәләр.
Тамашачы белән элемтә урнаштыру да спектакльнең бер үзенчәлеге булып тора. Антракт вакытында викторина, актёрлар белән сөйләшү, аларга кагылу кебек мизгелләр җылы һәм дустанә мохит тудыра. Геройлар белән тамашачы арасында барьер берникадәр югала һәм залда утыручылар да үзләрен роль уйнаучылар кебек хис итә. Билгеле, моңа кешеләрнең аз булуы йогынтысы ясый.
Әйтеп үткәнчә, спектакль башында куркыныч һәм хәтәр мохит тудырырга тырыштылар, ә инде төп күренеш вакытында көлке мизгелләр, импровизация куллану күзәтелде. Караучыларга спектакль дәвамында төрле спектрлы хис-кичерешләр тоярга чын мәгънәсендә мөмкинлек ачылды.
Илүзә Минһаҗева
Нет комментариев