«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Нефть һәм химия тармагы кызлар өчен түгел? Ялгышасыз

«Казаньоргсинтез»да эшләүче кызлар һөнәр сайлау, эшкә мәхәббәт һәм заводта гадәти эш көне турында сөйләде.

«Нефть һәм химия өлкәсе» дигәч, күз алдына башына каска, ә өстенә махсус эш формасы кигән ир-егет килеп баса.  Беренче карашка бу тармакта гел ир-атлар гына эшлидер кебек. Тик чынлыкта әлеге фикер күптән инде стереотипка әверелде – нефть һәм химия сәнәгате предприятиеләрендә эшләүче хатын-кызлар шактый. Без «Казаньоргсинтез» заводына барып, моның шулай булуына тагын бер кат төшенеп кайттык. Биредә эшләүче кызлар  «хатын-кызныкы булмаган» профессияләрнең юклыгын, заводта эшләүнең абруйлы һәм дәрәҗәле хезмәт булып саналуын, биредә карьера үсеше өчен барлык шартлар тудырылуын үз мисалларында исбатлый. Әлеге язмабыз шул турыда.

«Казаньоргсинтез» - СИБУРның полиэтилен синтезы буенча  иң эре, ә поликарбонат, сэвилен һәм полиэтилен җитештерү буенча Россиядә бердәнбер предприятие. Биредә 170 тән артык төрдәге продукция җитештерелә: этилен, югары һәм түбән тыгызлыктагы полиэтилен, фенол, ацетон, этиленгликоль, этаноламиннар һәм башка органик синтез продуктлары.
«Казаньоргсинтез» предприятиесендә бүген 5 меңнән артык кеше эшли, аларның яртысы — 35кә кадәрге яшьләр, ә өчтән бере — кызлар. 2024 ел ахырына кадәр предприятие тагын 180 яшь белгечне эшкә алырга ниятли.

Елизавета ЗУЕВСКАЯ, 26 яшь, инженер-конструктор

«Безнең гаиләдә заводта эшләүчеләр мин генә түгел. Бабамның абыйсы Иван Григорьевич Лексин – Бөек Ватан сугышыннан соң Татарстанда химия сәнәгатен торгызган шәхес. Ул Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы директоры булып эшләгән. Нәкъ менә шул чорда зур булмаган Бондюга бистәсе Менделеевск шәһәренә әверелгән. Аның шәһәр булып формалашуында заводның роле бик зур. Соңыннан бабам Тула өлкәсенә күченеп, финнар белән бергә яңа химия заводы төзегән һәм шунда эшли башлаган. Шул ук предприятиядә аның улы, минем абыем да хезмәт куйган. Без – химиклар династиясе булып чыгабыз инде.

Аңлавыгызча, химия минем тормышымда балачактан бар: мин биология һәм химияне тирәнтен өйрәнү сыныфында укыдым. Әлбәттә, бу киләчәктә һөнәр сайлауга турыдан-туры йогынты ясады. Мин бакалавриат һәм магистратураны КНИТУ-КХТИда тәмамладым: нефть һәм нефть химиясе факультетында «органик нефть һәм химия синтезының технологик нигезләре» белгечлегенә укыдым.

«Казаньоргсинтез» минем өчен мәктәп чорыннан ук  җитди һәм әһәмиятле предприятие булып тоела иде. Шуңа күрә, укуны тәмамлагач, мин максатчан рәвештә бирегә килдем. Билгеле, гаиләмдә бу өлкәне сайлавыма беркем дә гаҗәпләнмәде. Чөнки миннән кала, ике энем дә  үз тормышларын химия сәнәгате белән бәйләделәр – алар хәзерге көндә И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында укыйлар. 

Үземә килгәндә, инженер-конструктор вазифасында өченче елымны эшлим. Минем бурыч – детальләрне ремонтлау яки аларны ясау өчен сызымнар әзерләп бирү. Безнең цехта башка инженер-конструкторлар да бар. Аларның һәрберсенең үз юнәлеше: кемдер җиһазлар белән, ә кемдер металл конструкцияләре белән эшли. 18 белгечнең 8е – кызлар.

Минем эш шактый зур белемнәр таләп итә. Чөнки без монда гел бертөрле генә эшчәнлек алып бармыйбыз, һәр нәрсәнең үз җае бар. Мәсәлән, сызымнардан тыш, программада эшли белергә, җиһазларның яки төгәл детальләрнең ничек ремонтлануын, нинди ысуллар кулланылуын аңларга кирәк. Һәр деталь үзенчәлекле һәм алар төгәл бер үзлеккә һәм сыйфатларга карап, төрлечә ремонтлана.

Коллективта ир-атлар күп, тик бу аз гына да кыенлык тудырмый. Чөнки минем хезмәттәшләрем – барысы да үз эшләренең осталары. Миңа аларның эш рәтен аңлаешлы һәм җиңел итеп аңлатулары, бар нәрсәне  җиренә җиткереп башкарулары ошый. Монда үземә хас шәхси сыйфатлар да роль уйныйдыр: мин кызыксынучан, ачык һәм бик тә аралашучан кеше».

Илсия ХАЗИМУРАТОВА, 26 яшь, насос җайланмалары машинисты

«Мин 14 яшемдә мәктәптән киттем һәм Казан технология көллиятенә химия технологиясе белгечлегенә укырга кердем. Соңрак Казанның фәнни-тикшеренү институтында синтетик каучукның химик технологиясе юнәлешендә укыдым, узган ел магистратураны тәмамладым. Гомумән алганда, химия технологиясе буенча 3 дипломым бар. Һөнәрем буенча мин – инженер-технолог. 

«Казаньоргсинтез»да 2016 елдан эшлим. Химия белән мәктәп елларыннан ук дус булдым, элегрәк хәтта химия укытучысы  булу ниятем дә бар иде. Ләкин тора-бара кире уйладым. Әти-әнием «Казаньоргсинтез»ны перспективалы предприятие буларак киңәш итте. Аларның киңәшен истә тотып, заводка эшкә кердем. 
Мин эшли торган цехның бурычы – предприятие цехларын һәм якын-тирәдәге торак-комплексларны даими рәвештә эчәргә ярый торган, әйләнешле һәм янгын сүндерүдә кулланыла торган су белән тәэмин итү. Без тотрыклы эшләргә тиеш. Бары тик шул вакытта гына заводтагы барлык процесслар өзлексез барачак. Бу бик зур җаваплылык дигән сүз. Өстәвенә, мин эш урынында һәрвакыт диярлек берүзем. Ә корпус, күргәнегезчә, шактый зур! Тик мин шактый тыныч холыклы кеше, һәр эшкә, ситуациягә җиңел яраклашам. Шуңа күрә биредә үземне ышанычлы хис итәм, эшемне бик яратып башкарам.

Элегрәк мин лабораториядә эшли идем. «Казаньоргсинтез» СИБУРга күчкәч, миңа яңа вазифа тәкъдим иттеләр. Мин ризалаштым һәм бу карарым өчен һаман да сөенеп бетә алмыйм. Ул вакытта әлеге цех җитәкчесе Евгений Кузнецов иде. Миңа әлеге катлаулы эшне ышанып тапшырганы өчен аңа зур рәхмәт. 
Минем эш графигы сменалы:  ике көн иртәнге 7:00 дән кичке сәгать 19:00гә кадәр эшлим дә, бер көн ял итәм. Аннары ике көн кичке 19:00дән иртәнге сәгать 7:00гә кадәр эштә булам, өч көн ял итәм. «Кызлар өчен сменалы эш катлаулы» дигән фикер йөри, әмма бу дөрес түгел. Мәсәлән, егетемә мин гел ял итәм кебек тоела, чөнки ул үзе тәүлек буе эшли.

Мин «Казаньоргсинтез»та эшләвем турында һәрвакыт горурланып сөйлим һәм алга таба тагын да үсәргә, камилләшергә телим. Мисал өчен, киләсе ярты елда предприятие яңа инженерлык программасын гамәлгә кертәчәк. Миңа бу программаны үзләштерергә кирәк булачак, чөнки ул минем һөнәрем белән турыдан-туры бәйләнгән. 

Бүгенге сәнәгать дәрәҗәсен элеккеге заманнар белән чагыштырып та булмый. Аерма бик зур. Чөнки заманча заводлар үсеш өчен бик зур мөмкинлек һәм перспективалар бирә. Безнең предприятиедә химия технологияләре күзгә күренеп үсә. Иң мөһиме, хезмәткәрләрнең профессиональ үсеше өчен барлык шартлар тудырыла. Тагын бер мөһим пункт: монда финанс ягы да әйбәт. Шуңа күрә яшьләргә кыю булырга, завод эшеннән курыкмаска киңәш итәм».

Татьяна ЯНДОВЛЕТОВА, 27 яшь, аппаратчик

«Мин Казанның нефть һәм  химия көллиятен тәмамлап, 2018 елда бирегә эшкә килдем. Белемем буенча мин – өлкән технолог һәм шулай ук лаборант булып та эшли алам.

Әлеге предприятиегә эләгүем очраклы булмады. Мин бирегә максатчан рәвештә үз һөнәрем буенча эшләү өчен килдем. Дөресен генә әйткәндә, хәзер үземне башка оешмада күз алдына да китерә алмыйм. Беренчедән, миңа монда ошый. Икенчедән, эш урынымда үземне ышанычлы хис итәм. Өченчедән, эшен яраткан очракта гына кеше үсешкә, камиллеккә омтыла. Өстәвенә, безнең компаниядә мондый омтылышларны шундук күреп алалар һәм ярдәм итәләр.
Минем эш түбән тыгызлыктагы торбалы реактор полиэтилены җитештерүне күздә тота. Сменалы графикта 12 шәр сәгать эшлим, көндезге һәм төнге сменалар була. Без һәр сәгать саен җиһазларны тикшерәбез, күзәтәбез, аларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәбез. Гомумән, приборларны яратып, кадерләп тотабыз (елмая). Мин берүзем түгел, хезмәттәшем белән эшлим. Һәркем үз өлкәсе өчен җаваплы. 

Коллективка килгәндә, алар белән уртак телне тиз таптык, бер кыенлык та булмады. Ир-ат хезмәттәшләрем һәрчак ярдәм итәргә әзер. Кайвакыт без дә аларга төрле киңәшләр бирәбез. Ир-атлар күп, тик эшемдә ниндидер дискриминация тоям дип әйтә алмыйм. Безнең командада яхшы күңелле кешеләр эшли.
Мин эшемне бик яратам. Махсус эш формасы, битлек, тавыштан саклаучы колакчыннарны (шумозащитные наушники) киеп, эш урыныма килеп басам һәм...җырлый башлыйм! Әйе-әйе, дөрес ишетәсез. Мин бик тә җырларга яратам, кайчак кычкырып та җырлыйм әле. Чөнки җиһазлар тавышы астында мине барыбер беркем дә ишетми бит (көлә).

Сүз уңаеннан, миңа безнең эш формасы бик ошый. Һәр иртә шкафны ачып: «Бүген нәрсә киим икән? Кайсысы килешер микән?» – дип уйлыйсы юк. Минемчә, бердәм форма эштә корпоратив рухны ныгыта һәм син үзеңне бу зур системаның мөһим бер өлеше итеп хис итә башлыйсың.
Минем таянычым –  гаиләм. Әнием миңа һәрвакыт: «Таня, үзеңә кайда уңайлы, шунда эшлә», - дип әйтә иде. Ә «Казаньоргсинтез»да миңа чыннан да рәхәт һәм уңайлы. 

Биредә үсеш өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәсәлән, бездә УМШ (кечкенә адымнар аша камиллеккә омтылу – ред.) программасы бар. Ягъни, син предприятие эшен яхшырту буенча үз идеяләреңне әйтә, алай гына да түгел, аларны тормышка ашыра аласың. Шулай ук «СИБУР-Юг» корпоратив программасы бар. Аның кысаларында предприятие диңгезгә юлламалар белән тәэмин итә. Иң мөһиме, тәҗрибәле хезмәткәрләр өчен дә, карьера юлын яңа гына башлаучылар өчен дә мөмкинлекләр тигез бүленә.

Хәзерге заман яшьләре еш кына блогер булып, күп акча эшләргә хыяллана. Әмма социаль челтәрләр мәңгелек түгел: бүген бер нәрсә популяр, иртәгә икенчесе. Ә заводта стабиль хезмәт хакы, түләнә торган отпуск һәм «больничный»лар бар. Иртәгесе көнгә ышаныч белән яшисең». 

Автор: Алия Тихонова

Тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова

Фотограф: Фирүзә Вәлиева

Макияж, чәч: Энҗе Габдуллина

Вы уже оставили реакцию