«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

«Ышанмассыз, шундый егет белән очраштым!» – Булат Гатауллин белән свидание

Кариев театрында байтак рольләр – аныкы.

Күптән танышырга кызыгып йөри идем, «Идел» журналы бер сәбәп булды: яңа формат дигән булып «свидание»гә чакырдым үзен. Сүз – Булат Гатауллин турында.

Булатның вакыты тыгыз: әле репетиция, әле спектакль, әле кино... Кыскасы, графигында максатсыз болганып йөрү өчен вакыты юк. Ул мине үткән сезонда соңгылардан булып куелган «Ромео һәм Джульетта»га чакырды (ул Ромеоны уйный – авт.). Шулай, бер дә планлаштырмаган җирдән беренче рәттә спектакль карарга, Булатның талантына тагын бер мәртәбә сокланырга мөмкинлек туды. «Ромео белән Джульетта»да тамаша буе GAUGA төркеме уйный һәм еш кына сәхнәгә ясалма төтен өрдерелә, шуңа күрә җилләткеч кулланмыйлар. Актерлардан тамган җиде кат тирне чүпрәк белән сөртеп була иде. Шулай да сер бирүче булмады: кирәк урынында сугыштылар, кирәк урынында үбештеләр. Тамаша беткәч, залдагылар озаклап кул чапты, Булатка чәчәкләр бүләк иттеләр. «Әһә! – дидем мин эчтән генә.

– Моның булачак хатыны чәчәксез калмаячак». Соңыннан үзеннән белештем, чәчкәләрне әнисенә алып кайтып бирә икән. Театрдан чыккач, чәй эчеп алдык та, Кабан ягына таба кузгалдык. Ул аның Казандагы яраткан урыннарының берсе булып чыкты.

Булат чагыштырмача күптән түгел генә сөйгәне белән аерылышкан, әлегә яңа мөнәсәбәтләр корырга ашыкмый, шуңа «свидание»ләргә бик йөрми икән. Ә менә кызлар аңа еш яза. Урамда танып янына килүчеләр дә бар. Бервакыт сәдака салырга мәчеткә кергәч, бер яшь кенә ханым бик озаклап текәлеп карап торган. Булат инде, әллә берәр ярамаган эш эшләдемме икән, дип борылып чыгып китәргә уйлаганда, теге хатын аның янына килеп:

«Сез Булат бит, спектакльдә уйнавыгызны бик яраттык», – дип рәхмәт әйтеп киткән.

Психологлар пар сайлаганда, булачак ярыңның кимчелекләренә игътибар итәргә куша. Имеш, әгәр иң зур «минусына» күз йомып, аның белән яшәргә әзерсең икән, бу мөнәсәбәтләрне уңышлы дип санарга була. Беренче карашка, бик кимчелексез булып тоелса да, эзли торгач таптык: Булатның яхшы сыйфатларын санаганда, алдына «артык» сүзен кушсаң, кимчелекләре килеп чыга икән. Мәсәлән, «таләпчән» – уңай сыйфат, «артык таләпчән» – инде тискәре, «тырыш» – уңай, «артык тырыш» – бик үк уңай да түгел. Кыскасы, бу «артык»лар Булатта артыгы белән артык. Бөтен нәрсәгә перфекционизм күзлегеннән карый ул. Әгәр нинди дә булса эшне 100 процентка башкара алмый икән, аңа алынып та тормый. Кемнедер яратканда да, чын күңелдән ярата. Ләкин беренче караштан ук гашыйк булмый. Монда инде, гафу итегез, бераз түземлек кирәк булуы бар. Әмма ярата калса, озакка, ди.

Булаттан киләчәккә планнары турында да сораштым. Биш елдан идеаль көнен болайрак күз алдына китерә ул: иртән үзенең фатирында яраткан хатыны янәшәсендә уяна. Аннан бергәләшеп, көлешә-көлешә иртәнге ашны ашыйлар. Әтиләрен озатырга уянган балаларын кочаклый да, эшенә ашыга. Ул һаман да яраткан Кариев театрында эшли. Спектакльләрне яраткан-яратмаганга бүлергә ярамый, шулай да бүгенге премьерада Булат – төп рольдә. Спектакльне карарга аның яраткан гаиләсе килә һәм Казанны гына түгел, бөтен Татарстанны, ә бәлки Россияне дә гөрләткәннән соң, алар гаиләсе белән шәхси йортта яшәүче дусларына кунакка баралар. Анда мунча кереп, шашлык кыздыралар да, яраткан фатирларына кайтып китәләр.

Гаиләсе дигәннән, Булатның әти-әнисе гади эшчеләр, иҗаттан ерак кешеләр. Шул дәрәҗәдә ерак ки, хәтта әтисенең улын сәхнәдән карарга театрга килгәне дә юк икән. Аның каравы, Булат күптән түгел генә «Без – 41 нче ел балалары» (режиссеры – Әмир Галиәскәров) һәм «Гашыйклар тавы» (режиссеры – Салават Юзеев) фильмда төп рольләрне башкарган, шуңа әтисе аны телевизордан карый алачак.

Гаиләдә өч бала үсәләр, Булат – төпчекләре. Бәләкәй чактан сәхнәдән шигырь сөйләп, җырлап, биеп үскәч, булачак профессиясе үзенә дә, әти-әнисенә дә көн кебек ачык булган. Шәһәр баласы булгач, русча да әйбәт сөйләшә. Театр училищесына укырга кергәндә, аны рус бүлеген сайларга үгетләгәннәр. Укуны тәмамлаганнан соң да берничә җиргә эшкә чакырганнар, ә күңел дигәне Кариев театрына тарткан. Булат татар театрында эшләп, татар яшьләрен сәнгатькә җәлеп итүне үзенең миссиясе дип саный.

Ул үзен режиссер буларак та сыный. Казан дәүләт мәдәният институтында режиссерлыкка укып чыккач, диплом эше өчен халык әкиятенә нигезләнгән «Гөлчәчәк» спектаклен куя. Спектакльне «Һөнәр» фестивалендә күрсәтәләр һәм хәтта «Алтын битлек» шорт-листына да кертәләр. Шуңа күрә Булат үзен тыйнак кына актер-режиссер дип атый.

Тулырак язма белән ИДЕЛнең июль санында танышыгыз.

фото: Фирүзә Вәлиева 

Вы уже оставили реакцию