Кечкенә чакта, әле хәреф танырга өйрәнеп кенә килгән яшемдә, әбием миңа бер китап укый иде.
Кичә кабат шул халәтемә кайткандай булдым. Әбием фольклорчы һәм композитор Котдус Хөснуллин бастырып чыгарган “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабын укый торган булган, ләбаса! Татар китабы йортында аңа багышланган кыска метражлы фильмны караганнан соң, минем бу китапны кабат кулыма алып укыйсым, әбиемнең мөнәҗәт укыганын тыңлыйсым килде. Иң сөенечле һәм игътибарга лаеклы күренеш - Котдус Хөснуллин турында фильмны оныгы - 19 яшьлек Бәхтияр Хөснуллин хезмәттәше Екатерина Лангаева белән төшергән. Ул бүгенге көндә КФУда телевидение режиссеры булырга укый, камера белән эшләргә балачактан хыялланып үсә. Соңгы арада хезмәттәшләре белән бу өлкәдә тәҗрибә туплыйлар - съемкалар белән шөгыльләнәләр. Ә бабасы турында кыска метражлы фильм, Котдус әфәнденең туган көнендә, 27 октябрьдә төшерелгән:
- Съемкалар җиңел барды. Бабама рус телендә сөйләү кыен булыр дип юкка борчылганмын - ул әйбәт башкарып чыкты. Билгеле, фильмга кермәгән материаллар да шактый. Мәсәлән, бабам сөйләгән экспедиция тарихлары кереп бетмәде. Аларны калдырсак, хронометраж шактый артыр иде, - дип сөйләде Бәхтияр.
Ул бабасы белән чиксез горурлануын да белдерде:
- Бабам халкыбыз өчен шундый зур эшләр башкарган кеше. Мин аның белән горурланган кебек, киләчәктә оныкларымның шундый хисләр кичереп яшәвен телим, - диде ул фильмны тәкъдим итү чарасында.
Котдус Хөснуллин - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һәм фольклорчы. “Фольклорист” кыска метражлы фильмында сүз аның нәкъ менә фольклор өлкәсендә белгечлек хезмәте турында бара. Ул анда Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә ни рәвешле фольклор экспедицияләре оештырганын һәм татар халык иҗатыннан музыкаль мирас туплаганын сөйли. Шулай ук әлеге кыска метражлы фильмда Котдус Хөснуллинның хезмәттәшләре һәм якыннары белән интервьюлар һәм уникаль архив материаллары күрсәтелә.
Татар халык җырларын кечкенә чагыннан өйрәнә башлый ул. Мәктәпне тәмамлап, Алабуга мәдәни-агарту училищесына керә, аннан Казан музыка училищесында укып чыга. Һәм инде музыкаль белемен күтәрү өчен Казан дәүләт консерваториясендә укый. Шулай итеп, профессиональ рәвештә композитор музыкант була. Шуның өстенә, 2001 елда, “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабын бастырып чыгара. Татар халык иҗатын тупларга, кулына кәтүкле магнитофон тотып, Россиянең төрле төбәгенә чыгып китә. Салкын кышларда “попутка”да яисә ат белән барган чаклары еш була аның. Авылдан авылга йөреп, өлкәннәрне сөйләтә, әбиләргә мөнәҗәт көйләтә. Ә бит әбиләрнең барысы да сандыктан мөнәҗәт алып укырга атлыгып тормый - күбесе оялалар. Тик Котдус әфәнде аларны ризалаштыру юлларын таба белә. Шактый тырышлык, вакыт сораган бу хезмәте өчен зур акчалар да түләнми, югыйсә, әмма үз һөнәренең “фанатигы” булу еракларга йөртә.
Үзе бу “фанатиклык”ны “Максатым - туган телне оныттырмау һәм мәдәниятен саклап калу” дип аңлата.
Әлеге эшчәнлеге өчен ике тапкыр Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә тәкъдим ителә, тик икесендә дә премияне алу насыйп булмый.
Шунысын әйтергә кирәк, Котдус Хөснуллин барыбызга таныш булган “Уйнагыз гармуннар!” бәйрәмен башлап җибәрүче буларак та билгеле. Хәзер әлеге бәйрәм республикабызда бик зур тамаша буларак үткәрелә. Шулай итеп, Котдус Хөснуллин татар халкы өчен гаять әһәмиятле һәм киләчәк буыннарга кадерле мирас булырлык тирән эз калдыра.
Иң сөенечлесе - оныгы Бәхтияр бабасының эшчәнлеген таныту, кызыксындыру максатыннан зур эш башкарып чыккан. Аның ихластан тырышып йөрүенә күңел сөенә. Әлеге кыска метражлы фильмы алга таба тулыланыр, фольклорчы Котдус Хөснуллин турында киләчәк буын белеп-ишетеп үсәр дип ышанасы килә…
Бәхтияр Хөснуллин. Фото аның шәхси архивыннан алынды.
Нет комментариев