Сезнең аны, һичшиксез, сәхнәдә, телеэкраннарда күргәнегез, «Ничек оста уйный!» дип сокланганыгыз да бардыр. Тинчурин театрына студент чагында ук килеп кергән Әдилә Хәсәнова турында сүзем.
Бер-бер артлы уйнаган характерлы рольләре, сөйкемлелеге һәм гадилеге белән җәлеп итүче актриса бүген сезне үзе белән якыннан таныштырыр.

«ТЕАТР – КҮҢЕЛЕМ САЙЛАГАН ЮЛ»
Мин Казан кызы. Хәер, Апас районы Морзала авылында дәү әниләрем әти-әнигә мине карарга булышты, чөнки әнием Казанда сәнгать училищесында укый иде. Шуңа мин үземне кистереп кенә шәһәр яки авыл кызы дия алмыйм – икесе дә күңелемә якын. Гаиләмә килгәндә, әтием – төзүче, әнием – тегүче, ул рәссамлыкка укыды. Бертуган сеңлем Алия бар. Мин аны әти-әниемнән бик сорап алдым дисәм дөрес булыр. Мине якын дуслы – сеңелкәшле иткән әти-әниемә хәзер дә рәхмәт әйтәм!
Миңа 5 яшь булганда, дәү әтием начар чир белән китте. Соңгы көннәрендә янәшәсендә йөгереп йөрдем. «Я, кызым, җырла әле», – диде ул миңа. Ә мин оялып кресло артына качтым. Шунда утырган әти дә: «Дәү әтиеңә җырла инде, кызым», – диде. Җырламадым. Дәү әтием китеп барды, мин җырламый калдым. Һәм бу – аның белән бердәнбер уртак хатирә. Әлбәттә, баланы да аңларга була, ул бит дәү әтисенең китәсен белми. Ул хәзер дә мине күзәтә, минем белән горурланадыр кебек...
Минем тормышта эталон хатын-кыз – әнием. Ул миңа үземне карарга һәм сайларга өйрәтте. Ул, эштән арып китсә, авылга кайта да, мольбертын чыгарып рәсем ясый. Мин аның нәкъ менә шул ягын күреп үстем. Безнең гаиләдә җыр-моң тынмаса да, үземне күрсәтергә курка идем, мин гомумән актив бала булмадым. Берәр нәрсә сорасалар, шундук икеләнә идем. Тормышта да югалып калырмын дип борчылдым, әмма тора-бара, бигрәк тә театр дөньясына килеп кергәч, үҗәтлек барлыкка килде. Башта балерина булу турында да уйладым, чөнки төрле укытучылар мине үз юнәлешләренә тартты: мине музыка мәктәбенә дә вокал укытучысы алып керде, җырлаганымны ишетеп, әнине чакыртып: «сезнең кызыгызга җырларга кирәк», – диде. Аннары үз-үземә: «Мин җырлый-бии дә, уйный да алам», – дидем Һәм актриса булуның - идеаль вариант икәнен аңладым.
Театр – күңелем сайлаган юл, мин шуның буенча гына бардым. Балачакта күңелемә салынган ул хисне тойсам да, күрсәтергә курыктым. Әмма үзем төрле түгәрәкләргә, музыка мәктәбенә, биюләргә йөрдем, бәйгеләрдә күп катнаштым. 7 нче сыйныфларда театр түгәрәгенә йөри башладым. Укытучым Сания апа: «Сиңа актриса булырга кирәк!» – дигәч, уйландым. Әнием театр училищесына барырга киңәш иткәч, бер төн эчендә мәсәл, шигырь, проза өйрәндем, үзем белән скрипканы алдым да, имтихан тапшырырга киттем. Остазым Илдар абый Хәйруллин белән тәүге очрашуны икебез дә хәтерлибез: ул минем яныма килеп утырды да, балачагым турында сорады. Ә мин аның күзенә карадым да, берни эндәшмәдем, бераздан күз яшьләрем тәгәри башлады. Илдар абый: «Безнең профессиядә күп нәрсәне тел белән әйтергә кирәкми, аны күзләрең белән әйтә аласың икән, тамашачыга шул җитә», – диде.

ХЫЯЛГА ИЛТКӘН ЗУР МАКСАТ ҺӘМ КУРКУ
Мин театр училищесына театрда эшләячәкмен дигән максат белән кердем. Аңа кадәр, троллейбуста театр каршыннан узганда: «Мин кайда эшләрмен икән – Камал театрындамы, әллә Тинчуриндамы?» – дип уйлана идем. Якын дустым Алия Фәйзиева әле дә шул сүзләремне искә төшереп, «Менә син ничек әйттең, шулай булды да!» – ди. Без шул дәрәҗәдә тормыш ритмына ияләштек ки, иң кадерле мизгелне ничек зарыгып көткәнне, нинди хисләр кичергәнне аңышмый калабыз. Аңа кадәр күпме юл үтелгән бит...
Профессиямнән баш тартам дигән уйлар беркайчан да булмады. Киресенчә, киләчәктә декретка китсәм, эшне калдырырга кирәк булуы мине күпмедер дәрәҗәдә куркыта иде. Әлегә ихтыяҗлы артист булып өлгермәдем дә кебек. «Мин китсәм, режиссёр мине онытмасмы?» дигән уйлар да булды. Барысы да Аллаһ кулында, бу этап тормышның бөтен өлкәләренә дә кагыла.
Тинчурин театрында 3 курста укыганда эшли башладым. Ул елны Тинчурин театрына баш режиссёр булып Туфан Имаметдинов килде. Театрга яшьләр эзләү максаты белән училищега мөрәҗәгать итте – төрле курсларны карады. Без ул вакытта «Дети Ванюшина»дан өзекләр әзерләгән идек, аңа да шуны күрсәттек. Танышып чыкканнан соң, нәтиҗәдә Алмаз Муллаянов һәм мине сайлады. Илдар абый уку белән эшне бергә алып баруга каршы булса да, бәхеткә, рөхсәтен бирде. Шулай итеп, октябрьдә Тинчурин театрында «Асыл кош» әкиятенә тотындык. Ул миңа бер-бер артлы рольләр бирде. Күп кеше минем беренче ролем Турандык дип уйлый. Ә мин аңа кадәр «Менә сиңа куш кулым» бәби-спектаклендә, «Беренче театр»да, Умай лабораториясендә уйнадым, аннары гына режиссёр Сәрдәр Таһировский онлайн-кастинг оештырып, Турандык булачагымны игълан итте. Хәер, беренче баш ролем Турандык булып чыга инде. «Тантана» театр премиясен әлеге ролем белән алдым.
ТӨШКӘ КЕРГӘН МОНОЛОГ
Аннары тормышымда «Ашина» барлыкка килде. Мин анда Мирза исемле авыру малайны уйныйм. Режиссёр Илсур Казакбаев ул рольне башта ничек күрсәтергә икәнен белмәде: кыз итәргәме, малаймы, сукырмы, гарипме... Без спектакльгә бөтен монологларны үзебез яздык. Ул минем төшемә керде. Имеш, череп беткән вагонлы поезд эченнән сеңлем белән төшеп калдык. Алтын рельслар иде ул. Уянгач, диктофонга яздырдым. Режиссёрга сөйләгәч, «Ә син беләсеңме, безнең декорация тимер була бит. Череп беткән алтынсу төсендә», – димәсенме! Премьера көнендә рәттән ике тапкыр прогон булды. Ә мин прогонда да артыгын бирелеп уйныйм. Миннән режиссёр гариплекне күбрәк күрсәтүемне сорый иде. Спектакльдә рольне бер үк төрле уйнап булмый, тамашачы да төрле. Син спектакльне үзең генә алып бармыйсың бит инде, ул – ансамбль эше. Мирзаны уйнаганда, миңа тамашачының текәлеп караганын яратмыйм һәм шуңа качам да. Әле минем персонажым да – оялчан, ихлас бала. «Җилкәнсезләр»не тамашачы белән кул сузымы арасында уйнаганда алай уңайсыз түгел иде. Ә Мирза ул башка... Минем икетуган сеңлем авыру булып туды. Мин аның үз-үзен тотышын да күзәттем: ул да кеше килгәч, ояла, кача. Башта аның ышанычын акларга кирәк. Бу спектакльне уйнаганда, кеше күзеннән бигрәк, тамашачының энергетикасы комачаулый: Мирза оялса, мин аны сизә идем.
«ҺӘР СПЕКТАКЛЬДӘ ҮЗЕМНӘН КИТӘРГӘ ТЫРЫШАМ»
Миңа күбрәк характерлы, үз фикерен белдерә торган рольләр бирәләр. Айдар Җаббаров «Казан егетләре»ндә миңа Фәүзия ролен бирде. Фәүзия – эштән тартынмый торган кыз. Аңа һәрвакыт үз фикерен кыстырырга, төрттерергә кирәк. Мин аны шулай күрәм. Без образларда күп эзләндек. Мин һәр спектакльдә үземнән китәргә тырышам.
Без кызлар белән Тинчурин театрында эшләгәнебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Җаның белән эшлисең-эшлисең дә, шул эшләгәнең меңләгән энергия белән кайта. Миңа Айдар Җаббаровның һәр актёрны ачасы килеп эшләве ошый. Андый очракта бер проектта булгач, икенчесендә булмаска мөмкинлегеңне аңлап кабул итәсең. Ул шулай ук ял итәргә дә мөмкинлек бирә. «Әни килде» спектаклендә Ләлә апа Миңнуллина, Нуретдин абый белән бер сәхнәдә уйнау минем күптәнге зур хыялым иде. Мин үзем анда Римма ролендә. Әсәрдә һәр персонажның үз дөреслеге бар. Безгә режиссёр үз персонажыбызны жәлләп уйнарга түгел, аны акларга – дөреслекне алып барырга кирәк», –
диде. Мин бу фикер белән килешәм. Нинди генә каршылык тудырмасын, һәр образның үз дөреслеге һәм көче.
Хыялдагы рольгә килгәндә, миңа «Курчак туе» спектакле ошый, анда Нәфисә Хәйруллина уйнаган иде. Студент чакта пьесаны укып, өзекләрен күрсәттем, ул миңа ошап калды. Шуны уйнар идем. Ә кино буенча әлегә әйтә алмыйм. Тәҗрибәмдә – «Без кырык беренче ел балалары», «Кеше китә, җыры кала», «Әниләр һәм бәбиләр» бар.
Шулай ук «Җиде юл чатында»мин Рим Кимовичның (Искәндәр Хәйруллин) кызы Әдиләне уйнадым.

«МИНЕМ ӘДИЛӘ ХӘСӘНОВА БУЛЫП ИСТӘ КАЛАСЫМ КИЛӘ»
Рольләрем шактый булса да, мине тамашачы белми кебек. Алар минем рольләремне истә калдыралар, ә мине танымыйлар. Фойеда эленеп торган портретта да мин башка, рольләремдә бүтән. Театрда эшли торган апалар да: «Синмени ул, без сине танымадык та!» – диләр. Мин, әлбәттә, үз ролемне танымаслык итеп уйный алуыма шатланам, чөнки сәхнәдә төп максатым – үземне күрсәтү түгел, ә ролемне җиренә җиткереп башкару, һәр персонажның фикерен, максатын җиткерә алуым. Тик шулай да минем Әдилә Хәсәнова булып та истә каласым килә. Үземне ачылмаган китап итеп хис итәм. Мин социаль челтәрне алып бармыйм, ул энергияне ала. Фото кертсәм дә, берникадәр вакыттан аны бетерергә мөмкинмен. Интернетта эчке дөньяны күрсәтү сыман ул. Нигә мин үземне кемгәдер бирергә тиеш? Болай да эштә үземне бирәм, әле тормышта да бирсәм, миңа ни кала инде? Минем бит әле гаиләм, ирем бар. Гаиләм дигәннән, иремнең әти-әнисе белән минем әти-әнием дә бер-берсенә охшаш, аларның тормышка карашлары да туры килә.
Ирем иҗат кешесе түгел. Ул мине аңлый, булыша, һәр премьерага килә. Аның белән мин бик бәхетле! Театрдан тыш спортзалга йөрим, җәяү күп йөрергә яратам. Бик тәмле итеп, яратып ашарга пешерәм. Бөтен яктан да өлгергәндә күңел тыныч, шуңа иҗат белән шәхси тормыш арасында баланс табып яшәргә омтылам.

фото: Фирүзә Вәлиева
Комментарийлар юк