Бу юлы сезне психологка килгән иң яшь герой белән таныштырырга булдым.
Ул – бию сәнгате серләренә өйрәнүче 1 курс студенты Бану. Алдан кисәтәм, әлеге сеанс калганнарына охшамаган. Бәлки, иҗади кеше булгангадыр, кыз үз хисләрен яхшы тоя. Хисле Бануның кичерешләр дөньясына рәхим итегез!
УҢАЙ ЧИШЕЛЕШ. МӘХӘББӘТ.
Кыз бүлмәгә кергәнче үк, аннан яшьлек энергиясе бөркелә иде. Елмаеп исәнләште, сеансның кагыйдәләре белән танышты. «Миңа диагноз куегыз» дип шаярткан булды, ләкин Хәбил аңа диагноз куюның начар икәнен аңлатты. Ул диагноз белән түгел, кешеләр белән эшли. Төгәл соравы юк иде дә кебек, кыз бүгенге авыр халәте турында сөйләргә уйлады. Миңа Бануның һаман үзенең проблемасын «җитди түгел» дип атавы тынгы бирмәде.
– Эш турында, шәхси үсешем турында сөйләшәсем килә. Мин теләп түгел, акча кирәк булганга эшкә кердем, инде менә ярты ел хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшлим, – кыз туктап алды. – Ярар, әйтәм. Каһвәханәдә эшлим. Инде бер ай үземнең бу өлкәдә генә түгел, гомумән, бер юнәлештә дә үсеш кичермәвемне ачык сизә башладым. Миңа авыр, чөнки үзем һәм киләчәгем өчен борчу хисе тынгысызлый.
Бу уйлар күпләрне борчыйдыр, миңа калса. Кем булырга, нәрсә белән шөгыльләнергә теләвеңне аңларга тырышу җиңел бирелми. Кешеләр гомерләрен бу сорауга җавап эзләп үткәрәдер дә. Хәбил бу хиснең тәненең кайсы өлешендә булуын сорады. Берәр минут тын утырганнан соң, кыз күкрәк тирәсендә галәмдәге бер җисем кебек йомгакка җыела-җыела үсә, авырая башлаган хис турында әйтте. Мин инде сеансның мондый урыннарында хәзер психолог сүзләренең героема ничек тәэсир итүен күзәтергә кирәк икәненә ияләнгән идем, шуңа кызга к арадым. Ул күзләрен йомып, Хәбил кушуы буенча ул хисне «күзәтеп» утыра иде.
– Ул хис минем башымны әйләндерә, – диде Бану, инде бер минуттан артык барган тынлыкны бозып. Хәбил аңа бу халәтне күзәтүен дәвам итәргә кушты. Күпмедер тынлыктан соң кыз дәвам итте. – Башта авырая барды-барды да, юкка чыкты һәм ниндидер җиңеллек килде... Хәзер ул җиңел һәм рәхәт йөк булып калды кебек.
– Кайчан җиңеләйде ул?
– Бер мизгелдә мин уңай чишелешләр турында уйлап куйдым, шул вакытта җиңеләйде бугай.
– Нинди уңай чишелеш ул? – бу сорау минем үземә дә кызык иде.
– Ниндидер рәхәт әйбер искә төшеп алды, – дип, кыяр-кыймас кына елмаеп куйды кыз.
– Син аны үзең уйладыңмы?
– Юк, ул барлыкка килгән хис, – кыз тагын күзләрен йомды. Ул тагын шул тиз генә килеп киткән уйлардан туган хисне эзләде бугай. Берәр минут эзләгәндер, тынлыкны бозып, мине сискәндереп, көлеп куйды да, – мәхәббәт хисе, – диде. Кыз бу хистән ләззәтләнә иде – йөзенә үк чыкк ан, елмаеп утырганын үзе дә сизмәгәндер.
КЕЧКЕНӘ БАНУ ХЫЯЛЫ
Бануның хис-кичерешләр дөньясына рәхим итегез дигән идем бит? Бу өлештә мин аның монологын ничек тойдым, шулай бирергә тырыштым. Алдагы бүлектә әйтелгән мәхәббәтне фокуска алмыйча, бераз гына читкәрәк куеп, ләкин бөтенләй үк алып атмыйча, хисләр дөньясына кереп карыйк. Бу Хәбилнең биреме иде. Кыз ашыкмыйча гына дәвам итте:
– Ике ай эшләп, акча кирәк вакыт узгач, китәргә карар кылдым. Тик мине нәрсәдер җибәрмәде. Бу минем каһвә яратуыма бәйле түгел! – дип шаяртып алды кыз. – Шул ике айда мин үземнең бу яшәү рәвешемә ияләнгән идем. Ләкин шул ук вакытта укый торган белгечлегемдә – бию сәнгатендә үсәсем килде. Мин андый вакансия тапмадым, табылган урыннарга я мин туры килмәдем, я алар миңа ошамады… Шулай мин эзләнүемне туктаткан идем... – Тамагына утырган төер бераз кимемәсме икән дип, кыз бераз туктап торды. – Һәм мин бу уйдан кире кайтып, эшләвемне дәвам иттем. Хәзер мине бер төркемгә биюче итеп чакыралар. Хезмәт хакы юк диярлек, ләкин бу – минем хыялым бит!
«Касса каршында басып торасы түгел, сәхнә, музыка, хәрәкәт, тамашачылар» дигән уй гына да мине илһамландыра, канатлар үстерә – мин моны чынбарлыктагы төш итеп тоям. «Нишләргә? Болай яшәп булмый бит инде» дигән уйлар мине күптән җибәрми. Хәзер мөмкинлек тә туып, үземнең хыялыма ирешүнең һәр адымын ачык күрә башлагач, мине ниндидер курку тотып тора кебек тоела башлады. Мин адым ясасам... – Бану тагын реклама башланыр алдыннан туктаган видео кебек кинәт кенә катып калды, – ясасам түгел, мин адым ясаячакмын! – Мин кызның үз тормышын үзгәртергә әзер булуына, йөз процентлы ышаныч белән әйткән сүзләренә сокланып куйдым. – Берничә көннән барысын да хәл итәчәкмен. Ләкин миңа моның өчен вакыт кирәк. Мин боларны уйлыйм да, минем күңелемә рәхәт, – монолог матур чишелеш белән беттеме әллә инде дигәндә генә, Бану, ачулы тавыш белән кабат эләктереп алды. – Тик бүген мин кабат касса алдында идем... Әллә һава торышына бәйле шунда, минем берни эшлисем килмәде, якты уйларны да кайтарып, кәефемне күтәрмәкче булдым, тик килеп чыкмады. Мин моның ни өчен икәнен аңламыйм. Эчтәге кечкенә Бануның биюче булу хыялы көчлерәк... Мин үземә ни өчен читен икәнен аңламыйм!
– Күз алдыңа китер: күпкатлы йортның һәр фатирында төрле-төрле холыклы Банулар яши, ди. Каһвәханәдә эшләвең – синең ихтыяҗларыңа туры килә торган «компромисс» формасын алган үз-үзең белән килешү. Фатирларда яшәүче Банулар да моның белән килешеп яшәргә мәҗбүр, – бу урында мин Хәбилнең һәр геройның проблемасын образлар ярдәмендә бөтен кеше дә аңлый ала торган яссылыкка күчерә алу сәләтенә гаҗәпләндем. Алар гади генә тормышчан вакыйгага әйләнә дә куя һәм беркайчан да кабатланмыйлар. – Ләкин синең асылыңда яткан тормышка карашың хәзерге яшәү рәвешең белән чагышмый. Син аны ачык аңлыйсың. Пружинаны көчлерәк кыскан саен этәрү көчлерәк булган кебек, син дә хисләреңне җыеп-җыеп барасың, ә берәр көнне бу пружина сине ераккарак ыргытачак. Аны «выгорание» дип беләсеңдер. Кайбер очракларда бу депрессиягә китерә, кеше урыныннан да тора алмыйча ятарга мөмкин.
ЧӘЙ ЭЧӘСЕМ КИЛӘ
Бану каһвәханәдә ярты ел эшләү дәверендә яңа күнекмәләр алганын сөйләде: ул командада эшләү, кешеләр белән аралашуны атады. Ә хәзер аңа күптән көтелгән бәхет елмайды кебек... Кыз бу сүзләрне калтырый төшкән тавыш белән әйтте. Тагын нәрсәдер өстисе иде, аны Хәбил бүлдерде:
– Нәрсә хис итәсең?
– Елыйсым килә.
Психолог Бануга үзен тыймыйча еларга рөхсәт бирергә һәм үз хисләре белән элемтәгә керергә кушты. 5–10 секунд та үтмәгәндер, кыз елавыннан кинәт туктады. Хәбил аңа ачуланып дәште:
– Юк, килеп чыкмый, хисләрең кача...
– Мин бу эшемә рәхмәтле бит, – дип акланырга тырышты Бану. – Мин үземә якын дуслар таптым...
Уйлап карасам, әле тагын ниндидер плюслары бардыр! – Хәбил берни әйтмәсә дә, йөзенә «үз-үзеңне ялганлап утырма инде» дип язылган иде. Бану тагын акланырга маташты. – Мин хыялыма хыянәт иткәнгә үземә үпкәлим. Вакытымны әрәмгә уздырам кебек, ләкин мин бит болай гына эшкә к ермәдем, авыр вакытта бу эшем ярдәм итте, мин моның өчен рәхмәтле булырга тиеш бит! – Бераз хәл алган кебек булды да, нәрсә кичергәнен сөйләде, – Түземсезлек белән тормышымның яңа бите ачылуын көтәм. Мин «вакыты кайчан килеп җитә соң инде?» дигән уй белән уянам һәм йокларга ятканчы аны башымда әйләндереп йөртәм. Нишләргә миңа бу хисләр белән?
Әйтегез бер фикер. – Ул фикер әйтүләрен көтмәде, бу риторик сорау булып чыкты. – Әйе, мин барысына да риза, бүген үк төркем белән гастрольгә чыгып китәргә әзер мин! Ләкин ул бүген һәм иртәгә була алмый, миңа тагын кимендә бер атна к өтәргә кирәк бит... минем өчен бу күп!
– Хәзер син нәрсә эшләргә тели сең?
– Чәй эчәсем килә, – кыз көлде. Һәм тирән итеп сулыш алды. – Миңа үземне тыңлаучы кеше кирәк иде. Мин бушандым. Уйлар өчен дә мин эш табам – табак-савыт яки идән юам, нәрсәдер пешерәм. Минем үзем генә калганым да юк, гел кем беләндер. Үземне аңламый башлагач, шулай анализлап, хисләремне тойганым юк иде. Мин уйлаучы түгел, эшләүчедер…
Хәбил Сәхәбиев: Уйлар агымында батканда, нәрсәгә тотынырга белмичә чолганышта калганда, психолог кешегә таяныч була ала. Тәртипсез йөргән фикерләр бераз тәртипкә килә. Күңеле белән яраткан эшне эшләүче кешеләрне бик аз очратканым бар. Бану нәрсә теләвен аңлавы һәм теләгенә ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белүе белән инде бәхетле. Һөнәргә бәйле проблема булган сеансларда шуңа игътибар иттем: кешеләрдә хисси дәрәҗәдә кайсы да булса өлкәгә тартылу бар. Бала вакытта ук һөнәрләрне «киеп карап», без үзебезгә кайсы өлкә якынрак икәнен аңлый алабыз. Тормыштан нәрсә теләвебезнең нигезе дә шулай формалаша. Мисал итеп терапиядәге клиентларны әйтер идем: сеансларда аларны кәбестә яфракларын салдырган кебек ачам- ачам да, көннәрнең берендә яфраклар бетә – генетика, гаиләдәге мохит һәм кешенең гомер буе җыйган тәҗрибәсеннән туган чәчәк кенә кала. Аны үзгәртергә тырышырга кирәкми, ул – кешенең асылы, ул шулай формалашкан. Бануның күңеле балачак хыялына тартыла.
Үзен алдалап, «иҗат кешесенең тормышы җиңел түгел», «ул өлкәдә хезмәт хакы аз» дигән акланулар белән ул үзеннән кача да алыр иде. Гади эштә эшләп, үз тормышын корыр иде, ләкин шул ук вакытта җаны белән бәхетсез булыр иде. Ә бу очракта, ул яраткан эшенә күңелен бирүне сайлады һәм киләчәктә, бәлки югары дәрәҗәләргә дә ирешер.
*Психолог – Хәбил Сәхәбиев. Геройның исеме, аны таныта алырлык фактлар үзгәртелгән.
Нет комментариев