«Казы» урынына «казылык» дип еш кына хата җибәрелә. Моның кайсы нәрсә соң? «Ас» белән «өс», «ал» белән «арт» сүзләре кай яклары белән кызык?
Бу юлы шуларны карап үтәрбез. Һәм, әлбәттә инде, язылыш яки кулланыш вариантлары булган «артабан»/«ары табан», «яткыру»/«яткызу» кебекләрнең кайсы дөресрәк дигәнен ачыклап карарбыз. Яза-яза, кабатлый-кабатлый күп кенә сүзләрне аңлый һәм хатасыз куллана, яза башладык бугай бит!..
АС, ӨС, АЛ һәм АРТ
Татар теленең үз сүзләрендә һәм күптән үзләшеп беткән алынмаларда, кагыйдә буларак, иҗек ахырында ике яки аннан да күбрәк тартык аваз килә алмый. Бу кагыйдәдән берничә генә чыгарма бар. Мәсәлән, -рт (шарт, карт, корт, йорт, дәрт, дүрт). Мондый тартык тезмәләрнең тулы исемлеге Р. Әхмәтьяновның «Татар теленең этимологик сүзлеге»ндә китерелгән.
Бу исемлектә -ст тезмәсе юк, шул сәбәпле тарихи яктан кайчандыр тамырында -ст кулланылган сүзләр -с булып киткән: дуст > дус, аст > ас, өст > өс . Аерым язып тормас өчен, элек -лд тезмәсе белән йөргән алд дигәннең дә ал булын теркәп китәм.
Хикмәт нидә соң? Азмыни андый сүзләр? Хикмәт шунда ки, төрләнгән вакытта теге тартыклар төрле иҗеккә күчкәнлектән, мондый сүзләрнең тартымлы формалар борынгырак тамырны саклап калган: дусты, асты, өсте, алды (дус-ты, ас-ты, өс-те, ал-ды), шуңа күрә бу сүзләр төрле очракта төрле тамырлы булып чыга.
Тик менә шулар белән бергә булуы көтелгән арт сүзенең тамыры үзгәрешсез калган. Ни өчен? Югарыда әйткәнем кебек, -рт тезмәсе тел үсешендә сакланган, һәм андый тезмәле сүзләр байтак. Менә шул!
КАЗЫ ‒ КАЗЫЛЫК
Беләсезме, кайбер элекке алынмаларның төбенә төшеп тикшерә башласаң, аларның телебездә ни өчен нәкъ шул мәгънәдә кулланылуын аңлатып булмый диярлек. Турысын әйткәндә, аларны бары тик наданлык белән генә аңлатып була. Әйтик, гарәпнең игътибар сүзе бездә генә «диккать» мәгънәсендә йөри. Чаг., азәр. diqqәt, кр.-тат., үзб. diqqat, төр.dikkat. Игътибар исә могтәбәр сүзе белән тамырдаш. Могтәбәр кеше сүзеннән «хөрмәт ителгән, дәрәҗәле, абруйлы кеше» дигәнне аңлыйбыз, шул сәбәпле ул игътибар үзәгендә булырга тиеш тә. Ләкин дәрес әзерләп утырган балага «игътибарлы бул!» дию акылсызлык. Акылсызлык булса да, хәзерге телебез өчен норма. Диккать ничектер читтәрәк торып, һаман үгисетелеп килә бирә.
Инде зур сүзенә аерым тукталасы да килми. Никләргә генә үзебезнең олы сүзе ярамады, җитеп бетмәде икән? Зур фарсыда «кыен, читен, авыр» дигән сүз. Хәзерге төрки телләрдә ул әнә шул мәгънәдә йөри дә. Тик бездә генә, үз сүзебезне кысрыклап, «күләме, микъдары белән гадәтидән олы, дәү булган» мәгънәсен алган. Әлбәттә, күтәрергә авыр әйбер гадәттә күләмле, зур була.
Ярар, төкерик боларга. Төкергәнбез дә бит инде, чөнки алар күптән төзәтү мөмкинлегеннән ашкан: хан заманында ук алынганнар, үтә еш кулланылалар... Тик мәгънәсе аңлашылып торган, алынма булмаган үзебезнең казы белән казылык дигәннәрне дә рәхәтләндереп бутыйбыз бит. Дөресен генә әйткәндә, мин бу буталчыкны да төзәтеп булу- булмавына ачыклык кертә алмыйм, шулай да мәгънәләрен ачыклап үтик: казы ул «елкы малының корсак итен эчәккә тутырып әзерләнә торган ашамлык», казылык исә «атның казы ясар өчен яраклы корсак ите». Әйтик, күлмәк (кием) белән күлмәклек (күлмәк тегү өчен тукыма) ничек аерылса, казы белән казылык та асылда шактый төрле әйберләр.
ЯТКЫРУ ‒ ЯТКЫЗУ
Татар телендә йөкләтү юнәлеше ясалышында -т, -тыр/-тер, -дыр/-дер, -тәр, -дар, -кар/-кәр, -кыр/-кер, -гер, -сәт кушымчалар катнаша диелә. Болар белән бергә -гыз/-гез, -кыз/-кез, -газ/-гәз, -каз/-кәз дигәннәре дә кулланыла һәм аеруча кызык.
1. Берничә фигыльнең йөкләтү юнәлеше -гыз/-гез... ярдәмендә генә ясала: тергезергә, торгызырга, төткәзергә. Кайберләре шактый трансформация кичергән: агызырга (< ак+гыз), имезергә (< им+гез), кабызырга (< кап+кыз), тамызырга (< там+гыз).
2. Бер төркем фигыльнең йөкләтү юнәлеше ике төрле ясала: активрак форма ‒ беренче абзацның беренче җөмләсендәге кушымчаның берсе, һәм пассиврак ‒ -гыз/-гез... ярдәмендә. Шул сәбәпле тулы типтагы сүзлекләр мондый фигыльләрнең ике вариантын да терки, аңлатманы яки тәрҗемәне актив форма янында бирә, -гыз/-гез... кушымчасы белән ясалган формага теге актив вариантка сылтама куя. Мисал өчен: белгезергә -> белдерергә, җиткезергә -> җиткерергә, йөргезергә -> йөртергә, кигезергә -> кидерергә, күргәзергә -> күрсәтергә (моның нәкъ беренче формасыннан күргәзмә сүзе ясалган), менгезергә -> мендерергә, тигезергә -> тидерергә, тоткызырга һәм тотказырга -> тоттырырга, туйгызырга -> туйдырырга, үткәзергә -> үткәрергә, эчкезергә -> эчерергә, яткызырга -> яткырырга.
3. Ләкин, ни кызганыч, кайбер галимнәр, язучылар, редакторлар арасында әлеге -гыз/-гез... кушымчасына кырын карау сизелә. Бәлки шуңа күрәдер, аерым текстларда яки сөйләмдә күзгә (һәм колакка) чалынган -гыз/-гез... кушымчалы кайбер фигыльләр гомумән бер генә норматив сүзлеккә дә керми калган. Шундыйлардан мин атказырга (хәз. аткарырга), йоткызырга (хәз. йоттырырга), кергезергә (хәз. кертергә), салгызырга (хәз. салдырырга), утыргызырга (хәз. утыртырга), югызырга (хәз. юдырырга), эчкезергә (хәз. эчерергә) дигәннәрне таптым.
Аерым сөйләш яки гади сөйләм стиле булса да, минемчә, мондый формалар мөмкин кадәр тулы килеш аңлатмалы сүзлектә чагылыш табарга тиеш. Аларны әдәби әсәрләрдә кулланудан да чирканмас идем, чөнки бу формадагы йөкләтү юнәлеше тел тарихыбыз өчен бик мөһим (ротацизм-зетацизм күренешенә мисал). Пассивлашуына карамастан, ул бөтенләй телебездән төшеп калмаган. Башка кардәш телләрдә, аеруча кыпчак төркеменә кергән телләрдә мондый кушымча һаман да актив кулланыла бирә (чаг. казакта айтқызу, алғызу, бергізу, еткізу, жазғызу, жүргізу, істеткізу, отырғызу, төсеткізу). Димәк, мондый телләр белән генетик уртаклыкны исбатлау өчен әлеге кушымчалы сүзләр (һәм аларның күплеге) үтә кыйммәтле материал булып хезмәт итә.
ӨЛЕШ
Беркөнне кабинеттагы телефон шалтырады.
‒ Алло! Минем исемем Фәлән Фәләновна, Казан федераль университетыннан. Сезгә бер соравыбыз бар иде. Сөйләшә ала сызмы?
‒ Әйе, рәхим итегез!
‒ Менә без хәзер дәрестә студентлар белән татар милли ашларын өйрәнеп утыра идек. «Сүзлекләрнең электрон фонды»н ачтык, шуннан күбесенә аңлатмалар таптык, ләкин нишләптер «өлеш» бер сүзлеккә дә кермәгән. Дөресрәге, «өлеш» сүзе бар, тик аның камыр ашы мәгънәсе юк.
Чыннан да, бөтен сүзне дә сүзлекләрдән табып бетереп булмый, ләкин хәзер Казанның һәр почмагында диярлек русча «элеш» дип сатыла торган, гадәттә төче камырдан кош ите, бәрәңге һәм суганнан торган эчлек салып пешерелгән бер порциялек камыр ризыгы инде барыбызга да яхшы ук таныш. Нишләп соң ул сүзлекләргә кермәгән?
Алынмаларны исәпкә алмаганда, диалектлар әдәби телне баета торган чыганак булып санала. Һәм бу телнең үз хисабына баю чыганагы. Безнең өлеш соңгы 10‒15 елда активлашып (сатуда төрле милли ашлар ничектер нәкъ шул вакытта артып китте), ниндидер сөйләштән әдәби телгә үтеп керде бугай. Алай дисәң, кулда булган диалекталь сүзлекләрдә дә, аш-су лексикасын тикшергән Т. Хәйретдинова һәм Ф. Баязитова хезмәтләрендә дә өлеш дигән сүз каралмый. Ягъни ул ниндидер аш-су остасының уңышлы иҗаты да булырга мөмкин. Ничек кенә булса да, өлеш сүзенең мәгънәсе киңәеп, ул камыр ашын да белдерә башлаганы бәхәссез. Без үз нәүбәтебездә бу мәгънәне «Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге»нә теркәдек. Тәнкыйтьләп, тиргәп түгел, әнә шулай безгә шалтыратып, язып яңа сүзләрнең, мәгънәләрнең теркәлүенә, аңлатылуына сәбәпче булган кешеләрнең һәрберсенә рәхмәтлебез!
АРТАБАН // АРЫ ТАБАН
Менә бу сүзнең статусы телебездә ачык кына билгеле түгел. Беренчедән, аның әдәби телгә хас булу-булмавы бәхәс тудырса, икенчедән, язылышы.
Беренче мәсьәләгә карата мин болай дип саныйм: әгәр ниндидер аерым ареалда кулланыла торган сүз әкренләп әдәби әсәрләрдә дә кулланыла башлый икән, аның әдәби телгә кирәклеге сизелә икән, ул ниндидер әдәби сүзнең фонетик варианты гына түгел икән, башка ниндидер кардәш телләр белән бәйләнешне күрсәтә икән... аны әдәби тел сүзлекләренә кертергә кирәк. Сүзлекләрдә ул сөйләм теленә хас яки диалекталь сүз дигән тамга белән дә теркәлергә мөмкин, ләкин бу аңа рәсми куллану хокукы бирә, аның статусын билгели. Артабан сүзе саналып киткән барлык шартларга да туры килә кебек күренә: ул ниндидер сүзнең фонетик варианты түгел, башкорт телендә әдәби сүз санала, без дә аны бер сүз белән алмаштырырлык берәмлек юк (алга таба сүзен кулланабыз), исемнәре шактый билгеле дистәләгән татар әдибенең телендә еш очрый (мәс., В. Нуруллин, В. Имамов, Г. Гыйльманов, З. Мурсиев, К. Кара, М. Яһудин, Р. Фәйзуллин, Ш. Галиев һ. б.).
Язылышына килгәндә, күренгәнчә, я артабан, я ары табан яки ары таба дигән вариантлары бар. Соңгы ике язылыш табан һәм таба сүзендә аерыла, ләкин боларның икесе дә телебезгә хас күренеш. Кушып яки аерым язуны исә түбәндәгечә хәл итәргә мөмкин: әгәр дә ары сүзен мөстәкыйль берәмлек һәм бу очракта алга сүзенең синонимы дип карыйбыз икән, аны аерым язарга тиеш булабыз ‒ ары таба(н) = алга таба(н). Әгәр дә исә ары сүзе кыскарып (асылда тамыры ук бозылып) үзеннән соңгы сүзгә ябышып китә икән, димәк моны сүзтезмәнең лексикализациясе дип бәяләп, кушып язарга кирәк (аръяк сүзе кебек үк). Һәм бу вариантларның кушылып язылганы да, аерым язылганы да орфографик сүзлекләргә керсен иде. Әлегә исә алар анда юк.
Нет комментариев