Дәүләт Думасы депутаты Георгий Камнев Россиядә хезмәт законнарын яңадан карарга һәм алты сәгатьлек эш көне кертергә чакыра. Эш вакытын киметү аркасында хезмәт хакы кимергә тиеш түгел дип саный.
График шулай корылган өчен генә аны тагын ике сәгать компьютер каршында утыртырга мәҗбүр итүнең бернинди икътисади мәгънәсе юк, ди ул.
Бу турыда депутат «Ньюс.ру» белән әңгәмәсендә әйткән. Аның фикеренчә, хезмәткәрләрне эштә булу вакыты белән түгел, ә эшчәнлек нәтиҗәсе буенча бәяләргә кирәк. Шуңа күрә хезмәт законнарын яңадан карарга кирәклеген ассызыклаган ул.
«Соңгы дистә елларда цифрлаштыру эш процессларын, аеруча интеллектуаль һәм офис хезмәте өлкәсендә, тамырдан үзгәртте. Без акрынлап хезмәткәрнең эштә булуын бәяләүдән аның хезмәт нәтиҗәсен бәяләүгә күчәргә тиеш. Эш вакытын киметү аркасында хезмәт хакы кимергә тиеш түгел», – дигән Камнев.
Нет комментариев