«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Аннан-моннан

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенең кыскача эчтәлеге

Әлеге материал Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенең кыскача эчтәлеген эзләүчеләргә файдалы булачак.

1 ХАТ

Галия беренче хатын Искәндәргә багышлый. Ул аның җылы, дусларча хатын берничә тапкыр укып чыга һәм үткәннәрне искә төшереп хат яза. Искәндәрне аерылышкан вакыттагы тар күңелле кеше итеп түгел, ә моннан сигез ел элек үзе белән беренче тапкыр танышкан, чәчләренең йомшаклыгын мактаган яшь артист итеп күз алдына китерә.

Галия элекке Кузнецк өязенең Ялгаш авылында туа. Аның әтисе гади көтүче була, бөтен гомерен авыр хезмәттә үткәрә һәм табибка бер тапкыр да күренми, вафат була. Галия белемгә омтылучы кыз булып үсә, татар, рус һәм немец телләрен белә. 1923 елда ул төрле авыл-шәһәрләрдә йөреп, Казанга килә һәм университет рабфагына укырга керә. Ул Ленин белән Толстой укыган бинада белем алуына горурлана.

Студент вакытында Галия җырларга ярата һәм зур кичәгә әзерлек вакытында Искәндәр белән таныша. Искәндәр аның җырын тыңлап, кызны озатып куя. Галия моңа бик сөенә, чөнки ул Искәндәргә беренче күрүдән үк гашыйк була. Шул ук вакытта Сафиуллин Вәли дә Галияне ярата, әмма кыюсызлыгы аркасында үз хисләрен белдерә алмый.

Кызлар Галияне Искәндәрнең аның җырына гына түгел, үзенә дә гашыйк булу-булмавы турында кисәтәләр. Озакламый Галия Искәндәрнең башка бер кыз белән йөргәнен күрә. Соңрак Искәндәр аны «күрше кызы» дип кенә аңлатырга тырыша, ләкин Галия аңа тулысынча ышанмый.

Укуы белән бергә Галия җәмәгать эшендә дә катнаша. Ул Елга аръягы эшчеләре янына йөри һәм Галиәкбәр исемле эшченең гаиләсенә ярдәм итә. Галия бу гаиләгә тиз ияләшә, ә алар да аны үз кызлары кебек якын күрәләр.

2 ХАТ

Галия беренче хатны Искәндәргә җибәрми. Бу хатта Галия хатирәләрен барлавын дәвам итә. Икенче очрашуларында Искәндәр аңа үзенең Галияне генә яратуын әйтә һәм бергә яши башларга тәкъдим итә. Галия рабфакны тәмамлагач, алар бергә тормыш итә башлыйлар. Искәндәр театрда уйнаган рольләрен дә Галия өчен башкаруын әйтеп, аны сөендерә.

Көзен Галия Казан университетының медицина факультетына укырга керә. Искәндәр моңа каршы була, ләкин Галия укуын ташламый. Шуннан соң аларның гаилә тормышында каршылыклар башлана. Галия гаилә тормышын тәртипкә салырга тырышып, көндәлек алып бара башлый, әмма Искәндәр моны «мещанлык» дип саный һәм аның омтылышларын аңларга теләми.

Озакламый Галия балага уза. Искәндәр баланың тууына каршы булса да, Галия аборт ясатмый һәм кыз бала таба. Аңа Кадрия дип исем куша. Әмма Искәндәр баланы яратмый, аны хәтта кулына да алмый. Ул гаилә чыгымнарына да бик салкын карый, биргән акчасын санап кына тора.

Галия укуын дәвам итә, шул ук вакытта Искәндәргә җиңелрәк булсын өчен плакатлар һәм лозунглар яза. Кадрияне яслегә йөртә, кызының үсешен көндәлегенә язып бара. Вакыт уза, Кадрия үсә, икенче бала — Рафаэль туа. Әмма Рафаэль тугач, Искәндәр «хуш, мине эзләмә» дип, гаиләсен ташлап чыгып китә.

Галия аны туктатмый, аннан акча да сорамый. Балаларын үзе тәрбияли һәм укуын дәвам итә. Бу чорда аңа университет директоры Даутов, партком секретаре Николаев, Галиәкбәр абзый һәм студентлар ярдәм итә. Галия институтны уңышлы тәмамлый. Ул Даутов янына барып, дипломын күрсәтеп, аңа ярдәме өчен рәхмәт әйтә.

3 ХАТ

Галияне район үзәге булган Әдрәс авылына эшкә җибәрәләр. Башта авыл тормышына ияләшүе авыррак булса да, ул тиздән күнегә. Ул амбулаториянең кечкенә бүлмәсенә урнаша. Врач пункты бик начар хәлдә була, шуңа күрә Галия аны тәртипкә китерә һәм эшен башлап җибәрә.

Аның табиблык эшендә аеруча истә калган өч вакыйга була. Беренчесендә, алты-җиде яшьлек Нәфисә суда бата. Ул Галиянең кызы Кадрия белән бергә уйный торган кыз була. Галия кызны үлемнән коткара.

Икенче очрак күрше авылда була. Яшь Маһинур бала таба, ләкин бала үле туа. Галия аңа медицина ярдәме күрсәтә. Маһинурның әнисе кызын хурлыктан саклап калу өчен булган хәлне беркемгә дә сөйләмәвен үтенә. Ул кызының Низам исемле егет белән йөрүе һәм аның вәгъдәләренә ышануы турында сөйли. Низам исә Маһинур белән Габделхактан үч алу өчен генә йөргән була һәм соңыннан качып китә. Галия бу хәлне яшереп калмыйча, кирәкле рәсми чаралар күрергә кирәклеген аңлата. Ул Габделхакка хат язып, булган хәлләрне сөйли һәм Маһинурны шәһәргә алып китәргә киңәш итә. Габделхак шулай эшли.

Өченче очракта күп җирләрдә дәваланып та терелә алмаган бер карт Галия янына килә. Аңа рак диагнозы куелган була. Галия аңа дәвалау билгели һәм бер ай эчендә картның хәле яхшыра. Бу өч вакыйга авылда Галиянең оста һәм кешелекле табиб булуы турында яхшы фикер тудыра.

Галия амбулаторияне ремонтлауны һәм аптеканы башка бинага күчерүне сорый, ләкин райбашкарма рәисе Галиуллин акча юк дип җавап бирә. Шуннан соң Галия райком башлыгы Корбанов янына барып, проблеманы хәл итәргә тырыша. Нәтиҗәдә Галиуллин аны чакырып, квартира ачкычын бирә һәм ремонт өчен ике мең сум акча бүленәчәген әйтә.

Балалары Галиядән әтисе кайчан кайтачак дип еш сорыйлар. Ул аларга әтисенең укуын тәмамлагач кайтачагын әйтеп тора.

Бер тапкыр Галиягә районнан ерак авылга барырга кирәк була. Галиуллин да шул якка барырга җыенуын һәм машинада аңа урын булуын әйтә. Юлда ул Галиягә бәйләнә башлый, әмма Галия аны кире кага. Галиуллин кабат якынлашырга тырышкач, Галия аңа сугып җибәрә. Шуннан соң ул гафу үтенә.

Шул көннәрдә Галия балаларына әти табарга кирәклеген уйлый. Ул студент вакытындагы фотоларын караганда Вәлинең рәсемен таба. Вәлинең фамилиясе дә Галиянеке кебек була. Галия Вәли белән үзенең һәм Кадриянең фотосын ясатып куя һәм балаларга аны әтиләре дип күрсәтә башлый. Соңрак ул Вәли исеменнән балаларга хатлар яза, бүләкләр алып кайта.

Бер көнне Нәфисәнең әнисе Галиягә газетада ире турында язылган мәкаләне күрсәтә. Галия Вәлинең математика укытучысы булып эшләве турында белә.

4 ХАТ

Ял көннәрендә Галия балалары белән Мәфтуха апаларына бара. Ул Сталин исемендәге колхоз рәисе булып эшли. Алар бергә китаплар укыйлар, революция корбаннарына багышланган истәлекләрне һәм төрле хатларны өйрәнәләр. Галия шулай ук берничә тарихи документ җыя.

Ул егермеләп көн Искәндәргә хат язмый. Шул вакытта көтелмәгән хәл була: Вәли ял итәргә Галия яшәгән авылга килә. Ял йорты докторы аңа Галиянең шунда эшләвен әйтә, һәм Вәли аның янына килә.

Алар озак сөйләшә алмыйлар, шуңа күрә Галия аны өенә чакыра. Вәли өйдә Галиянең фотоларын һәм балаларның аны әти дип кабул итүен күрә. Ул Галиядән ни өчен аны балаларының әтисе итеп күрсәтүен һәм үзен ни өчен ире дип атавын сорый. Галия бу сорауларга җавап бирә алмый. Ул Вәлидән бары тик балалар алдында бу рольне дәвам итүен, ягъни аңа «подыграть» итүен сорый. Вәли ризалаша.

Галия балаларның әтисе барлыгына күнегеп килә. Балалар да Вәлине чын әти дип кабул итәләр. Әмма Вәлинең китәр вакыты җитә. Галиягә аның белән хушлашу бик авыр була. Вәли дә бу хәлнең ничек килеп чыгуын аңларга тырыша һәм Галиядән барысын да сөйләвен сорый.

Шунда Галия аңа Искәндәргә язган, ләкин җибәрмәгән хатларын укырга бирә. Бу хатларда аның Искәндәр белән танышуы, бергә яшәгән еллары, балаларын ялгызы үстерүе, авырлыкларга каршы көрәшүе һәм Вәлине балаларга әти итеп күрсәтергә мәҗбүр булуы турында сөйләнә. Ахырда Галия Искәндәр белән дә, Вәли белән дә хушлаша. Искәндәргә ул үткән тормышы өчен, ә Вәлигә балаларын әтисез калдырмыйча, аларга җылылык биргәне өчен күңелендә рәхмәт һәм сагыш белән саубуллаша.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое