Мәүлид аеннда нишләргә икәнлеге һәм 29 августта Казанда узачак Мәүлид бәйрәме турында сөйлибез!
Мөбәрәк Рабигуль-авваль ае башланды! Нәкъ менә шушы айның 12нче кичәсендә бөтен дөньяга рәхмәт һәм нур булып сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән. Татар халкы бу айны җылылык белән «Мәүлид ае» дип тә атый.
Бу айны ничек үткәрергә?
1. Салаватлар әйтү: Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салаватларны күбрәк юлларга тырышыйк.
- «Аллаһүммә салли галәә Мөхәммәдин вә галәә әәли Мөхәммәд».
- «Аллаһүммә салли вә саллим галәә нәбиййинаа Мөхәммәд».
2. Белем алу: Аның тормыш юлын (сирасын), гүзәл әхлагын вә хәдисләрен өйрәнү.
3. Сөннәтләрне тергезү: Аның көндәлек яшәү рәвешен, сөннәтләрен тормышыбызга кертү һәм әхлагыбызны камилләштерү.
4. Хәйриячелек: Мәүлид мәҗлесләре оештыру, туганнарны сыйлау һәм мохтаҗларга ярдәм итү.
5. Тәүбә һәм истигъфар: Үткән гөнаһлар өчен үкенү, күбрәк кешеләрне гафу итү һәм үзеңә дә гафу сорап дога кылу.
Әлеге мөбарәк айда Казанның «Мәрҗани» мәчетендә вәгазь кичәләре узачак. Аларны танылган татар хәзрәтләре алып барачак. Вәгазьләр һәр чәршәмбе икенде намазыннан соң үткәреләчәк. Беренче булып, 18 августта кичке 17:00 сәгатьтә мәхәллә халкы каршында Татарстан мөфтиятенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Диния назәрәте матбугат хезмәте.
29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак. Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш – 13:00 сәгатьтә.
Нет комментариев