Язлы-көзле хуҗасыз йөрүче этләр арта, агрессивлана башлый. Менә минем дә бер көн генә эт тешләгән аяктагы повязканы салдырдылар.
Шулай, тыныч кына йөргән җирдән җиде тапкыр укол ясату бәхетенә ирешүем турында сөйлим әле.
Бу вакытны күңелле үткәрдем дия алмыйм, әммаүзем өчен күп кенә яңа нәрсә белдем. Котыру чире турында халык ишетеп белә, янәсе, эт тешләсә «эчкә 40 укол кадыйлар», «ике ел буе авыздан күбек чыгарып кешеләргә ташланасың, төннәрен айга карап улыйсың» һәм башка шундый әкиятләр.
Кыскача гына, котыру чире — вирус китереп чыгара торган, дәвалап булмый торган, ахыр чиктә үлемгә китерә торган авыру. Ул кешегә инде авыру хайван (эт, бүре, төлке, керпе һәм башка җәнлекләрдән) тешләгәндә йога.
Котыру белән авырган хайваннар озак яшәми: авыру билгеләре күренә башлаганнан алып үлемгә кадәр нибары 5–7 көн уза.
Бу көннәрдә хайван тилерә, тирә-юньдәге бөтен нәрсәгә агрессив була. Шуңа күрә котырган хайван гадәттә ялгыз йөри. «Котыру чире белән авырган этләр көтүе» дигән сүз — күбрәк сөйләмдәге арттыру гына. Котыру нерв системасын зарарлагач, дүрт аяклыларда «туганлык хисе» генә түгел, гомумән, азмы-күпме адекватлык та калмый. Шуңа ешрак алар ялгыз була.
Һәм нәкъ менә шундый хайван кешеләр өчен бик куркыныч.
Тешләнгән кешедә авыру шунда ук башланмый. Вирус организмда тыныч кына утыра, үзен берничек тә сиздерми, ә яра да күп очракта гадәти рәвештә төзәлә.
Тешләнгән урынга карап, тешләүдән вирусның организмда активлаша башлавына кадәрге чор — ягъни инкубация чоры — уртача 30 көн. КОКАВ вакцинасы (котыру чиренә каршы вакцина) белән прививкалар графигы да нәкъ шушы вакытны исәпкә алып төзелә. Максат — вирус активлаша башлаганчы организмда антитәнчекләр барлыкка килсен һәм котыру вирусын организм җиңә алсын.
Әмма вакцина ясалмаса, яки вакытында ясалмаса, бу инде үлем дигән сүз.
Өч көн эчендә акыл зәгыйфлеге һәм төрле фобияләр барлыкка килә, бигрәк тә судан курку — кеше эчә дә, юына да алмый башлый.
Киләсе өч көндә моңа көчле агрессивлык өстәлә. Ә тагын ике көннән организмның барлык системалары эзлекле рәвештә параличлана башлый. Бу бик тиз һәм кире кайтаргысыз процесс.
Прививкалар вакытында хәмер эчүгә аерым тукталасым килә.
Көнбатыш рекомендацияләрендә вакцинация чорында алкоголь турында, гомумән, бернәрсә дә әйтелми. Ә бездә, совет медицинасы вакытында, аны бөтенләй тыя торганнар. Хәзерге Россия медицинасында исә «вакцинациянең бөтен чорында һәм соңгы прививкадан соң тагын 3 ай дәвамында алкоголь кулланмаска катгый киңәш ителә».
Моның сәбәбе бик гади: прививкалар да, исерткеч эчемлекләр дә нерв һәм иммун системаларына шактый зур авырлык китер.
Менә мине үземне эт тешләгәч, башта мин табибка бармаска микән дип уйлаган идем. Вакыт та бик юк, мин яшәгән җирдә әле аңа эләгү дә җиңел түгел. Шулай да аянычлы сатитстиканы ачып карагач, йөгердем генә врачка.
Россиядә 2023 елда котыру чире буенча статистика: рәвештә йорт һәм кыргый хайваннар арасында котыру чиренең 500 очрагы теркәлгән. Котырган хайваннар 52 кешене тешләгән.
Шул 52 кешенең бары тик 7се генә шунда ук медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән — прививкалар, антибиотиклар һәм башка кирәкле дәвалау чараларын алган.
Калган 45 кеше исә кул селтәгән, «берни булмас!» дигән. Кызаныч 45сенеэң дә бер тешләүдән гомере өзелгән.
Минем очракта, хайван авыру булгандырмы-юктырмы әйтүе кыен, әмма минемчә укол ясату күпкә яхшырак.
Башкаларга да киңәшем шул!
Нет комментариев