Берәүләр «бабам» ди, икенчеләр – «бабаем». Боларның кайсы дөресрәк? Әллә икесе дә дөресме? Берәүләр «амин» дип яза, икенчеләр «әмин» дип язуны дөресрәк күрә. Боларның икесе ике сүз булганын төшенгән кеше аларны урынлы-урынсыз кулланмас иде. Бу санда шул мәсьәләләргә тукталырбыз. Кузгалдык!
МУССЫЗ // МУСССЫЗ
Хәзер социаль челтәрләрдә иң озын сүзне, иң кыска сүзне ачыкларга яраталар бит инде. Яки, мәсәлән, рус телендә өч «е» хәрефе рәттән килгән сүзнең ниндилеген эзләтәләр. Мәгълүм инде, бу «длинношеее» сүзе.
Бәлки, тел белгече булгангадыр, миңа мондый сорауларга җавап эзләү кызык. Тик кайбер вакытта бик сәер күренешләргә тап булырга мөмкин. Әйтик, татар телендә мусс сүзе бар (татлы ашамлык яки чәчләрне ябыштыра һәм кирәк формада тоту өчен кулланыла торган күбек). Бу сүзне «әнинең муссы» кебегрәк әйткәндә, «с» хәрефе барыбер ике булып кала. Моны әле ничектер аңлатып була. Менә «муссыз гына чәчен ясаган» дигәндә исә бер «с»ның кая киткәнен мин аңлата алмыйм. Югыйсә мусс-сыз булырга тиеш, ягъни «с»лар өчәү килергә тиеш.
Нишләптер безнең орфографияне төзүчеләр мондый бертөрле тартыкларны икедән арттыра алмаган. Хәзер без традиция буенча муссыз (мусссыз түгел), йөз граммы? (йөз грамммы? түгел), металлар (металллар түгел) дип язабыз.
Ә бит «Татар телендә өч «с» рәттән килгән сүз нинди?» дигән биремгә җавап эзләү бик кызык булыр иде югыйсә.
МӘЧЕТ ИСЕМНӘРЕ
Бер уйлаганда мәчеткә исем бирүнең әллә ни авырлыгы юк инде. Сүзем исем сайлау турында түгел, ә танылган мәчет исемнәренең язылышындагы төрлелек, системасызлык турында, төгәлрәк әйткәндә – әлеге исемнәрнең куштырнаклар эченә алыну-алынмавында.
Фәнни хезмәт булмаса да, монда берникадәр классификация ясарга туры килә. Беренчедән, бөтен дөньяга танылган гыйбадәтханә исемнәре куштырнакларсыз языла: әл-Әкъса мәчете (яки мәсҗид әл-Әкъса), Хәрам мәчете (яки мәсҗид әл-Хәрам), Нәби мәчете яки Пәйгамбәр мәчете (яки мәсҗид ән-Нәбәви).
Икенчедән, безнең мәчет исемнәре ниндидер төс белән атала ала: Ал мәчет, Ак мәчет, Зәңгәр мәчет, Кызыл мәчет. Монда куштырнаклар турында сүз бара алмый.
Өченчедән, мәчетләр үзләре урнашкан урын (авыл, бистә, шәһәр) исеме белән йөртелә: Бишбалта мәчете, Мәскәү җамигъ мәчете, Печән базары мәчете, Мәчкәрә мәчете. Болар да куштырнаклар эченә алынмый.
Дүртенчедән, мәчетләрнең бик күбесе кемнең дә булса шәхси исемен йөртә. Менә шуларның язылышында бераз төрлелек күзәтелә. Мәсәлән, Кол Шәриф мәчете, Ибн Тулун мәчете, Фатих солтан мәчете, Хөзәйфә мәчете кебекләр куштырнакларга алынмыйча языла. Шул ук вакытта соңгы елларда ачылган мәчетләрнең сайтларында һәм матбугатта кеше исеме белән йөртелә торган гыйбадәт йортлары исемнәрен куштырнаклар эченә ала башладылар: «Ирек» мәчете, «Рауза» мәчете, «Рөстәм» мәчете, «Рәхмәтулла» мәчете, «Салах» мәчете. Монда төрлечә фикер йөртеп карарга була, әлбәттә. Шулай да, ахыр чиктә мондый исемнәрне куштырнаклар эченә алуның кирәк түгеллеге ачыклана. Шул ук типтагы урам исемнәрен без куштырнаклар белән аермыйбыз: Шамил Усманов урамы, Салих Батыев урамы. Шулай ук шәхси исем белән аталган чиркәү исемнәрендә дә куштырнаклар кулланылмый: Евдоки́я чиркәве́, Изге́ Варва́ра чиркәве́, Кәрамәтче́ Никола́й чиркәве́ һ. б. Димәк, мондый очракта мәчет исемнәрен куштырнакларга алмыйбыз.
Мәгәр куштырнаклар эченә алына торган мәчет исемнәре дә бар. Мәсәлән: «Туга́н авылы́м» мәчете, «Хәте́р» мәчете, «Ярдә́м» мәчете, «Лалә́-Тюльпа́н» мәчете, «Кыйбла́» мәчете, «Чечня йөрәге» мәчете. Мондыйларны куштырнаклар эченә алу аларның берникадәр шартлы исемнәр булуы белән аңлатыла. Әнә шул шартлылыкны төгәл ачыклыйсы гына кала.
АМИН – ӘМИН
Һәр телдә бер графикадан икенче графикага күчерү кагыйдәләре булдырылган (һичьюгы булдырылырга тиеш). Татар телендә дә андый кагыйдәләр бар. Кайберәүләрнең әнә шул кагыйдәләрне белмәве яки санга сукмавы телебездә бер үк сүзнең берничә вариантта йөрүенә китерә. Бу исә яхшы күренеш дип бәяләнә алмый.
Менә, мисал өчен, амин дип язу бар, әмин дип язу бар (әле тагын әәмин дигәне дә бар, ләкин анысын мин карап та тормыйм: татарча алай озынлыкны күрсәтеп язу каралмаган, югыйсә китәәб, хәләәл дип язар идек). Әлеге дә баягы «боларның кайсы дөрес?»
Гарәп графикасы белән эш итүчеләр яхшы белә булса кирәк: татар телендәге гарәп һәм фарсы алынмаларында мәдле әлиф хәрефе һәрвакыт диярлек «а» хәрефе аша бирелә: абруй, аваз, афәрин, афәт, ахирәт.
Безнең амин белән әмин сүзләренә кайтсак, аларның иң баштан гарәп телендә ике сүз булуын әйтеп узарга кирәк. Һәм икесе дә татар теленә үтеп кергән. Амин ул догадан соң «кабул булсын» мәгънәсендәге сүз, аның беренче хәрефе – мәдле әлиф (آمين), димәк ул татар теленә «а» ярдәмендә бирелергә тиеш. Әмин исә «ышанычлы, намуслы» мәгънәсендәге сүз, мәдсез әлиф аша языла (امين). Ул күбрәк пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең кушаматы буларак кулланыла. Ягъни аны замандашлары Әмин Мөхәммәд дип йөрткәннәр. Бу ике сүзнең мәгънәсен белү язылышта да дөрес кулланырга ярдәм итәчәк.
ИЛҺАМ
Соңгы арада материал әзерләр өчен радио сәбәпләр чыгарып тора. Соңгы арада дисәм дә, гадәттә, бер тапкыр җибәрелгән хатаны әллә нинди зур проблема итеп язганым юк. Менә бу юлы да журналистлар тарафыннан еш кына бозыла торган норма турында язмакчы булам.
Мәгълүм инде: телебез сингармонизм законына буйсына, ягъни сүздә авазлар я каты гына, я йомшак кына була ала. Бу законны кайберәүләр күкләргә чөеп, бозылмас, какшамас закон итеп кабул итә хәтта. Әмма бихисап алынма сүзләрдә ул барыбер бозыла. Тик бу бозылуның да үз җае, үз тәртибе бар: сүзнең төрле иҗекләре йомшак та, каты да була алса да, иҗек гармониясе барыбер саклана. Ягъни иҗекне йомшак сузык оештырса, аңардан соң килә торган тартык та йомшак була (махсус каты әйтелмәсә, әлбәттә), һәм киресенчә, иҗекне каты сузык оештырса, аңардан соңгы тартык та каты була.
Хәзер радио дикторларына әйләнеп кайтыйк. Исемнәрен әйтү әдәпсезлек булыр, шуңа кайберәүләр дип кенә чикләнәм. Менә кайберәүләр легендар җырчыбыз Илһам Шакировның исемен Илъһам дип әйтә. Игътибар иткәнегез бармы икән? Ниткән Илъһам соң ул? [и] авазыннан соң [л] ничек катылана ала? Шулай ук Рафаилъ, Илъдус, Илънур, Данилъ дип тә ычкындыралар.
Күп тапкырлар яздым инде: өйдә, авылда, әшнәләр арасында теләсә ничек әйтергә була. Ләкин әдәби телдә сөйләшәсең икән, әйтелешең дә әдәбичә булырга тиеш. Бетте-китте!
БАБА – БАБАЙ, АПА – АПАЙ...
Вакытлар узу белән кайбер грамматик категорияләр үзгәрә ала. Аларның кайберләре телдән бөтенләй төшеп калырга да мөмкин. Мәсәлән, телебездә кайчандыр икелек саны категориясе булган. Тел тарихын өйрәнүчеләр терсәк, тубык, колак, беләк кебек сүзләрдәге -к элементын шул икелек саны күрсәткече дип саный.
Тарих чоңгылларында онытылып, кулланыштан төшеп калган шундый категорияләрнең берсе – эндәш килеше формасы (фәндә моны вокатив дип атыйлар). Мондый эндәш килеше бүген гарәп телендә сакланып калган. Мәсәлән, Әхмәд китап укый җөмләсендәге Әхмәдкә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, гарәпләр я Әхмәд дип әйтәләр. Гарәпләрнең болай эндәшү формасы татар телендә дә берникадәр кулланыла (я Раббым, я Алла). Шул ук вакытта татарның үзендә дә махсус эндәш кисәкчәләре кулланыла (И туган тел, и матур тел!). Ләкин бу кисәкчәләр эндәш килеше түгел.
Хәзерге татар телендә эндәш килешенең калдыклары кайбер туганлык атамаларында сакланып калган. Телнең нечкәлекләренә игътибарлы кеше абайламый калмагандыр: әдәби телебездә, бигрәк тә сөйләшләребездә ага – агай, апа – апай, ана – анай, ата – атай, баба – бабай, дәдә – дәдәй, инә – инәй, нәнә – нәнәй, тәтә – тәтәй, тута – тутай, түти – түтәй һ. б. ш. ике вариантта йөргән сүзләр бар. Боларның беренчеләре баш килеш формасында булса, икенчеләре кайчандыр эндәш килеше формасы булган. Тора-бара әлеге эндәш килешенең кирәклеге калмаугамы, башка сәбәптәнме, бу формалар баш килеш функциясенә күчкән. Ягъни баштан, мәсәлән, апа кешегә эндәшкәндә апа ай, нәнәгә – нәнә әй кебегрәк әйтү кирәк булган. Аннары бу сүз ахырындагы кисәкчәләр кыскарып тамырга тәмам берегеп киткәннәр һәм апай, нәнәй кебек формалар барлыкка килгән. Шуңа күрә мондый сүзләрне төрләндергән вакытта ахырдагы -й, кагыйдә буларак, төшеп кала: апа – апасы, ага – агасы. (Хәер, кайбер сөйләшләрдә бабае дип әйтү дә бар.)
Шунысы кызык: хәзер телебездә борынгы баш килештәге кайбер формалар бөтенләй сакланмаган. Мәсәлән, әти белән әни сүзенең ясалышын әтә+әй > әтәй > әти, әнә+әй > әнәй > әни дип аңлаталар. Мондагы әтә һәм әнә сүзләре ата һәм ана сүзләренең йомшарган вариантлары. Ә менә әби сүзе бернинди башка сүзнең дә йомшарган варианты түгел, ул әбә сүзеннән әй ярдәмендә ясалган (әби < әбәй < әбә әй). Бәлки, минем генә хәбәрем юктыр, ләкин татар телендә әбә сүзе барлыгын белмим.
Туганлык атамаларыннан башка, мондый ике вариантлы тагын бер сүз бар: Хода – Ходай. Моны да төрле контекстта төрлечә кулланалар. Югарыда язганнарны исәпкә алып, минемчә, түбәндәге нәтиҗәне ясый алабыз. Хода сүзен Ходадан сорау, Ходага дога кылу кебек контекстларда куллану дөресрәк, Ходай дигәнне исә мөрәҗәгать иткәндә әйтү урынлырак була: И Ходай, исәнлек бир син безгә! Һәм төрләндергәндә дә Ходам, Ходабыз, Ходага дию тарихи яктан үзен аклый төшә.
Хәер, бу эндәш килешенең кулланылмавына бишбылтыр булганлыктан, ул беркайчан да әдәби телдә җитди якын килеп нормага салынмаганлыктан, бүген генә бу ике вариантка бәйле нәрсәдер үзгәртеп булмастыр кебек...
Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире