«Сез» сүзен җөмлә уртасында кайсы очракта баш хәрефтән язасыз?
«Туып-үсү», «урып-җыю» дип язу дөресме, әллә монда сызыкча артыкмы? Әйдәгез әле бу юлы шуларны ачыклыйк. Һәм тагын «дөя», «челән», «кәнә» кебек сүзләрнең килеп чыгышына һәм ясалыш үзенчәлекләренә дә тукталырбыз. Нинди калькалар телне боза һәм нәрсә ул эллипсис кебек мәсьәләләргә дә кагылырбыз.
ДӨЯ // ДӘВӘ // ТӨЯ // ТӘВӘ
Кайбер сүзләрнең тарихын өйрәнә башлагач, әдәби телдә берничә варианттан ни өчен нәкъ менә хәзер кулланыла торганы ныгып киткәнен аңлатып булмаганы ачыклана. Н.Исәнбәт туплап бастырган өч томлы «Татар халык мәкальләре»н ачып укыган кеше күрми калмагандыр: мәсәлән, хәзер без дөя дип атаган хайванның дәвә, төя, тәвә кебек язылышлары кергән мәкальләр теркәлгән. «Ни өчен Д аша язылганы?» дигән сорау мине әллә кайларга алып кереп китте.
Мәгълүм инде, татар теле төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый. Нигездә барлык кыпчак (шулай ук карлук) телләрендә дә дөя саңгырау тартык аша языла: каз. түйе, кырг. төө, нуг. туье, кар.-балк. тюе, үзб. tuya, уйг. تۆگە/töge, хәтта чувашча да тĕве була икән. Мәгәр угыз төркеменә кергән төрки телләрдә бу хайванның исемен яңгырау тартык аша әйтәләр һәм язалар: азәр., төр., шулай ук төрек теленең йогынтысын кичергән кырымтатар телендә – deve.
Инде менә бу мәгълүмат безгә татар теленең кайбер сүзләр яңгырашына һәм язылышына угыз, беренче чиратта төрек (төгәлрәк билгеләсәк – госманлы) теленең йогынтысы көчле булуын күрсәтә. Ягъни тарихи яктан караганда, хәзерге татар телендә төя дип язу һәм әйтү дөресрәк булыр иде кебек. Мәсәлән, тәвә кошы дигәндә нәкъ «т» аша язылыш сакланган. Минем дөя кошы дип теркәгән сүзлекләргә юлыкканым булмады. Татар һәм төрек телләрендәге яңгырау/ саңгырау д–т парының бер-берсе урынына килгәнен күрсәткән мисаллар аз түгел:
тау – dağ, тал – dal, терсәк – dirsek, тел – dil, тез – diz, туры (тугры) – doğru һ. б. ш.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк: мондый «ят яңгырашлы» сүз бер дөя генә түгел. Аның янына тагын дулкын, диңгез һ. б. да килеп кушыла. Чагыштырыгыз, казак телендә болар толқын, теңіз. Татар теленә карата бу күренешне «башка төркиләрдән алынма» дип әйтеп булмый шикелле. Монда нәкъ угызларның тәэсире турында сүз бара бугай.
УРЫП ҖЫЮ // УРЫП-ҖЫЮ
Вакыт-вакыт ничектер язасы әйбер калмаган кебек тоела башлый. Инде еш җибәрелә торган хаталар барланып бетте, бер үк әйбер турында кат-кат язуның кирәге юк дип уйлап куйгалыйм. Әмма юк, миңа дигән материал һаман чыгып тора, һаман кимеми бугай.
Татар телендә тезмә сүзләр аерым урын алып тора. Шуларның тезмә фигыльләре аеруча кызык һәм катлаулы: кайберләре исем, сыйфат яки башка сүз төркеменә ярдәмче фигыль кушылу белән ясала: ант итү, тәэмин итү, шарт-шорт килү, туры килү, репетиция ясау, хәл алу һ. б. ш. Шуларга бик охшаган, тик тезмә фигыль категориясенә кермәгән сүзтезмәләр бар. Алар хәл фигыль ярдәмендә ясала һәм компонентлары арасында тере синтаксик бәйләнеш булган ирекле сүзтезмәләр дип санала, мәсәлән: барып килү, чыгып керү, менеп төшү һ. б. ш. Боларның барысы да безгә шактый таныш һәм аңлашылып тора. Язылышлары да авырлык тудырмый: алар һәрвакыт аерым языла (кушылмыйлар да, сызыкча аша да язылмыйлар). Тик менә урып җыю, туып үсү, танып белү кебек сүзләргә килеп төртелгәч, логика каядыр кача да, аларны сызыкча аша языштыргалыйлар.
Бу өчәү башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң? Берние белән дә аерылмый. Шулай булгач, истә калдырабыз: алар фигыль функциясендә дә дефиссыз языла (Игенне ураклар белән урып җыйганнар. Р. Фәхретдинов. Алар икесе дә күпбалалы ярлы авыл гаиләсендә туып үскәннәр. Р. Вәлиев), исемләшкән очракта да дефиссыз языла (Татарстанда урып җыюга киләсе атнада ук тотыналар. Ватаным Татарстан. Теория – танып белүнең иң югары баскычы. К. Гыйззәтов).
«СЕЗ» ҺӘРВАКЫТ БАШ ХӘРЕФТӘНМЕ?
Кабул ителгән кайбер нормалар тулысы белән истә калмый да, кирәге чыгып кулланырга кирәк булганда, хәтер шуны кайдандыр төптән өлешчә генә тартып чыгара. Шуңа күрә кайвакыт килбәтсез нәтиҗәләр пәйда булырга мөмкин.
Мәктәптә үк барыбызны да сез алмашлыгын кайбер (!) очракларда баш хәрефтән язарга өйрәтәләр. Тора-бара ул очраклар онытыла да, алай-болай хата китмәсен дип, бәгъзы берәүләр кирәксә дә, кирәкмәсә дә бу сүзне баш хәрефтән яза. Менә телефоныма бер хәбәр килеп төшкән. Эчтәлеге мондыйрак: «Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар! Барлык матур теләкләргә кушылып, Сезнең барыгызга да сәламәтлек, иҗади уңышлар ...». Эзли торгач тагын менә мондые да килеп чыкты: «Бәйрәм белән Сезне барыгызны да!» Монда «бәйрәм белән» диясе урынга «бәйрәм котлы булсын» теләгенең урынлырак булуын әйтеп тә тормыйм инде. Сез алмашлыгына игътибар итегез: ул баш хәрефтән язылган. Ләкин бит ул аерым очракта гына баш хәрефтән язылырга тиеш. Хатларда, рәсми документларда һ. б.да конкрет бер генә кешегә хөрмәт белдерү формасы буларак Сез алмашлыгы баш хәрефтән языла, мәсәлән: Барыбыз да Сезне тәбрик итәбез! ...шул уңайдан Сезгә... булуын хәбәр итәбез. Шулай ук Сез (һәм кыек килеш формалары) сүзе күп тапкыр кулланыла торган анкета, реклама, өндәмә кебек текстларда да баш хәрефтән языла. Ләкин берничә кешегә яки ниндидер билгесез сандагы җәмәгатькә мөрәҗәгать иткәндә, сез алмашлыгы юл хәрефеннән язылырга тиеш.
Һәм тагын шул да бар: бер генә кешегә юлланган текстта сез дип юл хәрефенән язу гаеп эш дип саналмый. Бу очракта текстны әзерләүче баш хәреф яки юл хәреф куллануны үзе сайлый ала. Мәсәлән, интервью итеп бирелгән текстларда сез дип язу ешрак кулланыла.
МӘГЪЛҮМАТ ТЕХНОЛОГИЯСЕ // МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯ
Без яшәгән заманда гына әллә нәрсәләр уйлап табылды бит инде. Шул нәрсәләрне атау өчен күпчелек очракта чыганак тел буларак инглиз теле хезмәт итә. Чыганак телдән сүз (ешрак гыйбарә) рус теленә тәрҗемә ителә, шуннан соң татар теленә дә килеп керә. Ярый ла шул рус теленнән уңышлы гына күчерелсә дә бит, юк, менә бу мәгълүмати технологияләр кебек һәрьяктан эшкә яраксыз калькалар барлыкка килә. Сезнең кайчан булса әдәбияти яки әдәбиятый кебек сүз ишеткәнегез бармы? Юктыр, мөгаен. Әдәбиятый сүзе дөньяда булмаган кебек, мәгълүмати сүзе дә юк ул. Аны -и кушымчасы ярдәмендә ясала диючеләргә тагын бер үрнәгем бар. Бер-ике дистә ел элек «Россия Федерациясенең граждан кодексы» тәрҗемә ителгән булган. Шунда русча «гражданские права» дигән терминны граждани́ хокуклар дигәннәр. Егыл да үл менә! Ну бераз чама кирәк бит инде, җәмәгать.
Рус телендә сыйфат+исемнән гыйбарәт сүзтезмәне, булмаган сыйфатны юктан бар итеп, колагыннан тарта-тарта, татарчага да шул ук калыпка кертергә мәҗбүр түгелбез ләбаса. Безнең бит изафәләребез бар. Ник шуларны эшкә җитмәскә?! Гражданлык хокуклары дию акылга муафикъ булган кебек, мәгълүмат технологияләре дә татар калыбы нигезендә калькалаштырылган була. Берочтан мәгълүмати хат түгел, мәгълүмат хаты дөресрәк булуын да әйтеп узыйм.
ЭЛЛИПСИС
Этимология шундый кызык фән ул. Аны өйрәнгәндә әллә нинди фактларга тап буласың. Кайчакта элекке мәгънә белән хәзерге мәгънә арасында бернинди бәйләнеш тә юк кебек күренергә мөмкин. Мәсәлән, барыбызга да таныш булган кошны белдергән челән сүзе башта «сай күл, күлләвек» мәгънәсендә йөргән. Хәзерге хакас телендә бүген дә чiлең «язын су тула торган ермак, күлләвек» дигән сүз икән. Соңрак исә шундый сайлыкларда һәм күл буйларында яшәгән исемсез кошны «күлләвек кошы», ягъни челән кошы кебегрәк атый башлаганнар булса кирәк. Тора-бара кош сүзе әкренләп төшеп калган һәм төп мәгънә нәкъ әлеге челәнгә күчкән.
Димәк, сүзтезмәдән бер сүз төшерелеп калдырылып яңа сүз ясалган. Шулай ук кушымчалы сүздән кушымча киселеп тә яңа сүз килеп чыга ала. Бу юл белән сүз ясалуны тел белемендә эллипсис дип атыйлар. Эллипсис телнең төрле тармагында күзәтелә (мәсәлән, синтаксиста). Без исә сүзләр, ягъни лексика дәрәҗәсендә тагын берничә мисалга тукталып үтик.
Менә рәхмәт сүзе «рәхимлелек, шәфкать» кебегрәк мәгънәне белдерә. Ни өчен соң ул этикет җөмләсенә әйләнгән? Җавабы бик гади: ул «сиңа Аллаһның рәхмәте яусын!» кебегрәк җөмләдән кыскара-кыскара шул хәлгә килгән (Аллаһның рәхмәте яусын > рәхмәт яусын > рәхмәт).
Шулай ук корыч сүзенең дә ясалышы эллипсис нәтиҗәсе итеп карала, чөнки аның иң борынгы мәгънәсе – «чыдам, нык», һәм ул корыч тимер сүзтезмәсеннән «тимер» сүзе киселеп калу һәм төп мәгънә беренче сүзгә күчү юлы белән ясалган.
Шул ук эллипсис юлы белән кәнә сүзе дә ясалган. Иң кызыгы, бу алынма сүз. Фарсы телендә кана «талпан, кандала» дигәнне белдерә. Хәзерге татар телендә исә кәнә – «кастор үләне, керчек уты». Бөҗәк белән үлән исеме ничек бер берсе белән бәйләнгән дисезме? Хәзерге кебек агулы матдәләр булмаган заманда корткычларга каршы төрле үләннәрдән файдаланганнар. Билгеле бер бөҗәккә каршы кулланылган үсемлекне шул бөҗәк исеме белән атау бик табигый, ягъни кандала үләне кандалага каршы, борча үләне борчага каршы эффектив чара булган(дыр инде). Менә безнең кәнә дә баштарак кәнә үләне булган булса кирәк, соңрак исә кәнәсе генә торып калган.
Гомумән алганда, татар телендә эллипсис юлы белән ясалган сүзләр болар белән генә чикләнми. Тик аларны ачыклау катлаулы тикшеренүләр таләп итә.
Ринат Сәфәров,
филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев