Нейрочелтәрләр татарча җырлар язарга өйрәнә, юлларда пилотсыз машиналар очрый, кешелек космик сәяхәтләр ясау бусагасында тора, кыскасы, киләчәк инде «килеп җитте».
Шуңа да карамастан, җир йөзендә кешелек белән бер вакытта барлыкка килгән авырулар әле һаман да килеп чыгып тора.
Узган айда Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, салат ашап ботулизм авыруы йоктырган кешеләр турында ишетми калмагансыздыр. Авыруның сәбәбе салатка салынган фасольнең дөрес шартларда сакланмавында ди белгечләр. Россиядә бу авырудан зыян күрүчеләр саны 200 гә якынлашкан.
Ботулизм – иң борынгы авыруларның берсе. Мәсәлән, IX гасырда яшәгән Византия императоры каннан ясалган казылык ашауны тыйган. Шул чорда ук чи ит ашау белән чир арасында бәйләнеш күргәннәр. Авыруның атамасы да латин теленнән «казылык» дип тәрҗемә ителә. 1793 елда Алманиядә 13 кеше колбаса ашап агуланганнан соң, ашаган ризыкның чир белән бәйлелеген дәлиллиләр һәм авыруга рәсми атама бирелә.
Ботулизмны әйләнә-тирәдә яши торган анаэроб (ягъни кислородсыз шартларда гына үрчи ала торган) бактерияләр китереп чыгара. Гадәттә бу бактерияләр кеше организмында үрчи алмый, әмма кислород булмаган тирәлектә, мәсәлән, фасоль салынган консерв банкасы эчендә, ботулотоксин дигән агулы аксым бүлеп чыгаралар. Ботулотоксин кеше организмына эләккәннән соң аны агулап, нерв импульсы таралуны тоткарлый башлый. Шуның аркасында бу авыру эләктергән кешенең агулану билгеләре белән беррәттән, күз күреме начарлана, мускуллар хәлсезленә, сулыш алу кыенлаша.
Бүгенге көндә ботулизмны канга антитоксин кертеп, ашказанын һәм эчәклекне юдырып, канны чистартып, авыр очракларда үпкәне ясалма вентиляцияләү ысулы белән дәвалыйлар. Ботулизм диагнозын иртәрәк тану һәм булдыра алганча тизрәк дәвалау зарур.
Авыруның дәвалау ысуллары булуына карамастан, үлем очраклары сирәк хәл түгел. Ботулотоксин дөньядагы иң агулы органик мәтдәләрнең берсе. Аның 1 граммы меңнәрчә кеше гомерен өзә ала.
Шунысы кызыклы: ботулизмны китереп чыгара торган токсинны кешелек медицинада һәм косметологиядә үз файдасына кулланырга өйрәнгән. Мәсәлән, җыерчыклардан котылу өчен туташлар һәм ханымнар яратып кулланган «ботокс» – шушы куркыныч агуның чистартылган һәм бик әз күләмдәге варианты инде.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, химик кораллар уйлап табу процессы туктатылгач, бу өлкәдә белемнәре булган галимнәр ботулотоксинның сыйфатлары турында мәкаләләр бастыра. Әлеге хезмәтләрне укып, офтальмолог Алан Скотт 1970 елда күз кылыйлыгын дәвалау ысулы уйлап таба. Ул пациентларының күз кабагына бик әз һәм чистартылган күләмдә ботулотоксин кертә. Мускуллар киеренкелеге белән бәйле спазм юкка чыга һәм кылый булып торган күз нормаль халәткә керә. Моннан кала пациентлар күз кырыенда булган җыерчыкларның юкка чыгуын күзәтә.
90 нчы елларда ботоксны косметик максатларда, ә соңрак хроник баш авыртуы, эчәклек һәм күз авыруларын дәвалау өчен куллана башлыйлар.
Ә бит элек кешеләр микроблар турында бөтенләй белмәгән. XVII гасырда Антони ван Левенгук беренче ике яклы лупа уйлап тапканнан соң, микробка охшаган организмнарны күзәткән. Бары тик 200 елдан соң гына француз галиме Луи Пастер авыруларның микроблар аркасында барлыкка килүе турында теория тәкъдим иткән. XIX гасыр урталарында венгр табибы Игнац Земмельвейс бала тапканда хатын-кызларның күпләп үлүен микроблар белән бәйләп, процедуралар алдыннан кулларны һәм инструментларны юарга кирәклеге турында әйткән. Аның тәкъдименә каршы төшүчеләр булса да, бераз вакыттан соң, бу һәрдаим практикага кертелгән.
Хәзер микроблар турында да, хәтта микроорганизмнарның үз авырулары булуы хакында да гыйлем бар. Микробларны чирләтә торган «бактериофаг»лар борынгы заманнардан безнең чорга килеп җиткән авыруларны дәваларга ярдәм итәчәк.
Чума, ваба (холера), түләмә (сибирская язва), тартышу авыруы (столбняк), туберкулез, корсак тифы, бруцеллез, сифилис, котыру авыруы, җил чәчәге, грипп, малярия, һ.б. – бу чирләрнең атамаларын ишетүгә генә дә тәннәр чымырдап китә. XIX гасырда – ваба, XX гасыр башында – «испанка» пандемиясе аркасында кешелеккә юкка чыгу куркынычы да янаган. Ә иң куркынычы булып XIV гасыр уртасында «кара үлем» дип аталган икенче чума пандемиясе санала. Ул чорда Ауропа халкының 50% диярлек кырылып беткән.
Кешелек кичергән авырулар тормышның барлык өлкәләренә дә тәэсир итә һәм бүген дә уяу булуны таләп итә. 2019 елда булган ковид эпидемиясе тормышка яңача карарга өйрәтте: онлайн кибетләр, китереп бирү, читтән торып уку һәм эшләү, нейрочелтәрләр алга китте. Ә авыруларны өйрәнү, чир вакытында алган мәгълүматны дөрес итеп куллану бик тиздән яңа ачышларга китерәчәк. Ничек парадокс яңгырамасын: безне үтерүче авырулар прогресска таба этәрә.
Әлеге язма КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты өлкән гыйльми хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Ләйлә Фәрваз кызы Миңнуллина ярдәмендә әзерләнде.
Нет комментариев