«Карале»нең алып баручысы Илгиз Шәкүров «27ләр клубы» турында сөйли.
Менә үзең уйлап кара әле: «27ләр клубы» дигәч, татарлардан иң беренче кем хәтереңә килә? Әйе-әйе, нәкъ үзе. Исемлекне Тукай ачып җибәрә – ул 27 яше тулырга 11 көн кала вафат булган. Аннары «Тукай яше» дигән феномен да бар бит әле бездә. Иҗат әһелләре бу яшькә җиткәч, үткән юлларына борылып карап үзләренә сорау бирә: Тукай яшенә җитеп, аның кадәр үк хезмәт итә алдыммы-юкмы?
Исемлектә чираттагы шәхес – 30 яшендә кинәт вафат булган Хөсәен Ямашев. Аны җирләү демократия идеяләре белән мавыккан алдынгы яшьләрне берләштерә. Галиәсгар Камал бу вакыйганы тарихта менә ни дип язып калдыра:
«Аның өстенә үзенең иптәшләре һәм дуслары тарафыннан тәкъдим ителгән чын чәчкәләр вә гөлләрне тезделәр. Җеназаны күтәреп чыктылар. Университет ишек алдында халык дәрьясы хәрәкәткә килде. […] Мәйданга барып җиткәнче озатучылар дәхи дә артты. […] Мәйданда […], һичшиксез, ике мең кадәр кеше бар иде».
27 ләр клубында, мөгаен, күпләр бөтенләй белмәгән тагын бер кызыклы шәхес бар. Татар яшьләре оештырган очрашуларда катнашкан Фәхри Әсгать тәхәллүсе белән язган егет турында сүз. Ул 1926 елның көзендә вафат була. Фәхри Әсгать 25 ел гына яшәгән. Вафатына ике ел калганда, ул «Үлем исереклегендә» дигән хикәя яза. Анда ул бер яшь егетнең университет клиникасында чахоткадан үлем көтеп ятуын тасвирлый. Бу персонаж – ул үзе. Аның сүзләре белән Фәхринең үз уйларын белә алабыз сыман.
«Иптәшләр, туганнар, бөтен дөнья халкы! Минем сезгә бер генә сорау бирәсем килә:
– Әйтегезче, зинһар, минем дөньяда торырга хакым юкмыни? Миңа бит әле бары 25 яшь кенә тулды...»
27 ләр клубында Фәрит Яруллин да бар. Ул 1943 елның 17 октябрендә Белоруссиянең Дубровина районы янында барган бәрелешләрдә һәлак була. 29 яшендә сугышта һәлак булмаса, Фәрит Яруллин татар музыкасына нинди өлеш керткән булыр иде икән? Кыска гына иҗаты белән дә ул үзенә мәңгелек һәйкәл куйган: «Шүрәле» балеты һәркемгә билгеле, ә ул үзе иң беренче Тукай премиясенә лаек дип табыла. Шунысы аянычлы: композитор үзе иҗат иткән көйгә куелган балетны күрми кала.
Исемлекне мәңге яшь шагыйрь Һади Такташ белән тәмамлыйбыз. Ул 30 яшендә авырып, вафат була. Үлеменең кинәт булуы аркасында, сәбәпләре хакында шунда ук имеш-мимешләр дә тарала – аны атып үтергәннәр, агулаганнар, дигән сүзләр дә йөри. Чынлыкта исә 21 ноябрьдә ул тимгелле тиф белән авырый башлый, авыруның үзәге ми шешүгә әйләнә. Ә 8 декабрь көнне иртәнге 6 сәгать 30 минутта Такташ үлеп тә китә. Хәзерге медицина булса, аны бик тиз аякка бастырыр иде, бәлки. Әмма…
Нет комментариев