Без ата-бабаларыбызга караганда күпкә әйбәтрәк яшибез: ризык мулдан, алдынгы медицина, фәнни һәм технологик прогресс...
Әмма замана уңайлыкларының икенче ягы бар. «Тиз тормыш», урбанизация, көн дәвамында бер урында утыра торган эш, бетмәс төкәнмәс мәгълүмат шаукымы, стресс – болар барысы да кешелеккә зур тәэсир ясый.
Табиблар әйтүенчә, соңгы ун-егерме елда бик күп авырулар яшәргән. Шуларның берсе – күпчелек халыкны куркыта торган онкология. КФУ ның фундаменталь медицина һәм биология институты фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Айгөл Вәлиуллинага онкологиягә кагылышлы 5 сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Нәрсә ул рак һәм нигә шулай атала?
«Рак» дигәндә 100дән артык төр авыру күздә тотыла, чөнки бу авыруның төрләре бик күп. Аларның барысын да уртак сыйфат берләштерә: күзәнәкләр аномаль рәвештә бүленеп арта. Рак авыруын беренчеләрдән булып безнең эрага кадәр 400 ел элек Гиппократ тасвирлый. Ул аны «карцинома» сүзе белән атый. Карцинома грек теленнән «краб» дип тәрҗемә ителә: бу атама авыруның органнарга краб шикелле кыскычлар белән ябышуын күз уңында тотып бирелә. Соңрак Рим табибы Цельс аны грек теленнән латинчага тәрҗемә итә. Ә латин телендә рак өчен дә, краб өчен дә бер үк сүз кулланыла. Шулай итеп, ул рус теленә «рак» буларак кереп кала.
Рак – иң борынгы авыруларның берсе. Кайбер галимнәр фикеренчә, кешелек эволюциясе үк нәкъ менә рак китереп чыгара торган генның «ватылуы» аркасында барлыкка килгән. Шул рәвешле бер күзәнәкле организмнар күп күзәнәклеләргә әверелгән дигән гипотеза бар.
Онкология ни өчен һәм ничек барлыкка килә?
Авыру барлыкка килүнең берничә факторы бар дип фаразлыйбыз: генетик үзенчәлекләр, тирә-якның физик яки химик тәэсире һәм кайбер вируслы инфекцияләр. Асылда онкология күзәнәкләрнең генетик материалы бозылуы белән бәйле. Күзәнәк ДНКсының кайсыдыр өлеше «ватыла» да, ул контрольсез рәвештә бүленә башлый. Күзәнәкнең тормыш циклы бозыла һәм ул үлемсез күзәнәккә әверелә.
Гомумән, ракны иң тиле лоторея дияргә булыр иде. Ул сау-сәламәт кешедә дә барлыкка килергә мөмкин. Хәмер эчү, тәмәке тарту һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бармау исә бу лотореядә «җиңү» мөмкинлекләрен бермә-бер арттыра. Шулай ук бүгенге көндә без ВПЧның (кеше папилломасы вирусы) ракка китерүен һәм пилори хеликобактериясенең шулай ук рак авыруы килеп чыгуга зур йогынты ясавын беләбез. Хәер, бүгенге көндә аларны илебездәге һәрбер дәүләт поликлиникасында тикшерә һәм дәвалый алабыз.
Үсемлекләрдә һәм хайваннарда рак буламы?
Онкология хайваннарда да, үсемлекләрдә дә очрый. Үсемлекләрдә аны Agrobacterium tumefaciens дип аталган бактерия барлыкка китерә, шунысы бар, авыру үтерми. Кукуруза, чөгендер, күпчелек гибридлы үсемлекләрдә рак булуы билгеле. Барлыкка килү сәбәпчеләре булып гөмбәләр һәм инфекцияләр санала. Үсемлекләрдә онкология метастазаларсыз (ягъни, тирә-якка таралмыйча) үрчи. 10 яшьтән өлкән хайваннарның яртысы онкология нәтиҗәсендә үлә. Тире, күкрәк, баш мие, лимфома һәм кан рагы кебек хайваннар арасында иң еш очрый торган төрләреннән кешеләрне дәвалаган кебек чаралар күрәләр.
Ә менә фил, кит, сукыр тычкан һәм ярканат бу зәхмәт белән чирләми.
Рак белән авырмас өчен нишләргә?
Кызганыч, әлегә медицина онкологияне булдырмауның бернинди нәтиҗәле ысулын да белми. Әмма сәламәт туклану, дөрес тормыш рәвеше алып бару һәм даими табибка күренү рактан сакланырга яисә башлангыч чорында ук белеп калырга күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итә.
Безнең илдә рак белән авыручылар саны елына 300 000 кешегә җитә. Шуларның 54 проценты – ир-атлар, 46 сы – хатын кызлар. Онкологиядән курку канцерофобия дип атала. Шунысы аяныч: әлеге курку үзе үк рак китереп чыгарырга мөмкин ди белгечләр. Стресс адреналин, норадреналинның артуына китереп, әлеге гормоннар шешләрнең үсүенә уңай шартлар тудыра.
Соңгы елларда онкология өлкәсендә нинди ачышлар ясалган? Без ракны җиңә алырбызмы?
Чирнең вакытында ачыкланмавы, күп очракта симптомнар күзәтелмәве һәм катлаулы дәвалануы аркасында, онкология үлемгә китергән сәбәпләр буенча икенче урында. Медицина ракны хирургия ысулы, нурланыш һәм химия терапиясе ярдәмендә дәвалый. Бүгенге көндә боларга өстәп, адаптив иммунотерапия, ягъни иммунитетны стимуллаштыру ысуллары, генетик модификацияләнгән лимфоцитлар ярдәмендә дәвалау да кулланыла.
Тагын бер ысул – ракка каршы вакцина булдыру. Вакцина пациентның үз каныннан әзерләнә һәм кайбер төр онкологияне дәваларга яки булдырмаска ярдәм итә алачак дигән фикер бар.
Онкологияне җиңәргә нейрочелтәрләр булышыр дигән өмет тә яши. Ясалма фәһем теориядә күп компонентларны сынап карый ала һәм аның эзләнүләр тизлеге безнекенә караганда күпкә тизрәк. Шуңа күрә бәлки тиздән кешелек иң борынгы һәм иң куркыныч авыруларның берсе булган ракны, ниһаять, дәваларга өйрәнер.
Нет комментариев