Әлмәт һәртөрле сәнгатьчеләрне һәм мәдәният сөючеләрне үзенә тартып тора.
Бүген анда бик шәп театрлар, интерактив музыка уен кораллары музее, үсмерләр паркы, Каракүз фестивале, Аркадаш фестивале, тагын әллә нәрсәләр бар! Әлмәткә барып кайтырга күптән түгел генә тагын бер шәп сәбәп барлыкка килде – анда өр-яңа китапханә ачылды! Татарстанда яңа, якты, чиста һәм шәп китапханәләрне әледән-әле ачып торалар һәм халык – яшүсмерләр, студентлар анда ябырылып йөри, чөнки бүген китапханә – уку урыны гына түгел.
Яңа китапханә «Комсомольский» мәдәният үзәгендә, Совет урамы, 171а адресы буенча урнашкан. Аны конструктивизм стиленнән һәм зур тәрәзәләреннән танырсыз.
Бина эчендә каһвәханә һәм балалар зонасы бар, ә эчтә китап, тынычлык һәм илһам исе бөркелә.
Китапханәдә 2000 гә якын китап бар. Анда иске китаплар юк диярлек. Әмма өр-яңалары җитәрлек – матур әдәбияттан тыш, фәнни-популяр, туган якны өйрәнү әдәбияты һәм бик күп үсмерләр һәм балалар әдәбияты бар.
Укучыларның иң еш ала торган китаплары менә болар:
Митя Мозговойның «Архитектура памяти. Заброшенные церкви Татарстана» китабы, 12+
Китап «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән, «Артист. Режиссёр. Театр» нәшриятендә бастырылган. Китапта Татарстандагы иске чиркәүләр һәм башка үзенчәлекле биналарның язмышлары тасвирланган. Китапның фотографы хәтта ярым җимерек храмнарның матурлыгын да күрсәтә белгән. Китапны укыганда үзең өчен ачыш ясыйсың, яңа бер таныш булмаган дөньяга чумасың. Чиркәүләрне барып карыйсы килә. Китап архитектура, тарих, туризм белән кызыксынучыларга ошаячак. Бәясе сатуда 2 мең сум чамасы, китапханәдә аны бушлай алып укырга була.
Китапханә киштәләрендә матур әдәбият әсәрләреннән соңгы елларда бестселлер булган китаплар да урын алган.
Фредрик Бакманның «Вторая жизнь Уве» әсәре, 16+
Әгәр дә мыгырданып йөрү сәнгать булса, Уве иң шәп драма һәм шул ук вакытта иң шәп комедия өчен «Оскар» алган булыр иде. Бакманның әсәрен укыганда елыйсың да, көләсең дә. Бу китап иң кырыс һәм тупасларның каты энәле тышы астында самими һәм йомшак йөрәк барлыгы турында. Тормышның тиз агымыннан арыган кешеләргә ошаячак.
Татар китап нәшрияты яңадан чыгарган «Татар җырлары» китабы, 0+
Татарның җан өчен плейлисты. Китапның битләре вакыт машинасы кебек – әбиең белән бергә тыңлаган җырлар үткәннәргә илтә. Әйе, бу җырларның күбесе интернетта бар, әмма кәгазьдә сүзләргә ниндидер башка мәгънә, аерым төрле сагыш һәм моң иңә.
Стэнли Туччи «Вкус. Кулинарные мемуары», 16+
Кулинария дигәч, азык-төлек пешерү күз алдына килә икән, бу китапны алып карарга кирәк. Бу китап – бер чеметем юмор һәм берничә уч тормышчан хикәяләр салынган бәхет рецепты. Әсәрнең авторы тәмле тел белән кухня турында гына түгел, тормыш турында да сөйләп бирә. Гурманнар өчен киңәш ителә.
Яңа китапханә турында артык күп язып торасы да юк, иң яхшысы аны үзеңә барып күрү. Әлмәт китапханәсенә эләксәң:
- Әле генә типографиядән төшкән өр-яңа китапны ачып, буяу исен той;
- Шәһәр ритмыннан ял итеп ал;
- Зур китап киштәсе янында акыллы кыяфәт белән фотога төш;
- Берәр китап сюжетына чумып, кич җиткәнен сизми кал; Киләсе укучыга эләксен өчен, китап эчендә берәр кызыклы записка калдыр;
- Китапханәгә кызыклы чара идеяләре белән кил һәм аларны чынга ашырып кара;
- Коворкинг зонасында эшләп арыгач, китап укып ял ит.
Язма АНО ДПО «Академия цифрового творчества» проектлары җитәкчесе Мәүлиева Миләүшә Минзәет кызы ярдәме белән әзерләнде.
Фотолар авторы: Артём Зайцев
Нет комментариев