яки ни өчен Кристофер Нолан фәнни фильмнар авторы түгел, ә олы фәлсәфәче?
О: Без кайчандыр бөтен дөньяны юкка чыгарачак, үрелеп бара торган реакция булдырмакчы идек. Хәтерлисеңме?
Э: Бик яхшы хәтерлим. Шуннан?
О: Миңа калса, без булдырдык.
Галәм чиксез хаос һәм шул ук вакытта катгый законнарга буйсына торган тәртипкә корылган. Кайдадыр һәрвакыт «шартлау»лар булып, кечкенә дөньялар җимерелә, тәртипсезлек барлыкка килә, алар урынына яңалары туып тора. Тынычлык, бушлык һәрчак нәрсә беләндер тула, ишелеп чыга, ертыла, янә бушый һәм шулай өзлексез дәвам итә. Тик – так, ак – кара, көн – төн, сулыш алу – сулыш чыгару.
Безнең тормыштагы барлык процесслар спираль формасында, хәтта Җиһан үзе дә. Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса диләр аны. Нәрсәдер килә, нәрсәдер китә. Ә нәрсәдер кала.
Шул спиральдә әйләнүен дәвам итә, ычкынмый, әмма үз формасын яңарта, трансформацияләнә, асылында шул ук кала бирә.
Мин еш кына кешеләр арасында туган тартылу көченең (ә бөтендөнья тартылу законы – иң киң таралган законнарның берсе) кайдан килеп чыгуы турында уйланам. Беркайчан да (физика күзлегеннән, әлбәттә) бер берсенә якынаю мөмкинлеге булмаган ике җан иясе бер берсен ничек танып белә дә, ничек кавыша икән? Башыма Хәния апа Фәрхи җырыннан юллар килә:
Буең бер булулар түгел, Уең бер булу кирәк..
Әйе, фикердәшлек – бик зур триггер. Әмма һәр мөнәсәбәт иртәме-соңмы үз «әйләнәсен сыза» башлый. Ике кеше арасындагы тарих миңа спиральне хәтерләтә. Сез бер әйләнеш ясыйсыз, яңарасыз, үзгәрәсез, картаясыз... Миллионынчы әйләнешкә җитәсез. Әмма күчәрләрегездән ычкынмыйсыз, бергә кала бирәсез (Кояш һәм Җир кебек түгелмени?) Монда мөһим нәрсәләрнең берсе – «зур шартлау»дан соң бер-береңне җибәрмәүдер, киресенчә, яңарып, икенче левелга чыгып ярату, кабул итү һәм... киләсе шартлауга әзерләнү. Мин шуңа да конфликттан курыккан кешеләрне аңламыйм. Уңайлы булуның мәгънәсе бит очлы почмакларны ую түгел. Үз җаныңа тиң кешеләр сиңа киресенчә, тешле, тырнаклы, назлы, көчсез – нинди булырга теләсәң, шундый булырга рөхсәт итәчәкләр. Зур шартлауларыңнан курыкмаячаклар.
«Мин сине икенче гомеремдә дә эзләп табачакмын», – диләр. Романтика, әлбәттә. Ә мин үз үземнән сорыйм: каян килеп чыккан бу сүз? Тамырлары каян? Киләсе тормыш җитсен өчен физик үлү мәҗбүриме? Бәлки без үз гасырыбызда әллә ничә тапкыр туып, әллә ничә кат җан бирәбездер? Һәм шул юклыкта да, шул Галәм тәртипсезлегендә бер-бер артлы шул ук кешеләрне яңадан югалтабыз, әмма тагын табабыз, күрәбез, таныйбыздыр?
Спиральнең формасы фракталларныкы кебек үк үз-үзен кабатлый. Монда аның гүзәллеге дә, хәтәре дә яшеренгән.
Әгәр кешенең дә тормыш цикллары үз-үзен кабатлап барса, без нәрсәне үзгәртергә сәләтле? Яки инде бу хәрәкәткә китерелгән механизмны туктатырлык та, сценарийны алмаштырырлык та түгелме?
«Действие ядерного оружия основано на использовании энергии ... высвобождающейся в результате неуправляемой цепной реакции», – ди Википедия.
Менә монда мин «атом бомбасы» һәм «язмыш» төшенчәләренең нинди якын икәнен күрәм. Миңа калса, атом бомбасы – «язылган язмыш» – мәктүп билгеләмәсенең, үткәннең, хәзергенең һәм киләчәкнең аерым яши алмавын дәлилли торган мисалларның берсе. Бер очкыннан туктатып булмаслык реакция башлана: үткән хәзергене булдыра, хәзерге киләчәкнең сәбәбенә әверелә. Әмма барысы да безнең тормыштагыдан күпкә тизрәк бара.
«Мин һаман да синдә яшьлегемдә гашыйк булган малайны/кызны күрәм», – диләр утыз, кырык, илле ел бергә торган парлар. Бу да дәлил: вакыт агымы һәм аның объектив тизлеге бар да, юк та. Ә вакытсызлыкның барлыгын дәлилләүче типик диалогның күпләрегез белән булганы бардыр дип уйлыйм:
– Сәлам. Нинди яңалыклар бар?
– Сәлам. Белмим. Без күрешмәгән арада мин башка кешегә әверелдем, аның каравы, үзгәрмәдем дә кебек инде. Менә яңа телефон алдым. Шул яңалык.
Язмышлардан узмыш юк, диләр. Шулаймы? Бу җир шарының үлүе, бетүе алдан ук билгелеме? Эчемдәге үзгәрми торган беренче очкын алып барамы мине бу юллар буенча? Кисәтә, гашыйк итә, кулга каләм тоттырамы? Кая илтә ул мине? Нинди зур шартлаулар көтә мине алда? Һәм алар нәрсә тудырыр өчен кирәк?
Мин бу сорауларга җавап бирә алмыйм. Әмма мин төгәл беләм: Шалтай-болтай коймада мәңге утырып тора алмаячак, егылып төшәчәк, вак кисәкләргә таралачак. Энтропия үзенекен итәчәк – кире үз урынына кайтыр өчен. Роберт Оппенгеймер әйткәндәй, «the process has already started» .
Рузалия Шакирова
Нет комментариев