«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Азнакай районы: коворкинглы, бассейнлы һәм Чатыр таул

Бүген сезгә Азнакай яшьләре өчен булдырылган мөмкинлекләр, ат спорт мәктәбе, ачык һавада бассейн һәм даны еракларга танылган Чатыр тау турында сөйләрбез.

«АКТҮБӘ» АТ СПОРТЫ МӘКТӘБЕ

Актүбә – Азнакай районындагы шәһәр тибындагы бистә. Монда «Актүбә» ат спорты мәктәбе эшләп килә. Ул районның экологик чиста урынында, зур юллардан һәм җитештерү предприятиеләреннән ераграк җирдә урнашкан. Шунда ук искиткеч спорт базасы булдырылган – анда уку корпусы эшли. Ат спорты мәктәбе территориясендә ябык манеж һәм ачык күнегүләр мәйданчыгы бар. Мәктәптә классик спорт төрләре һәм иппотерапия белән шөгыльләнергә мөмкин.

Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәресләр дә уздырыла. Адаптив ат җигеп йөрү (иппотерапия) аутизм, ДЦП, сколиоз һәм башка күп кенә авыруларны реабилитацияләгәндә ярдәм итә. Мәктәп көненә 30 кеше кабул итә.

АЧЫК ҺАВАДА БАССЕЙН

Азнакайның иң уникаль урыны – ачык һавада бассейн. Суның тирәнлеге – 1,7 метр тәшкил итә. Биредә җәйге сезон вакытында кеше өзелми – бассейн халык белән тула.

«ТАУ» ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ

Азнакай районында яшьләр өчен иң мөһим урыннарның берсе – «Тау» яшьләр үзәге. Капиталь төзекләндерүдән соң ачылган әлеге үзәк мәйданы буенча 1,2 мең квадрат метрга кадәр киңәйгән. Биредә районның актив кешеләре, ягъни авылда калган яшьләр, студентлар, яшь әниләр, иҗади коллективлар өчен уңайлыклар булдырылган. Шулай ук үзәктә төрле форматтагы чаралар үткәрергә, фильм карарга, балалар өчен бәйрәм оештырырга мөмкин.

Яшьләрне кызыксындырган тагын бер нәрсә – «Тау»да тавыш яздыру студиясе һәм зур булмаган лекторий бүлмәсе бар. Моңа кадәр андый студия булмаган, шуңа күрә вокал һәм музыка уен коралында шөгыльләнүче яшьләр төркеме кызыксыну белдергән.

Медиаүзәктә алга таба социаль челтәрләр өчен съемкалар, контент ясау, шулай ук журналист эшчәнлеге курслары булыр дип көтелә. Каһвә яратучылар әлеге үзәктә урнашкан кафетерийда сыйлана ала: кафеда даими рәвештә фастфуд, камыр ризыклары сатылачак. Кафе белән янәшәдә төрле тренинглар һәм эшлекле очрашулар өчен коворкинг та бар.

Киберзалда исә киберспорт буенча турнирлар, компьютер программаларын өйрәнү юнәлешендә онлайн-курслар үткәрелә.

ЧАТЫР ТАУ

Азнакайга кадәр килеп, Чатыр тауга менмәсәгез, сезнең сәфәрегез уңышсыз булган дигән сүз. Татарстанның иң биек ноктасын һәркем күрергә тиеш! Аның биеклеге – диңгез өслегеннән 321,7 метр. Халык ышануларына караганда, тау эчендә магнит-патша яшеренгән, ә аннан бәреп чыккан чыганаклар шифалы һәм изге санала. Тау битендә Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган үсемлекләр үсә. Шулай ук Чатыр тауда Татарстандагы иң зур байбаклар колониясе яши. Аларның саны 7000 нән артык. Әлеге урын туристлар һәм спортчылар арасында популяр. Чатыр тау өстендәге күктә дельтапланчылар һәм парапланчылар оча.

АВЫЛДА КАЛГАН БЛОГЕР

Азнакайга кадәр килгәнбез икән, Татарстанның иң беренче блогерларының берсе – Резеда Миннегулова гаиләсенә кунакка кереп чыкмый булдыра алмыйбыз. Резеда хәзерге көндә гаиләсе белән Бүләк авылында яши. «Яшьләр шәһәргә ашкынган чорда алар ни өчен авылда калырга булды икән?» – дип сорарсыз. Бу хакта үзе белән сөйләштек.

– Мин шушы авыл урамнарында уйнап үстем: мондагы һәр кешене, урам-тыкрыкны, басу-үләненә кадәр яттан беләм. Безнең гаиләдә матур традицияләр дә саклана. Мәсәлән, көтү көткәндә балалар, абый-сеңелләр белән җыйнаулашып көтүгә төшеп ашыйбыз. Көтүне гадәттә әтиләр көтә, ә калганнар өй эшләрен карый, – ди Резеда.

– Без әтидән куркып кына торабыз, ул өйдә булганда социаль челтәрләргә керү, телефонда утыру дигән нәрсә юк. Әни һәрбер башлаган эшебездә безгә ярдәм итә. Ә инде социаль челтәрләр миңа Татарстан буенча шәп дуслар табу, үземне таныту һәм зур күләмдә акча эшләү өчен мәйданчык булып тора.

– Ни өчен авылда калырга булдың?

– Ирем белән авылда туып үссәк тә, башта шәһәрдә торасы килде. Шулай итеп фатир алдык – күчендек. «Җир тарта» дигән сүзне ишетеп белсәк тә, мәгънәсен авылдан киткәч кенә аңлый башладык. Урамга чыгып, бакчадан үз алмабызны өзеп ашыйсы килде, өстәвенә чүп утау да сагындырды... Шулай итеп, авылга күчендек.

– Нинди өстен якларын күрәсең соң?

– Авыл – ул иркенлек, саф һава, табигать һәм күңел тынычлыгы.

– Синеңчә, авыллар бетмәсен өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

– Авыл шәһәргә якынрак булса, яшьләргә дә уңайлырак булыр иде, минемчә. Аннары авылларда яшәү өчен мөмкинлекләр булдырырга кирәк: мәктәп, балалар бакчаларын бетерү – авыл киләчәге өчен фаҗига. Киресенчә, төзекләндереп, яңартып торырга кирәк. Шулай ук иң мөһим нәрсәләрнең берсе – эш урыннары булдыру. Шул вакытта авылларны саклап калу мөмкинлеге артачак.

Рәфидә Галимҗанова,
Лилия Кадыйрова

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое