Яз башында ES Gallery Татарстандагы беренче театраль-рәсем лабораториясе кысаларында тормышка ашырылган «Вижу театр» күргәзмәсен тәкъдим иткән иде.
Бу лаборатория – ES Gallery белән «Живой город» фонды «Демидов Утары» театраль резиденциясенең коллаборациясе. Опен-колл ярдәмендә сайлап алынган 8 җиңүче-рәссам бер ай эчендә Утардагы спектакльләрне караган һәм шулар белән илһамланып, 2 атна эчендә 25 әсәр иҗат иткән. Без бу уникаль күргәзмәнең катнашучылары һәм кураторлары белән сөйләшеп алырга булдык.
Элина Сафарова, ES Gallery нигез салучысы һәм кураторы:
«Галерея ачылышыннан ук без яшь рәссамнарга булышлык күрсәтәбез, бу безнең миссиянең бер өлеше. Шуңа театрдагы хезмәттәшләрбез уртак лаборатория тәкъдим иткәч, без бик теләп ризалаштык.
Тамашачы театрдан да, күргәзмәдән дә ниндидер хис-кичерешләр белән чыга. Без бу ике юнәлешне берләштердек һәм уникаль тәҗрибә барлыкка килде. Үз үрнәгебез белән башкаларны да яңа коллаборацияләргә илһамландырырга телибез».
Альбина Закируллина, ES Gallery директоры һәм кураторы:
«Безнең өчен рәссамнарга иркен иҗат мохите тудыру мөһим иде. Аларның моңарчы иҗат итмәгән юнәлешләрдә эшләп карау омтылышларын аеруча хупладык. Аерым рәссамнар өчен бу күргәзмә – дебют, иҗат юлында ныклы тәүге адым. Яшь иҗатчылар еш кына үзенә кемнеңдер юнәлеш бирүен көтә – гәрчә нәрсә ничек эшләргә теләүләрен алар инде күңелләре белән яхшы тоемлыйлар. Куратор буларак мин аларга үз идеяләренә ышанырга ярдәм итәм».
Алсу Вәлиуллина, рәссам, REACTOR резиденты:
«Лабораторияләрдә катнашырга яратам – иҗади шәхесләр белән танышу, тәҗрибә алмашу мохите ул. «Вижу театр» лабораториясендә исә мин үзем өчен яңа формат ачтым – спектакльне рәсем сәнгатенә күчереп карадым.
Бер эшем «Память и узоры» дип атала, мин аны тукымалар белән ясадым. Ул аерым бер әсәр турында түгел – мин анда төрле спектакльләрдәге һәм Утар интерьерындагы фрагментларны берләштердем. «За синей границей» спектакле мине «Гладь» график диптихына илһамландырды. Карандашның кабатланып килә торган горизонталь хәрәкәтләре йөзүченең километр арты километр суны ерып баруын хәтерләтә.
Үз иҗатымны хисле дип атар идем – эшләремә карата аудиториядән иң рәхәт кайтаваз бу. Мин бик еш тукымалар белән эшлим, иҗатымда табигый (чәчәк, үләннәр) һәм гади, аңлаешлы материаллар (карандаш) кулланам.
Иң яраткан сәнгать әһелләре турында уйлаганда, хәтеремә иң беренче Йоко Оно перформанслары һәм Тео Янсенның кинетик скульптуралары килә».
Анастасия К., рәссам, REACTOR резиденты, БИЗОN заманча сәнгать галереясендә эшли:
«Бу лабораториядән мин ким дигәндә 3 яңа иҗат әсәре алып китәм. Һәм, әлбәттә, театр белән рәсем сәнгатен берләштергән уникаль проектта катнашу мөмкинлеге иде бу. Спектакльләрне карау барышында ук башымда конкрет картина туа башлады – шулай «10», «Сережа» һәм «monohrome» барлыкка килде. Әлегә үзем өчен конкрет иҗат стиле таптым дип кистереп әйтә алмыйм.
Хәзер мин төрле материаллар белән экспериментлар ясыйм, техникасы ягыннан төрле абстракт сурәтләр яратам, күптән түгел үземне перформанс сәнгатендә сынап карадым.
Хәзергә төп эш юнәлешем – абстракт сәнгать. Мине XX гасыр рәссамнары илһамландыра – Ив Кляйн, Сай Твомбли, Пьеро Мандзони һәм тагын бик күп иҗатчылар...»
KАRTON, Рәссам:
«Пушкин турында спектакльне караганда ук үзем өчен аның нинди өлешләрдән торуын билгеләдем. Төп каһарманның тормыш юлы белән хикәяләүдә төгәл структура күрдем – аны декорацияләрдә күрсәтеп карыйсы килде. Рәссам буларак иҗатымда төрле период һәм шуңа бәйле үз алдыма куелган төрле бурычлар бар иде.
Хәзер иҗатымда миңа альтернатив уен пространстволары уйлап табу кызык. Уен теорияләре, балалар психологиясе, совет уен мәйданчыклары дизайны белән кызыксынам. Миңа катлаулы эшләнгән иҗат – авторның берьюлы күп аспектларны исәпкә алып эшләве ошый. Хәзер, мәсәлән, Луи Де Фюнесның мимикасы һәм юмористик алымнарына сокланам.
Александр Татарский һәм аның колобоклары ошый – анимациясе аеруча игътибарга лаек. Шулай ук Билли Айлишның 2024 елгы альбомы төгәл, катлаулы һәм матур иҗат үрнәге буларак сокландыра».
Юлия Корбут, Рәссам, музей өлкәсендә эшли, REACTOR резиденты:
«Юридик факультетны тәмамлагач, мин «музейның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге» юнәлешендә белем алдым, сәнгать училищесында укыдым. Бу проектта катнашу рәссамның тикшеренү мәйданын киңәйтү, театр һәм галереяне синтезлаштыру мөмкинлеге бирде. Мин аерым бер спектакльне сайлый алмадым – күргәзмәдәге эшләремдә һәр алты спектакльдән фрагментлар бар.
Хәзер исә мин инсталляцияләр белән эшлим. Арт-объектлар ясаганда кулланучылык җәмгыяте проблемаларына мөрәҗәгать итәм, аларга әхлакый чикләүләр призмасы аша карыйм. Кино сәнгатен бик яратам. Иң яраткан режиссёрым – арт-хаус жанрында эшләүче Гаспар Ноэ.
Сүз уңаеннан, «О грехах, а не о трагедиях» исемле эшем Panic! at the Disco музыкаль төркеменең бер җыр исеме белән охшаш. Мин үсмер чакта популяр иде ул. Хәзер инде аларны тыңламыйм, әмма «трагедия» турындагы ул клипны яхшы хәтерлим».
Аделина Абдуллина, Рәссам, «СМЕНА» заманча сәнгать үзәгендә эшли:
«Бу күргәзмәдә мин бик күп кешеләр белән таныштым һәм үзенә күрә бер танылу алдым – иҗат кешесе өчен бу бик мөһим. Лаборатория барышында театрга эшкә йөргән кебек йөрдек – бу да яңа тәҗрибә. Спектакльләрне карагач, 15кә якын идея барлыкка килде. Әмма дедлайннар булгач, сайларга туры килде.
Ахыр чиктә, башыма иң беренче килгәннәрен тормышка ашырдым – нәкъ алар иң ихласы булып чыкты. Гомумән, минем иҗатым ихласлык турында: кешеләрнең күңел кылларына кагылырга, гади әйберләрнең матурлыгын күрсәтергә яратам. Минем иҗатым – туктап уйланыр, ләззәтләнер өчен бер пауза. Миңа Herzog & de Meuron, Coop Himmelb(l) au, MVRDV һәм башка танылган архитектура бюроларының эшләре ошый.
Аларда кыюлык, зәвык һәм шул ук вакытта гадилек бар. Шулай ук япон һәм корея сәнгатьчеләрен яратам – аларның иҗатында нәзәкатьлелек һәм даһилек яши».
Диёра Толипова, Рәссам, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында эшли:
«Бу лаборатория – театр белән үзенчәлекле мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе иде. Театр болай да әйтеп бетергесез зур илһам чыганагы ул, ә лаборатория кысаларында безгә иҗат ирке бирделәр. Спектакльләр генә түгел, Утарның үзен өйрәнү дә бик кызыклы иде. Лаборатория биргән хис-кичерешләр күңелемдә озак сакланыр сыман.
«Расщепление» исемле эшемдә мин Утардагы истәлекләремне тупладым. Ул кеше хәтеренең камил түгеллеге турында – башка берәүнең уй өземтәләрендә без үзебезне таба алабыз. Буталчыклыктан гадилек һәм чисталыкка таба сәяхәт турында ул. Икенче эшем «Бар Хемингуэй» спектакле белән илһамланылды. Аны мин спектакльдәге монолог, диалогларны кулланып иҗат иттем. Үз иҗатымда кешенең хисси тәҗрибәсе, үз юлыңны, табу, шәхси һәм коллектив бәйләнеш темаларын ачам.
Соңгы арада зур кызыксыну белән Хильда аф Климт иҗатын өйрәнәм. Андагы мистицизм гаҗәпкә калдыра. Икенче зур мәхәббәтем – Виктор Гюго. Әйтерсең сүзләр белән картиналар ясый ул».
Юлия Фадеева, Рәссам, архитектор:
«Мин «Бар Хемингуэй» һәм «За синей границей» спектакльләренә нигезләнеп ике картина иҗат иттем. Беренчесенең эксцентрика, энергетикасын яратсам, икенчесенең визуаль ягы, яктылык, костюмнары ошады.
Лабораториядә яңа танышулар булдырдым, эшләремне тамашачыга тәкъдим итү һәм сатып карау мөмкинлеге алдым. Мин иҗатымда кеше җаны, аның хисләре, холкы белән эшлим. Картиналар үз каһарманы турында бик күп нәрсә әйтә ала: аның кәефе, торган җире, һөнәре, хыяллары, нинди социаль катламнан булуы һәм башкалар... Үз иҗатымда кеше психологиясен өйрәнәм, тормышыбызны аңлырак, җиңелрәк итәргә булыша ул.
Рәсемнәремнең каһарманнары – үз хыяллары, борчулары, уйлары белән уратып алынган кешеләр. Миңа Маша Янковская иҗаты ошый. Аның үзен һәм үзе турында язу кыюлыгы сокландыра. Ул рәсемнәрендә хатын-кыз һәм ир-атның асылын, аларның үзара бәйләнешен сурәтли».
Регина Рокитянская, Аудиорәссам, музыкаль үсеш укытучысы, медитацияләр оештыручы:
«Лабораториядә мин аудиорәссам һәм медитацияләр алып баручысы тәҗрибәләремне берләштердем. Тавышымны үземнән читтә «куеп калдыру» кызыклы булды. «Сережа» спектакле миңа һәр караган саен яңа тәҗрибә бүләк итә. Кайчак аны караганда мин үзем дә биим, кайчак тамашачыларны күзәтәм.
Тавышларның кешегә тәэсирен күзәтү ошый. Мин консерваториядә домра классын тәмамладым һәм шактый озак вакыт ниндидер камил яңгырашка омтылдым, әйләнә-тирәдәге башка тавышларга игътибарсыз идем. Хәзер исә мин аерым мизгелдәге тавышларның тулы спектрын өйрәнә алам. Безнең әйләнә-тирәбездә бик зур хәзинә яңгырый, әмма без аны колакчыннар белән томаларга ияләнгән.
Тавышларга игътибар итә башлагач, үзең турында күп нәрсәләр беләсең. Нигә мин хәзер тизрәк атлыйм? Нинди тавышлар миндә каз тәннәре чыгара? Ә кайсы тавышлар мине як-ягыма каранырга мәҗбүр итә? Башка иҗатчылардан Полина Оливерос һәм аның перформатив йөрүләре, Рэймонд Мюррей Шафер һәм аның «колакны чистарту» күнегүләре илһамландыра. Алар әйләнә-тирәдәге тавышларның безгә булган тәэсирен ача».
Фотолар геройларның шәхси архивыннан
Нет комментариев