«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

«Эшең үзеңә ошарга тиеш»: Сарман яшьләре ничек акча эшли?

Бу санда данлыклы Сарман районына юл тотарбыз.

Моңарчы кызыклы урыннарны барлаган булсак, бу юлы Сарманның алдынгы яшьләре белән таныштырырбыз.

«Тәвәккәллек кирәк»

Беренче героебыз – Алсу Камалова. Ул Сарман районы Рангазар авылында туып үскән. Аңа 27 яшь. Бүгенге көндә экологик яктан чиста һәм зарарсыз табак-савыт, кер юу чаралары ясау белән шөгыльләнә. Белеме буенча – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Ләкин үзен шул юнәлештә тапмагач, декрет ялында, ЭКО-продукция ясау белән кызыксына башлый – махсус курсларга языла. Нәкъ менә әлеге курсны узган вакытта күңеленә хуш килгән шөгыль белән таныша да инде. Туганнары бу эшен баштарак аңлап бетермәсә дә , Алсу үзенекен исбатлый – хәзер инде аның даими заказ ясаучылары, уңай бәя бирүчеләре бар. Үзе җитештергән товарлар белән Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә хәләл-маркетларда катнашкан.

– Кешеләрдә шундый стереотип бар: экологик яктан зарарсыз чаралар киемнәрне дә , табак-савытны да чистартмый дип уйлыйлар, янәсе, көчсез. Мин кызыксына башлагач, моның дөрес түгеллегенә инандым, – ди Алсу.

– Районда яшәп тә акча эшләп була. Безне укыткан остаз мине башкаларга үрнәк итеп куя: «Сез нинди мөмкинлекләр булган зур шәһәрләрдә яшәп тә , алга таба үсәргә куркасыз. Менә Алсу Сарманда яши – гел хәрәкәттә», – ди.

– Үз эшеңне башларга тәвәккәллек кирәк. Башта авыр булачак, әмма күңелгә якын булган эштә көч табыла ул.

«Авылда ял базасы ачарга хыялланам»

Сарманда авыл хуҗалыгы дип янып-көеп яшәүче яшьләр дә бар. Мәсәлән, 27 яшьлек Максим Андров – Ләке авылында крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы. Башта Чаллыда автомеханикка укый, аннары Ижауда авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый. Укыган чагында ук фермага эшкә керә. Шул көннән бирле үзен башка өлкәдә күрми ул, нәкъ менә хуҗалык эшен үз итә. Тормыш иптәше белән ике яшьлек ул үстерәләр. Хатыны авылга кайтып яшәргә бик ашкынмый әле. Бүгенге көндә Андровлар Чаллы шәһәрендә яшиләр. Максим сезон вакытында эшкә даими кайтып-китеп йөри.

– Фермада барлыгы 5-6 кеше эшли. Малларны электрон «көтүче көтә», ә аны тәүлек саен 2 егет алмашып саклап торалар. Икесе дә аена 15 көн эшләп, 20 мең хезмәт хакы ала, – дип сөйләде безгә Максим.

Яшь фермер киләчәктә авылда ял итү базасын булдырырга тели. Бу хыялын чынга ашыруын үзеннән бигрәк авылдашлары ныграк көтә.

«Яшьләрне авылга кайтарасы килә»

Сарманның нык ихтыярлы җитәкче кызларын барларга чираттагы авылга юл тоттык. Шуларның берсе – Зур Нөркәй авылында яшәүче Айгөл Мостафина быел апрель аеннан авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгән. Аңа 36 яшь. Чаллы пегагогика институтында белем алганнан соң, Сарманда балалар бакчасында 8 ел тәрбияче булып эшли. Авылга карата мәхәббәте кечкенәдән була аның: «Эх, менә моны үзгәртер идем…» – дип эченнән генә зур планнар да корып йөри. Һәм шул теләге фәрештәләрнең «амин» дигәненә туры килепме, зур вазифага билгеләнә.

– Мин әле бу эшкә өйрәнеп кенә киләм, аз вакыт узды бит – ниндидер нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә. Безнең авылда барлыгы 525 кеше яши. Яшьләр күбесенчә авылдан Чаллыга йөреп эшли. Ничек тә күбрәк кешене авылга кайтарасы килә , – ди Айгөл.

«Авылсыз яши алмыйм»

Рангазар авыл җирлегенең башлыгы Айназ Шәрипова 30 яшендә 578 кешелек авыл өчен җаваплылыкны үз «җилкәсенә» алган. Ул тумышы белән Сарманның Яңа Имән авылыннан. Минзәләнең авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, 2011 елда Рангазар егетенә кияүгә чыга. 2017 елда авыл советына сәркатип булып эшкә урнаша. Һәм инде 2020 елда җирлек башлыгы итеп билгелиләр. «Ни өчен авыл?» – дигән сорауга Айназ:

– Мин авылдан башка яши алмыйм, – дип җавап бирә.

– Без бистәдә фатирда яшәп карадык. Әмма мин авылга ашкындым. Берсендә ирем белән кайтып барганда: «Юлларны төзекләндерергә кирәк», – дип сөйләп киткән идем, ирем: «Менә авыл советы рәисе бул да, эшләрсең», – дип көлде. Ә бит юравы юш килде – менә авыл советында утырам (көлә). Юллар әйбәт хәзер, Аллаһка шөкер. Күперне төзекләндерү мәсьәләсен дә хәл итеп йөрибез, программага кертелер дип ышанам, – ди Айназ.

Шәриповлар бүгенге көндә үз йортлары белән Сарманда яши. «Көн саен 15 чакрым араны якын итеп эшкә йөрим», – ди яшь җитәкче.

«Безнең мәктәптән декретка гына китәләр»

Сарман районының Җәлил бистәсендә талантлы белгечләр барлыгын ишетеп белә идек. Шуларның берсе – икенче номерлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Альбина Гарипова. Аңа 30 яшь. Уку йортын тәмамлагач, 2015 елда бирегә укытырга кайткан физика һәм информатика укытучысы ул. Төрле мәктәпкә эшкә чакырсалар да, моннан беркая да китми. Бүгенге көндә әлеге дүрт катлы мәктәптә 732 укучы белем ала.

– Мин кечкенә вакытта ук өйрәтергә ярата идем, – дип сөйләп китте Альбина ханым.

– Гаиләбездә укытучылар юк, ә мин ничектер бу һөнәргә тартылдым. Һәм тамчы да үкенмим! Балалар белән физика дәресендә тәҗрибә үткәргәндә, аларга фокусчы булып күренү ошый. Гомумән, дәресләрдән энергия туплыйм, – ди ул.

Кызның төпле белгеч булуы өстенә оста оештыручы сәләтен дә күреп алалар һәм ул 2021 елда директор вазифасына билгеләнә, физика укытуын да дәвам итә.

– Директор җаваплылыгы йөкләнгәч, мәктәп башкача күренә башлый инде, эчке «кухня»сын, хуҗалык эшләрен өйрәнә башлыйсың. Мин шуны аңладым: канатың астында эшләүче коллектив сиңа чын-чынлап ышансын өчен, шактый эш башкарырга, хөрмәт яуларга кирәк, – дип саный ул.

– Безгә ел да яшь педагоглар килә. Тәҗрибәле мөгаллимнәребез дәресләренә кереп булыша, киңәшләр бирә. Әле берсенең дә үпкәләп киткәне юк. Кызлар китсәләр дә, декретка гына китә (көлә). Укытучы һөнәре беркайчан да модасын югалтмаячак.

«Эшең үзеңә ошарга тиеш»

Җәлилдә эшмәкәр яшьләр дә шактый. Мәсәлән, 34 яшьлек Румия һәм Руслан Сәхиповлар турында бистәнең һәр кешесе белә – аларның балалар өчен кием кибете бар. Ә бит сату эшен яшь гаилә кайчандыр урамда башлап җибәрә… Филологка укыган Румия белән юрист Руслан кавышып гомер итә башлагач, үзләренә якын булган уртак кәсеп юлын эзли башлыйлар. Икесе дә сәүдә эшенә тартылып, урамда киемнәр сатып карыйлар. Аннары базарда, Сабан туйларында эшлиләр. Үзләренең ноктасын булдыру өчен күп көч һәм акча таләп ителә. Кыенлыклар да булмый түгел, әлбәттә , «мондый товар бездә бар», дигән җавапны төрле җирдән ишетә алар. Иң мөһиме – тукталып калмыйлар, кредитка акча алып, үз сату нокталарын ачып җибәрәләр, якты, матур булсын дип ремонтлап та куялар. Шулай ук Сарманда да кибетләре бар.

– Көндәшләребез бар, билгеле, безнең кебекләрне Җәлилдә 4-5не очратып була. Әмма даими сатып алучыларыбыз җитәрлек. Аннары, безнең кибет уңайлы урында урнашкан – кеше күп йөри, – ди Руслан.

Яшьләр төрле чараларга спонсорлык ярдәмен дә күрсәтәләр. 24 июльдә кибетләре ачылган көндә , аниматорлар чакырып балаларга бәйрәм ясауны матур традициягә әйләндерәселәре килә. Сәхиповларның эшләре кибетләр белән генә чикләнми, бүгенге көндә Руслан стоматология клиникасын җитәкли:

– Улыбызның теше сызлап, дәваларга килгәч, шәфкать туташы миңа клиника ачарга киңәш иткән иде. Башта көлеп кенә кабул иттем. Мин аның өчен табиб булырга кирәк дип уйлый идем, белемем буенча мин бит – юрист. Озак уйлап тормадым, тәвәккәлләдем. Бүгенге көндә клиникада 5 кеше эшли. Сәхиповлар үз эшләре турында яратып һәм тәмләп сөйли: «Иң мөһиме – эш үзеңә ошарга тиеш, – ди алар.

– Кеше белән эшли белергә , ачык булырга кирәк. Клиентларны беркайчан да алдарга ярамый».

фото: Фирүзә Вәлиева

Теги:

Яшьләр Сарман
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое