Сезнең игътибарга Татарстан Республикасының атказанган артисты, журналист, чаралар алып баручысы Гөлназ Сафарова белән интервью тәкъдим итәбез.
- Гөлназ, сез еллар дәвамында берничә өлкәдә танылган кеше. Сез бит инде студент чагыгыздан башлап газета, радио, телевидение сфераларында эшләдегез. Сезнең эшегездә иң авыры нәрсә булды, исегездә калдымы һәм аны ничек чиштегез?
- Шуны әйтәсе килә, стресслы очраклар журналист эшчәнлегендә гел булып тора һәм алар булырга тиеш тә. Әлбәттә, план буенча эшләү, сорауларны әзерләү һәм эшләү яхшы, ләкин шул киеренке халәткә керү кешенең чынлыкта нинди икәнен күрсәтә. Ул ничек бар шулай уйлый, эшли башлый. Һәм кадрда моны күрү бик кызык, чөнки телевидение җанлы рәсем ярата. Текст та үзенең гадәттәге композицион төзелешеннән читкә китә. Журналист керткән кечкенә ремарка, очрак текстны җанландырып җибәрә. Шул исәптән радиода да. Стресслы очраклар булгалады инде ул: микрофон янмагды, компьютер катып калды…Әмма алар безне чыныктырды гына.
Әлбәттә, мин бу очракларны хәзер инде елмаеп искә алам. Газета, радио, телевидение арасыннан күбрәк стресска дучар иткән өлкә ул – радио булды. Минемчә, иң авыры һәм иң кызыгы да – радиожурналистика.
- Хәзерге вакытта блогерлык өлкәсе үсешенә бәйле журналистлар саны артты. Кыска видеолар төшереп, кызык мәгълүматлар җиткереп, һәрбер кеше үзен журналист дип атый ала. Сезнеңчә чын журналист нинди булырга тиеш?
- Журналист – бик көчле профессия. Журналистның карашы киң булырга тиеш. Мин, мәсәлән, чит ил әдәбиятын дүрт ел буенда томлап-томлап укып чыктым һәм хәзер дә бөтен әйберне сөйли алам. «Ә нәрсәгә ул журналистка?», – дип сораган кешегә минем ачуым чыга. Чөнки журналист ул йөз процентка бар өлкәдәге мәгълүматны белергә тиеш. Аның белем, IQ дәрәҗәсе югары булырга тиеш.
Чын журналист, минемчә, проблеманы ача торган, анализлый торган, кешегә дөньяви мәгълүматны җиткерә торган, ниндидер моментларда ябык һәм ярамаган темаларга тия белә торган кеше. Шуңа күрә, ул дөрес булырга, дөрес фикерләргә тиеш.
- Сез социаль челтәрләрне еш кулланасыз, шундагы хейтерларыгыз еллар дәвамында үзгәрдеме? Һәм үзегезнең аларга мөнәсәбәтегез нинди?
- Һәрбер кеше үзенең фикерен белдерергә хокуклы. Ләкин, мин гел әйтәм, аны ничек итеп белдерү зур роль уйный. Гомумән, мин радиога килеп кергәч тәнкыйть күп иде. Чөнки шул вакытта күңел ачу жанры бик алга китмәгән иде.
Хейтерларга килсәк, вакыт белән иске карашлы кешеләр ничектер төшеп калды, ә яңалыкны белә торган, аңлый торган кешеләр бары күбрәк булып чыкты. Кайсы өлкәне карасак та, дөньяда яхшы кешеләр күбрәк. Сине аңлаучылар, реаль бәя бирүчеләр синең үсешеңә юл ача, үз-үзеңә ышаныч өсти. Хейтерларга игътибар бирәбез, чөнки алар үз фикерләрен язалар, үзләрендә булган негативны тараталар. Аларны күрмәскә кирәк.
- Күптән түгел бер подксатта сез Рөстәм Нургалиевичның иң яраткан алып баручысы дигән фикер җиткерелде. Һәм моннан чыгып шундый сорау бирәсе килә, әгәр дә сез Рөстәм Нургалиевичка берәр нинди тәкъдим белән шалтыратсагыз, ул сезнең әлеге тәкъдимегезне кабул итер идеме?
- Белмим, минем шалтыратканым юк. Рөстәм Нургалиевич коммуникациягә ул ачык кеше, ул һәрвакыт халык тавышын ишетә, халык белән элемтәдә.
- Сез хәзерге вакытта нәрсә белән мәшгуль һәм кайда эшлисез? Барысына да берьюлы ничек өлгерәсез?
- Мин хәзер «Барс-Медиа» компаниясендә эшлим. «Барс-Медиа» хәзер ике төрле юнәлештә эшли. Радио юнәлешеннән мин киттем, хәзер күбрәк, нәкъ менә бу концепт-чаралар оештыру өстендә эшлим. Күбрәк режиссура, сценарий юнәлешенә киттем, чөнки миңа бу өлкә хәзер кызык, мин аны өйрәнәм һәм үземнең белемемне, тәҗрибәмне тагын да үстереп, укырга телим. Бу минем үзем өчен кызык. Режиссура, сценарий һәм зур масштаблы чаралар эшләү һәм бу акча китерә торган өлкә.
Минем кечкенә генә бизнесым бар. Бу миңа бик катлаулы бирелә, чөнки минконтроллер кеше: миңа бар нәрсәне үземә контрольдә тотырга кирәк. Мин янымда ышанычлы кешеләр туплый алдым. Мин аларга ышанам – алар минем ярдәмчеләрем. Кеше үзенә нәрсә кирәк икәнлеген белергә тиеш.
Гөлназ Гафурова
Нет комментариев