Татарстанның «Ел студенты – 2023» Гран-при иясе, ил күләмендә узган шундый ук бәйгенең «Ел җәмәгатьчесе» номинациясе җиңүчесе, «Яз гүзәле» проекты оештыручыларының берсе...
Саный китсәң, әлеге исемлекне тагын бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Һәм әлеге сүзләр барысы да Казан дәүләт энергетика университетында белем алучы Гүзәл Газетдинова турында. Без аның белән «Ел студенты» бәйгесе һәм уңышка илтүче юл турында сөйләштек.
– Гүзәл, актив студент юлы нәрсәдән башланды?
– Актаныштан Казанга килгәндә мин бөтенләй актив түгел идем. Авылдан шәһәргә күченү кыенлыкларына, төркемдәшләремнең гел рус телендә аралашуына өстәп, татарча акценттан кыенсыну да үзенекен иткәндер. Безнең институтта агитацион җыелышлар уза, күпләр шунда бара, катнаша иде. Мин андыйларга, киресенчә, ничектер куркып карадым. Соңрак әнием: «Сезнең университетта «Яз гүзәле» бәйгесе уза икән, нишләп катнашып карамыйсың?» – дигәч, тәвәккәлләргә булдым. Анда катнашканнан соң, үземә ышаныч артты, акцентымнан да оялмый башладым. Активлык дигәндә, «Яз гүзәле» беренче нокта булгандыр. Икенче елны исә минем кулга очраклы рәвештә генә «Ел студенты» премиясенең бүләкләү тантанасына билет килеп эләкте. Әле анда да үзебезнең университет делегациясеннән читтә йөрдем. Активистларны бүләкләгәннәрен күреп, «Минем дә шундый буласым килә!» дип уйлап куйган идем.
– Бар җирдә катнашып йөргән студентларга укытучыларның мөнәсәбәте нинди?
– Төрле укытучылар бар. Әгәр мөгаллим үзе дә яшь чагында бар җирдә катнашып йөргән булса, ул, әлбәттә, хәлгә керә, ярдәм итәргә тырыша. Ләкин араларында активистларны вакытны бушка үткәрүчеләр дип уйлаучылар да юк түгел. Аларга фән белән шөгыльләнүче студентлар якын. Шулай да төрле чараларда катнашуның өстенлекле яклары бар. Бу – үзеңнең лидерлык сыйфатларыңны үстерү, команда белән эшләргә өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Әгәр дә кешенең нинди дә булса уңышка ирешәсе килсә, зур максаты булса, аңа, иң беренче чиратта, үзен үстерергә кирәк. Активист тормышы бит ул профком, студсовет белән генә чикләнми. Мисал өчен, киләчәктә журналист буласың килсә, студент вакытта ук төрле чараларда катнашырга, блогерлар белән танышырга, «Алтын каләм» мәктәбен узарга кирәк.
Студентның төп этәргече – үзен үстерергә, тормышта үз урынын табарга теләү омтылышы. Мәсәлән, киләчәктә үзеңнең бизнесыңны ачарга теләсәң, студент вакытта берәр эшкуарның ассистенты булып эшләп карарга кирәк. Спорт өлкәсендә менеджер булырга теләсәң, спорт чараларына йөрү яхшы. Бу бит шулай ук активлык. Гомумән, белем алганда. син үзеңне төрле өлкәдә сынап карый аласың һәм синең ялгышырга мөмкинлегең бар, чөнки студентлык чоры ялгышларны күпмедер дәрәҗәдә гафу итә. Ә зур тормышка аяк баскач, үзгәрешләр, тәвәккәл адымнар өчен мәйдан берникадәр тарая.
– «Ел студенты» бәйгесенә ничек килеп эләктең?
– «Ел студенты» бәйгесе Татарстанда быел 19 нчы тапкыр узды. Аны «Студентлар Оскары» дип тә әйтергә мөмкин. Бәйгедә конкуренция зур, номинацияләр шактый күп һәм ел саен диярлек яңалары өстәлеп тора. Мәсәлән, соңгы бәйгедә «Ел эшмәкәре» дигән номинация кертелде. Мин үзем узган елны беренче мәртәбә «Ел җәмәгатьчесе» буларак катнаштым. Конкурс таләпләре буенча, иң беренче чиратта, синең нинди дә булса казанышларың, уңышларың, тәҗрибәң булырга тиеш, чөнки син беренче этапны портфолио белән үтәсең. Икенче этапта исә визитка, тест, дебатлар кебек сынаулар көтә. Көндәш белән сүз көрәштергәндә, студентлар тормышына кагылышлы темалар, мәсәлән, тулай торакта, уку йортында килеп чыгарга мөмкин булган конфликтлы ситуацияләрне чишү ысуллары, студентларга кагылышлы законнар турында сүз бара. Миңа нәкъ менә тулай торакка бәйле сорауларга җавап бирергә туры килде. Тулай торак кайсы бюджеттан (федераль яки регион бюджеты) файдаланырга тиеш дигән мәсьәләләргә дәлилле фикер әйтергә кирәк иде. Профсоюз оешмасында торгач, бу сорауга җавап бирү миңа кыенлык тудырмады.
Безнең үзебездә дә төрле бәйгеләр уза: «Иң яхшы Профкоманда», «Иң яхшы Студлидер» билгеләнә. Әлеге бәйгеләрдә законнарны никадәр яхшы белүең тикшерелә. Без анда даими катнашабыз, кануннарны да берничә ел рәттән укыйбыз, өйрәнәбез. Шуңа күрә «Ел студенты» конкурсының дебатлар өлешенә әзерләнеп тә тормадым. Тест өлешендә исә Татарстан, Россия тарихы, җәмгыять белеменә кагылышлы сорауларга җавап бирергә кирәк булды. Әнием – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, мин ул мәктәпне инде узган кеше буларак, әлеге этап та артык авырлык тудырмады.
– Шулай да кыенлыклар булмый калмагандыр.
– Иң авыры бәйгегә гариза җибәрү булды, чөнки үземә ышанычым юк иде. Азакка кадәр вакытны сузып йөрдем. Берничә кеше миңа: «Барырга, катнашырга кирәк», – дип әйткәч кенә, тәвәккәлләдем.
Бәйгенең бөтен номинацияләре дә бер мәйданчыкта уза, ә «Гран-при» номинациясе исә Яшьләр министрлыгында үткәрелә. Жюрида министр үзе катнаша, бәйге бөтенләй башка төсмер ала. Шулай килеп чыкты: мин башта Россия күләмендә узган «Ел студенты» бәйгесендә «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә катнаштым. 15 нче декабрь көнне иртән үк Казанга кайтып төштем, көндезге сәгать 12 дә инде үзебездәге бәйгенең беренче этаплары иде. Шактый арыдым, кемгәдер нәрсәдер исбатлыйсым да килми иде. Шуңадырмы, чыгышымда курку да, дулкынлану да булмады, чөнки ул хисләрнең бөтенесен Мәскәүдә калдырып кайткан идем.
Әгәр дә илебезнең башкаласында үткән бәйге турында әйтәбез икән, аңа – 10 ел, ә Татарстанныкына – 19! Мәскәүдә узган чараның ачылышында Яшьләр союзы рәисе Павел Павлович Красноруцкий да: «Ел студенты» бәйгесе Татарстаннан күреп оештырыла башлаган», – диде. Татарстан хәзер дә бер адымга алда бара. Мәсәлән, «Ел эшмәкәре» номинациясе әле Россия күләмендә юк.
Катнашканда шуңа игътибар иттем: Казанда күбрәк синең тәҗрибәңә, уңышларыңа, республикага керткән өлешеңә карыйлар. Мәскәүдә исә шәхси сыйфатларыңа басым ясыйлар: башка катнашучылар белән ничек аралашасың, үзеңне нинди позициягә куясың, авыр ситауциядән чыга беләсеңме... Бәйгеләр шуның белән аерыла да.
– «Ел студенты» титулы белән ниндидер бурычлар да өстәлдеме?
– Татарстанның «Ел студенты» җиңүчеләре исемлегенә карасак, аларның берсе дә әлеге җиңү белән генә чикләнеп калмый, киресенчә, тагын да югарырак үрләр яулый, ниндидер яңа проектлар башлап җибәрә. «Ел студенты» бәйгесендә җиңеп бүләгеңне алдың да шуның белән эш тәмамланды дигән сүз түгел. Киләчәктә дә шушы исемне акларга кирәк. Университет коридоры буйлап барганда, минем белән хәтта таныш булмаган укытучылар исәнләшә. Димәк, җиңүче гел игътибар үзәгендә. Хәзер ямьсез киенергә, тузга язмаган сүзләр сөйләргә, үземне әдәпсез тотарга хокукым юк. Шуңа күрә мин иртәрәк торып, бизәнеп, матур киенеп йөри башладым. Социаль челтәрләрдә дә игътибар бик зур. «Сториз»ларны караучылар ике мәртәбә артты, «Вконтакте» платформасында дуслык тәкъдим итүчеләр дә күп.
– «Ел студенты»нда җиңгән кеше «Алгарыш» гранты нигезендә чит илнең югары уку йортына керергә хокуклы булачак дип игълан иттеләр. Бу чынлап та шулаймы?
– Моңарчы җиңү яулаган егетләр белән дә бу хакта сөйләштем. Алар үз вакытында шулай ук җиңү яулаганнар, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында укырга китә алмаганнар икән. Шунысы ачыкланды: «Алгарыш» программасының вакыт буенча рамкалары юк. Алар хәзер өч айга Малайзияга җыеналар. Мин үзем башта Мәскәүдәге яисә Иннополистагы берәр уку йортын сайлармын дип уйлаган идем. Бу бит шулай ук зур дәрәҗә. Ләкин егетләр: «Мондый мөмкинлек бер генә тапкыр бирелә, Иннополиска син үзең дә керә аласың». – диделәр.
Виза, билетлар, яшәү, уку – барысы да инде программа эченә кергән һәм моңа өстәп стипендия каралган. Стипендия күләме – 1200 доллар. Мин үзем энергетика юнәлешендә укыйм, шуңа күрә экономика яисә менеджментка бәйле юнәлешне сайлар идем.
– «Ел студенты» исемен яуларга теләгән кешегә нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
– Беренче чиратта, берничә өлкәдә уңышларың булырга тиеш. Икенчедән, үзең белән таныштыра белү, презентация төзү мөһим. Өченчедән, яхшы таныш-белешләр һәм социаль челтәрләр кирәк. Бөтен сынаулар арасында иң мөһиме – визитка.
Үзең турында никадәр эффектлы итеп сөйләсәң, балларың шулкадәр югары булачак. Әгәр төрле институтлар, журналистлар белән эшлисең, контактлар кенәгәң саллы икән, димәк, син һәрвакыт күз уңында.
– Җиңүгә илткән юлыңда үзеңә комачаулаган нинди сыйфатларыңны атый аласың?
– Әгәр миңа «катнаш» дип әйтүче булмаса, мин, мөгаен, гаризамны җибәрмәгән дә булыр идем. Ничә ел буе мин шушы бәйгедә катнашырга, җиңәргә теләп яшәдем. Укыганда да: «Быел «Ел студенты»на портфолиом шундый зур булачак», – дип уйлый идем. Ә вакыты килеп җиткәч, кемнең дә булса «катнаш» дип әйтүен көттем. Тәвәккәл булмавымны билгеләр идем бу очракта.
– Синеңчә жюри әгъзалары никадәр гадел бәяли?
– Кемгәдер бу фикер ошамаска да мөмкин, ләкин бәйгеләр һәрвакыт субъектив дип саныйм. Мәсәлән, син кызгылт сары төстәге костюм киеп килдең, ә жюрида утырган берәү ул төсне яратмый, ди. Синең исемең Раушан, ә аның элеккеге егете Раушан булырга мөмкин. Яки син үзеңнең билгеле бер өлкәдәге уңышларыңны сөйлисең, ә ул конкрет шушы өлкәне яратмый. Шуңа күрә монда ниндидер баланс булырга тиеш. Тырышып әзерләнергә, ләкин уңышның уннан бер өлеше бәхет эше икәнен дә кабул итәргә кирәк.
– Син әле сәнгать мәктәбен дә тәмамлагансың. Хәзер дә рәсемнәр ясавыңны дәвам итәсеңме?
– Хәзер бары тик үзем өчен генә ясыйм, әлеге процесс вакытында ял итәм. Рәсем ясаганда куллар буяуда, майда була, телефонга тотынырга мөмкинлек юк.
– Актив булырга теләгән студентларга нәрсә киңәш итәр идең?
– Иң беренче чиратта, үзегезнең остазыгызны табыгыз. Ул университет хезмәткәре яки өлкәнрәк курстагы студент, ягъни сиңа юнәлеш бирә алырдай тәҗрибәле кеше булсын. Һәм инде, әлбәттә, синең белән бергә максатларга таба атлаучы ышанычлы командаң булырга тиеш!
Алинә Хәбибуллина
фото: Фирүзә Вәлиева һәм Гүзәлнең шәхси архивы
Нет комментариев