8 февраль - Россиядә фән көне! «Идел» журналында даими «Фәнни Lab» рубрикасы чыгып килә. Декабрь санында басылган язманы тәкъдим итәбез.
Таныш булыгыз: Санкт-Петербургның дәүләт тау университетын тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклап, техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ирешкән үзебезнең татар егете – Шамил Исламов.
Мөслим районы Иске Карамалы авылында тудым. 7 класстан башлап, укуны Әлмәт шәһәренең 1нче санлы лицеенда (элеккеге татар-төрек лицее) дәвам иттем. Анда укырга керү өчен өч этаптан торган авыр конкурсны үтәргә кирәк булды. Мәктәп башка белем йортларыннан яшәү өчен интернаты булу белән аерылып тора иде. Шулай ук лицейда Татарстанның башка районнарыннан да сәләтле укучылар белем алды. Интернатта яшәгәндә мөстәкыйльлек, дисциплина һәм оештыру сәләте кебек мөһим сыйфатларга өйрәндем. Анда укучылар арасында үзара көндәшлек көчле: һәр кеше лидер булырга омтыла. Әлеге лицейда укыганым өчен әти-әниемә, укытучыларыма бик рәхмәтлемен. Лицей быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Тәрбия – Google Maps кебек. Ул карьера юнәлешен сайлаганда зур роль уйный – беренче адым ясаганда ярдәм итә. Кечкенәдән сеңдереп үскән кыйммәтләр безне профессиональ яктан формалаштыра. Икенчедән, тәрбия ул үзенчәлекле компас кебек тиешле юлны күрсәтеп тора. Безнең кайсы юнәлешне сайлаячагыбыз нинди тәрбия алуыбызга бәйле.
Санкт-Петербургның тау университетына укырга керү очраклы килеп чыкты. Мин башта И.М.Губкин исемендәге Россия Дәүләт нефть һәм газ университетына керергә ниятләгән идем, әмма абыемның тәкъдименнән соң барлык планнарым үзгәрде. (Ул – нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү кафедрасы аспиранты). Санкт-Петербургның тау университетына баргач, аның матурлыгына һәм тарихына таң калдым. Университетның уку һәм лаборатория залларына кергәч, фәнни ачышлар дөньясына килеп эләккәндәй булдым. Андагы заманча җиһазлар һәм укыту методикалары игътибарымны җәлеп итте. Бүгенге көндә мин нәкъ менә әлеге уку йортында белем алуым белән бәхетле. Быел тау университетына 250 ел булды. Фән һәм технология өлкәсендә зур эз калдырган Александр Карпинский, Иван Губкин, Павел Преображенский кебек галимнәр биредә укыган. Мин дә бу тарихи уку йортының бер өлеше булуым белән чиксез горурланам!
Нефть-газ тармагын сайлавым да юкка түгел. Кызыклы һәм перспективалы булудан тыш, бу тармак икътисад өлкәсендә катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә, инновацион эшчәнлектә катнашырга һәм сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә. Бу өлкәдә эшләүнең өстенлеген мин дөньяви прогресска үземнән өлеш кертүдә күрәм.
Укыган вакытта халыкара һәм россиякүләм фәнни-техник конференцияләрдә күп катнаштым. Шулай ук Англия, Германия, Норвегия, Польша, Финляндия, Казахстан, Азәрбайҗан һәм Белоруссия илләрендә узган форумнарда булдым. Анда алган тәҗрибә фән һәм технология өлкәсендә карашымны киңәйтте.
Хәзерге көндә мин халыкара тикшеренүләр төркеме белән берлектә инновацион эшчәнлек белән мәшгуль. Ягъни, без цифрлы технология өлкәсендә яңалыкка омтылабыз, перспективаларын тикшерәбез, шулай ук яшел энергетика өлкәсен өйрәнәбез. Минем төп эшем техник аспектларны гына түгел, яңа чишелешләр табуны үз эченә ала. Безнең хезмәт зур үсешкә китерергә тиеш.
Кандидатлык диссертациясен яклау шактый еллар таләп итте. «Белем — энә белән кое казу» диләрме әле? Бу процесс бик зур хезмәт һәм вакыт сорый. Мин баш-аягым белән тикшеренүләр дөньясына чумдым һәм нәтиҗәдә бу тырышлык миңа бик зур тәҗрибә, белем бирде. Белем «коесын» тирәнрәк казыган саен, яңа фикердәш хезмәткәрләр белән таныштым. Иң мөһиме, минем тикшеренүләрем нефть-газ һәм нефть-сервис компанияләрендә гамәли кулланышка ия булды. Диссертацияне тиешле вакыттан иртәрәк — ярты ел алдан яклагач, тырышлыгым үзенең «җимешләрен» бирә башлады.
Күптән түгел фәнни китабым басылып чыкты. «Техника и технология строительства скважин с плавучих буровых установок» дип аталган китапның эчтәлеге бораулау җайланмалары белән диңгез скважиналарын проектлауны күзәтүдән гыйбарәт. Аның максаты — укучыга диңгез скважиналарын проектлау үзенчәлекләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирү, шулай ук дөнья океаны һәм Арктика акваториясенең диңгез һәм тирән су скважиналарын бораулауда кулланылган заманча җиһазлар белән таныштыру. Китап нефть-газ индустриясе өлкәсендәге фәнни белгечләр өчен дә, инженер-техник хезмәткәрләр, компания менеджерлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен дә файдалы булачак.
Аерым рәхмәтләремне тормыш иптәшем Диләрәгә әйтәсем килә. Ул офтальмология өлкәсендә эшли, шуңа да карамастан, ул китапны укып чыкты һәм аның басылуына зур өлеш кертте.
Минем проектлар шактый компанияләрдә кулланыла. Аларда Россия Федерациясенә кертү турында актлар һәм патентлар алынган инновацион технологияләр, программалар, мәгълүмат базасы һәм инструкцияләр тупланган. Моннан тыш, Санкт-Петербург тау университетында безнең тарафтан нефть һәм газ чыганакларын өч үлчәмле визуализацияләү өчен лабораторияләр булдырылды һәм уңышлы тормышка ашырылды. Ул үз эченә коры нефть җитештерү, су асты нефть һәм газ җитештерү җиһазлары; кое бораулау процесслары белән идарә итү өчен VR симуляцияләрне ала.
Ясалма интеллект, берөзлексез үсеш дәвамында, безнең киләчәкне формалаштыруга омтыла. Ул җәмгыятьнең барлык өлкәләренә — икътисадтан алып фәнгә кадәр йогынты ясый. Киләсе берничә елда ясалма интеллект тәэсирендә техник ярдәм, онлайн-коммерция, медицина һәм юриспруденция кебек хезмәтләр зур үзгәреш кичерәчәк. Гомумән, нейрочелтәрләр безнең көнкүрешебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнеп бара: алар рәсемнәрне анализлый, тәүлек дәвамында консультация үткәрә, интернет-кибетләрдә заказларны эшкәртә. Нәтиҗәдә, ясалма интеллект эшнең сыйфатын арттырып кына калмый, клиентлар белән элемтәне уңайлырак итә. Шулай итеп, ясалма интеллект тәэсирендә безне яңа стандартлы эшләр, мәгариф, хезмәт күрсәтү һәм акыллы технологияле киләчәк көтә.
Яшьләргә киңәшем – инглиз телен яхшылап өйрәнегез, ИТ-потенциалыгызны үстерегез, хаталардан һәм сораулардан курыкмагыз. Нетворкинг өчен һәрчак ачык булыгыз, дөресен генә сөйләгез. Үзегезнең хезмәтегезне түбән бәяләмәгез, бәхәсләрдән качыгыз, төрле чишү юлларын тәкъдим итегез, позитив булыгыз. Онытмагыз – уңышка илтә торган юл гади һәм зирәк адымнардан тора.
Нет комментариев