«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Иделия Әхмәтшина: «Милли рәссамнар иҗаты тиешенчә бәяләнә башласын иде»

Аның белән аралашу барышында мин: «Их, шундый кешеләр һәр өлкәдә күбрәк булсын иде», – дип уйлап утырдым.

Үзе иҗат итмәсә дә, иҗатчыларның күңел кылын тоя, аларны таныту, дөньяга күрсәтү өчен янып йөри ул. Сәнгать аша хатын-кызга рәхмәт әйтү һәм тарихыбызны таныту турында озаклап, иркенләп сөйләштек без аның белән. Таныш булыгыз, арт-менеджер, күргәзмәләр кураторы Иделия Әхмәтшина.

БЕРЕНЧЕ ЮГАРЫ БЕЛЕМ ҺӘМ МЕДИА ДӨНЬЯСЫ

Мин кечкенәдән иҗади мохиттә үстем. Әнием – рәссам һәм дизайнер, Кама сәнгать һәм дизайн институты ректоры. Иҗат кешеләре арасында үссәм дә, тормышымны бу өлкә белән бәйләргә теләмәдем. Киресенчә, «әнисенең кызы» димәсеннәр өчен, бу юнәлештән читкәрәк китәсе килде. Сәнгать мәктәбенә йөрдем мин үзе, әмма ниндидер зур кызыксыну, тартылу тойдым дип әйтә алмыйм. Ошый иде, бу өлкәне шактый яхшы аңлый идем – шул гына. Берара мин журналистика дөньясында кайнап алдым. КФУда социология юнәлешендә белем алганда, яшьләр сәясәтенә кереп киттем һәм мине «Инфопоток» иҗтимагый берләшмәсенең җитәкчесе итеп куйдылар. Без яшь журналистлар, smm-белгечләр, блогерлар өчен чаралар уздыра идек, Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр пресс-хезмәте ролен үтәдек дисәң дә була

Ул елларда шактый күп нәрсәләр эшләргә җитештек: «Медиабитва», «Медиаинтуиция», «Блогерлар мәктәбе». Яңа форматлар уйлап чыгарып, медиа дөньясында кайнадык.

100 ТЕЛӘКНЕҢ БЕРСЕ

Бу өлкәдә үземне сынап карагач, уйлана башладым: ни белән шөгыльләнергә телим соң мин? Ул вакытта мин Кама сәнгать һәм дизайн институтында икенче югары белемемне ала идем. 100 теләк яза торган күнегү бар бит әле? Берзаман шуны эшләп карарга булдым. Беренче 20-30 теләк шактый җиңел язылды, аннары каттым да калдым. Бөтен кирәк, теләгән нәрсәне телгә алып бетердем кебек... Ә менә минем тормышымда шушы теләгән бар нәрсә дә, шуңа өстәп җитәрлек вакыт һәм көч булса, мин ни белән шөгыльләнер идем? Иҗтимагый яктан әһәмиятле, файдалы, озак еллар, хәтта гасырларда эзе калырдай нидер булырга тиеш иде ул. Һәм мин тиешенчә бәяләнмәгән иҗат кешеләрен – рәссамнарны искә төшердем.

Элек сәнгать академиясе рәссамнарга зур ярдәм күрсәткән: ресурслар, остаханәләр бирү... 90 елларда бу система җимерелгән, ә яңасы һаман юк. Рәссамнар яңа шартларга әзер булмый: хәзер алар үз-үзләренә пиарщик та, күргәзмәләр оештыручы да булырга тиеш. Минем аларга ярдәм итәсем, үзем яхшы булдырган оештыру эшен үз өстемә аласы килде.

«ӘЙТЕРСЕҢ, ДӨНЬЯ МИҢА БАШКА КЕШЕЛӘР АША: «ЭШЛӘ!» – ДИ»

Берзаман гаилә дустыбыз, Россия сәнгать академиясе вице-президенты Андрей Леонид улы Бобыкин безне үзләре Россия буйлап уздыра торган пленэрына чакырды. Ул пленэрда мин үземне хыялыма эләккәндәй хис иттем! Башка кешеләр кулы белән тормышка ашырылган хыялым. Мин анда һәр нәрсәне үземә сеңдереп йөрдем, академиклар, рәссамнар белән таныштым. Шунда рәссамнар миңа Казанда да шундыйрак чара уздырырга тәкъдим иттеләр. Мин ике дә уйламыйча ризалаштым, ә алар көлеп кенә куйдылар. Шаяра дип уйлаганнардыр инде күрәсең. Кыскасы, ул төнне мин йокламадым, әйтерсең, дөнья миңа башка кешеләр аша: «Эшлә!» – ди.

Миңа тема гына табасы калган иде. Анысы белән исә бик уңайлы килеп чыкты – киләсе елны (2022 елда – Авт.) Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уздырыласы иде. Бик мөһим, зур дата! Шунда ук бу дата уңаеннан төрле чара идеяләре кабул ителгәнен белдем, әмма бик аз вакыт калган иде, презентацияләр ясап, иркенләп әзерләнерлек түгел. Бәхетемә, минем фикеремне хуплап, күтәреп алучылар табылды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов минем бу идеямне Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе Әлбир хәзрәт Кргановка тәкъдим итте. Мин тиз генә проектны язып Мәскәүгә җибәрдем, ә 31 декабрьдә миңа шалтыратып финанслау булачагын хәбәр иттеләр.

БОЛГАР ҖИРЕНДӘ ОЧРАШУ

Без илебездән 65 рәссамны чакырдык, алар арасында Татарстанның танылган рәссамнары, Россия сәнгать академиясе әгъзалары бар иде. Пленэр Болгарда узды. Рәссамнар ислам дине, Болгар җире белән илһамланып ачык һавада иҗат иттеләр. Минем күргәзмәне бик тә Минтимер Шәрип улы Шәймиевка күрсәтәсем килде, аңа ошаячагында бер шигем юк иде. Аның Болгарга киләчәген белгәч, тиз генә күргәзмәбезгә чакырып хат җибәрдем. Икенче көнне иртән хат килеп төште – килә! Әле безнең ул вакытта картиналар да әзер түгел, чиле-пешле форматта гына иде, әмма без моны, киресенчә, кызыклы булыр дип уйладык. Тиз генә Ак мәчет каршына бар эшләрне тезеп чыктык, үзенә күрә экспромт күргәзмә булды. Минтимер Шәрип улы безнең белән сәгать ярым вакыт уздырды – һәр рәссамга аерым туктап, картиналарга ихлас кызыксыну күрсәтеп сөйләште. Сүз уңаеннан, рәссамнар арасында төрле дин вәкилләре дә, моңарчы Татарстанда бер тапкыр булмаганнары да бар иде. Минтимер Шәрип улы бу пленэрның нәкъ менә шул ягына аерым тукталды – үз динебезгә, тарихыбызга башкалар күзеннән карау мөмкинлеге белән яңа һәм кызыклы иде ул. Ул мәлдә мин үземне тарихыбыз өчен әһәмиятле ниндидер бер зур күренешнең өлеше итеп тойдым.

Күп рәссамнар гомерләренең шактый өлешен остаханәләрдә уздыра һәм, үзләре әйтүенчә, «дөньяны да күрми». Мондый чаралар аларга аралашу, тәҗрибә алмашу, образлар белән баю мөмкинлеге бирә. Татарстанда күргән, таныган визуаль тәҗрибәне алар үзләре белән алып китә, шулай кайберләренең иҗатында татар образлары барлыкка килә.

Без бу пленэр нәтиҗәсендә ясалган эшләр белән төрле шәһәрләрдә күргәзмәләр оештырдык. Шуларның берсе Россия сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели галереясында, Мәскәүдә узган иде. Аның илһамланып сөйләвен әле дә хәтерлим: бу чараны ул Россия тарихында мөселманнар һәм христианнарның шундый зур форматта бергәләп иҗат иткән беренче очрагы дип атаган иде. Бу проект Сәнгать академиясенең Көнчыгыш, ислам һәм милли төбәкләр ягына тәүге җитди адымы буларак кадерле.

«БАР ТОРМЫШЛАРЫН ХАЛЫККА ХЕЗМӘТ ИТҮГӘ БАГЫШЛАГАН ХАТЫН-КЫЗЛАР БИТ УЛ!»

Минем тагын бер кадерле проектым – «Остабикә» Ислам сәнгате фестивале. Чиләбедә яшәүче бер мөслимә ханым белән танышкач башланды бу проектның тормышы. Ул ханым – рәссам, һәм аның картиналарында бала, хатын-кыз образлары бик күп, аларның һәрберсеннән җылы бөркеп тора. Аның рәсемнәрен күргәч, мин хатын-кызларга багышлап нидер эшләргә теләвемне аңладым. Игътибарга лаек, үрнәк хатын-кызларыбыз шундый күп бит безнең. Менә мисал өчен, Мөхлисә Бубый – Россиядә, ә бәлки бар Ислам дөньясында беренче хатын-кыз казый. Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова – аларның бер сәнгати портретлары да юк икән. Бар тормышларын халыкка хезмәт итүгә багышлаган хатын-кызлар бит ул!

Хәзерге хатын-кызлар турында сөйләсәк, монда да матур үрнәкләр җитәрлек. Кемдер хәйриячелек белән шөгыльләнә, кемдер белем бирә, кемдер фән өлкәсендә кайный. Әле күп бала анасы була торып та, үз өлкәләрендә профессионал булган хатын-кызлар күпме. Алар гореф-гадәтләр, әдәп-әхлакны саклауга, җәмгыять үсешенә күпме өлеш кертә. Нәкъ менә хатын-кызлар безнең киләчәк буынны тәрбияли, кыйммәтләрне «сеңдерә». Тик шулай була торып та, хатын-кызлар еш кына күләгәдә кала шул…

«ГАП-ГАДИ «РӘХМӘТ» СҮЗЕННӘН ДӘ РӘХӘТ БИТ»

«Остабикә» болайрак узды: рәссамнарны Казанда тупладык, алар белән «Мир татарской женщины» экскурсиясендә булдык, «Табу» спектаклен карадык. Башта без хатын-кыз рәссамнарны гына чакырырга уйлаган идек, аннары ул фикеребездән кире кайттык – «хатын-кызлар турында хатын-кызлар сөйли» форматында йомыласыбыз килмәде. Ир-атлар да сәнгать теле белән хатын-кызларыбыз турында сөйләсен дидек. Әмма картиналар ясау гына түгел, без аерым хатын-кызларга рәхмәт әйтергә теләдек. Милли китапханәдә узган фестиваль ачылышында без «Хранительница традиций» премиясен тапшырдык. Мин бу чараны хәтта иң матур төшләремдә дә күзаллый алмый идем! Анда әкияти чибәр хатын-кызлар, ап-ак яулыклы әбиләр, күп бала аналары, безнең зыялы шәхесләребез – укытучылар, меценатлар, мәдәният эшлеклеләре җыелды.

Без фестивальгә әзерләнгәндә бик күп талантлы, үрнәк булырдай хатын-кызлар белән таныштык, ачылыш вакытында бүләкләдек, аларның үзләренә сүз бирдек. Шунда бер ханым елап җибәрде һәм безнең күңелгә үтеп керердәй сүзләр әйтте: «Мин гомерем буе мәдрәсәдә укытам, бу минем өчен бик гадәти әйбергә әйләнгән иде, болай итеп беркайчан бүләкләгәннәре булмады», – диде. Шунда мин үзебезнең бик мөһим темага алынганыбызны аңладым. Хатын-кыз бернинди мактау көтми тыныч кына үз эшен эшли, әмма шул гап-гади «рәхмәт» сүзеннән, игътибардан да шулкадәр рәхәт бит аңа!

Күргәзмәбез бик җылы, хисле булып чыкты. Казаннан соң без аны Чебоксар, Чиләбе, Екатеринбург, Мәскәүдә күрсәттек. Тиздән ул эшләрне бер каталогка тупларга җыенабыз. Проект кысаларында Россиянең төрки һәм ислам сәнгате онлайн галереясен ачып җибәрдек. Россия һәм чит ил аудиториясен татар һәм башка төрки рәссамнар иҗаты белән таныштырасы килә.

КОЛЛЕКЦИОНЕРЛАР ҺӘМ МИЛЛИ РӘСЕМ СӘНГАТЕ

Күргәзмәләрдә йөргәндә еш кына кешеләрдән «моны сатып алырга буламы?» – соравы ишетелә. Һәм күпләр «10 мең тирәсе» ише җавап көтә. Тик рәсем сәнгате алай арзан тора алмый. Хәзер материаллар гына да шул бәягә төшә. Исеме булган, озак еллар укыган рәссамның эшләре исә тагын да кыйммәтрәк, берничә йөз меңнән башланачак. Бик сирәкләр генә рәсем сәнгате өчен лаеклы түләргә әзер. Гомумән, андый гадәт тә юк әле бездә. Коллекционерлар бар, әлбәттә, әмма алар бик аз. Булганнары да гадәттә, Мәскәү, Петербургның танылган рәссамнарына мөрәҗәгать итә. Ә милли рәссамнарга килгәндә... Аларны сатып алучылар, кызганыч, сирәк. Бу халыкның үз мәдәнияте, тарихына кызыксыну аз булуына бәйледер сыман. Киләчәктә ил эчендә дә, дөнья күләмендә дә милли рәссамнар иҗатына игътибар артыр, аларның эшләре тиешенчә бәяләнә башлар дип ышанасы килә.

ЭЗЛӘНҮ

Мин үземә яңа үрләр, сынаулар билгеләргә, планканы гел күтәреп торырга яратам. Нәрсәнедер бер тапкыр эшләгәч, яңадан кабатлыйсы килми. Шул ук пленэр, фестивальне дә, мисал өчен, ел саен кабатларга тәкъдим итүчеләр бар. Әмма алай ул үзенең эмоциональлеген, кыйммәтен югалта сыман. Шуңа гел яңа темалар эзләүдә мин.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое