«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Илүзә һәм Илназ Гәрәевләр: «Үз йортыбызда яшисе килде»

Илүзә һәм Илназ Гәрәевләр бу сорауга үзләре өчен җавап тапкан: Казаннан Биектауга күченгәннәр.

Кайда яшәү уңайлырак: шәһәрдәме, әллә райондамы?

Бер елдан соң очрашу

Алар очраша башлаганда Илназга – 19, ә Илүзәгә нибары 14 яшь була. Ул көнне икесе дә яхшы хәтерли: Илүзәләрнең мәчет лагерына Илназны әйдаман буларак укытырга җибәрәләр. Кызлар егетне җитдигә алмый – дәрестә сөйләшеп-көлешеп утыралар. Илназ Илүзәнең тавышланып утырганына кисәтү ясап, дәрес буена сораулар яудыра. Билгеле, дәресне тыңламаган кыз җавап бирә алмый. Шул көннән соң ул лагерьга бүтән төшми. Аның каравы мәктәптә спорт белән актив шөгыльләнә – фотосы алдынгы спортчылар тактасында эленеп тора. Илназ шуны күреп, Илүзәгә «Вконтакте»да дуслыкка кертүен сорый. Бер ел узгач кына аралаша башлый алар һәм берничә айдан Сабантуйда очрашалар. Биш ел узгач гаилә корып җибәрәләр. Күпмедер вакыт Казанда фатирга түләп торганнан соң, Биектауның Пирмәк бистәсенә күченәләр.

«Монда тыныч һәм рәхәт»

– Ни өчен нәкъ менә Биектау районын сайладыгыз?

– Без Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәдек. Анда юлдагы бөкеләрнең еш булуы уңайсыз иде. Аннары, авыл баласы булгач, үзебезнең йорт белән яшәү теләге бар иде. Шуңа Казанга якын булган җир эзләдек. Пирмәктә йорт сатып алганда, безнең каршыда башка йортлар юк иде. Хәзер торучылар арта бара, – ди Илүзә. Аның сүзен Илназ дәвам итә:

– Фатирда торганда, 5-6 нчы катларда яшәдек. Югары катта яшәгәндә, лифт эшләмәскә мөмкин – бала коляскалары белән менү-төшү уңайсыз. Аннары, үз йортың белән торганда балалар урамга уйнарга чыгып китсә, борчыласы юк – район җирендә шәһәргә караганда тынычрак.

Блогер һәм электрик

Алда әйткәнемчә, Илүзә медицина юнәлешендә укыган, әмма белгечлеге буенча эшләргә теләми. Бала тапканнан соң, декретта вакыты булганлыктан, блогерлык өлкәсенә кереп китә:

– Мин башта блогымны аш-су юнәлешендә башлап җибәргән идем. Билгеле, максатым интернетта акча эшләү булды. Эзләндем, үземне төрле өлкәдә сынап карадым: башта чәчәкләр ясап сатсам, аннары торт пешерүгә күчтем. Иң кызыгы – бу ике юнәлештә дә башкаларны укыттым, өйрәттем дә, үзем тукталдым. Чөнки башка юллар ачылды.

«Ирем тегә, мин сатам»

Әлеге юл тегүчелек белән бәйле була. Башлангыч мизгелләрен Илүзә менә болай искә ала: – Узган ел гыйнвар аенда иптәш кызым тюрбаннарын сатып бирүемне сорады. Ул бу эш белән бүтән шөгыльләнмим диде. Язылучыларым бик тиз алып бетергәч, без аның белән кабат заказга тектердек. Аннары ул миңа сатарга киемнәр китереп бирде. Һәм беләсеңме, мин халыкта ихтыяҗ зурлыгын аңладым. Шуннан соң заказга киемнәр тектереп сата башладым. Әкренләп Илназ белән үзебез тегә башладык, – ди Илүзә. Электрик егетнең тегү машинасына утыруы кызык бит! Сокландыргыч та!

– Илназ, тегәргә озак өйрәндеңме?

– Юк, аның бер катлаулылыгы булмады, машина каршына утырдым да өйрәндем, – ди тыйнак кына. – Илүзә күбрәк сату эше белән шөгыльләнә, мин аннан күбрәк тегәм (көлә) – худиларны башыннан ахырына кадәр эшләп чыгам.

– Кайда тегәсез?

– Башта өйдә тегә идек, хәзер инде, сыймый башлагач, үзебезнең студияне ачтык.

– Илүзә, бу эштән кергән акча чыгымны каплыймы?

– Әйе, әмма әлегә зур керемгә чыкмадык. Бизнесны башлап җибәргәндә авыр инде ул. Шуңа эшлибез дә эшлибез, заказ бирүчеләребез бар.

– Алга таба планнарыгыз нинди?

– Шушы тегүчелек эшен дәвам итәсе, үстерәсе иде. Интернетта язылучыларыбыз төрле районда сату нокталары булдыруны сорый. Кешенең киемне киеп карап аласы килә. Бу хакта уйланабыз.

– Хәзер бизнес белән шөгыльләнүчеләр күп. Көндәшләрегез бардыр?

– Без көндәшләребез белән үзара ярдәмләшеп эшлибез.

Язманың дәвамы – ИДЕЛНЕҢ февраль санында.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое