Һәр санда диярлек без Татарстанның зур булмаган шәһәр һәм районнарында яшәүне өстен күргән яшьләр турында язабыз.
Әлеге мисаллар аша яраткан эшне, үсеш һәм бәхет өчен мөмкинлекләрне мегаполислардан читтә дә табарга мөмкин икәнлеген күрсәтәбез. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, фермерлар, хакимият вәкилләре турында сөйләдек инде. Бүгенге героебыз – Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе табиб-хирургы Ләйсән Гатауллина.
– Ләйсән, Медицина академиясе студентыннан практик хирург баскычына менү этаплары турында сөйлә әле.
– Табиб булу минем балачак хыялым иде, югары сыйныфта укыганда аңлы рәвештә медицинага китү турында уйландым. Профильле фәннәрне тирәнтен өйрәнә башладым, БДИ тапшырып Ижау дәүләт медицина академиясенә укырга керергә әзерләндем. Аннары алты ел студент тормышы: бик күп кызыклы дәресләр, йокысыз төннәр... Медицина буенча уку җиңел түгел, мөгаен, иң авырыдыр да. Аның каравы, уку кызыклы, студент тормышы шундый тыгыз булды – ял итәргә, «халява»га өмет итәргә вакыт юк иде.
Ижау медицина академиясендә алты ел укыганнан соң, Казан дәүләт медицина академиясендә хирургия белгечлеге буенча интернатурада белем алдым. Ул вакытта параллель рәвештә «Татнефть» ААҖ медсанчастендә (хәзер – «Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе» – авт.) практика уздым, хәзерге вакытта шунда эшлим.
– Ни өчен карьераңны нәкъ менә Әлмәттә төзергә булдың?
– Практика вакытында мондагы эш, коллектив, хастаханә ошаганын аңладым. Алга таба кая эшкә урнашасым үзеннән үзе хәл ителде. 2016 елның сентябрендә хирургия бүлегендә табиб-хирург булып эшли башладым.
– Беренче эш көнеңне хәтерлисеңме?
– Әлбәттә, ул онытылмый! Башкалар кебек үк дулкынландым, эшнең җаваплылыгын аңлап борчылдым. Миңа ярдәм иткән, таяныч булган хезмәттәшләремә рәхмәт. Дулкынлану һәм борчылу хисләре вакыт узу белән бетә, син тулысынча эшкә һәм коллективка кереп китәсең – курку да онытыла.
– Үзеңне «дөрес урында» итеп хис итәсеңме?
– Әйе, һичшиксез. Миңа пациентларга булышу ошый. Хәзер даими рәвештә диспансеризация, скрининглар үткәрелеп тора. Шунысы сөендерә – күп чирләрне башлангыч стадияләреннән белеп була. Шул рәвешле, кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшыра.
– Хирург – дөньядагы иң катлаулы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе…
– Табиб эшенең иң авыр ягы ул – үлем. Хәзер без беренчел онкология кабинеты табиб-хирурглары да булып торабыз. Бу эштә иң авыры – пациентка яки аның туганнарына онкология ихтималы турында хәбәр итү. Без бу хәбәрне йомшаграк итеп җиткерергә тырышабыз. Авыруның инде авыр стадиядә икәнлеген белә торып, хәбәр итү аеруча авыр.
– Психологик яктан ничек бушанасың?
– Гаиләм, дусларым белән вакыт үткәрү, сәяхәтләр ярдәм итә. Мин хоккей матчларына йөрергә яратам. Дөрес, параллель рәвештә мин анда эшлим дә, әмма хастаханә бинасында булмагач, башкача рәхәтлек алам.
– Пациентларың арасында танышларың – укытучыларың, классташларың, туганнарың булгалыймы?
– Шәһәребез зур түгел, кайда да танышлар очрап тора. Авыруның кем булуына карамастан, игътибар белән карыйм, аларны тыңларга, ярдәм итәргә тырышам. Пациентларымны «таныш» яки «таныш булмаган»нарга бүлмим. Шулай да, туганнарым белән эшләү авыррак, чөнки алар якын кеше дип кабул итеп, мин кушканнарны төгәл үтәмичә, үзләре белгәнчә дәваланырга мөмкин.
– Иң яхшы табиблар зур шәһәрләрдә эшли, ә район хастаханәләрендә андый компетенцияләр юк дигән стереотип бар. Бу хакта ни диярсең?
– Хәзер медицина өзлексез белем бирү системасына күчте. Әгәр элек укыту һәр биш ел саен көндезге сәгатьләрдә үткәрелсә, хәзер без даими рәвештә табиблар өчен махсус интернет-платформаларда укыйбыз. Өзлексез укулар һәм тестлар узабыз, белем һәм күнекмәләребезне камилләштерәбез. Әгәр элек зур шәһәрләрдә квалификация күтәрү өчен мөмкинлекләр күбрәк дип саналган булса, бүгенге көндә дөньяның теләсә кайсы почмагында укырга мөмкин. Иң мөһиме – яңа белем алырга, эшләргә, үсәргә теләгең генә булсын.
– Әлмәттә сиңа көч бирә торган төп өч урынны ата әле?
– Беренчесе – «минем йортым – минем кирмәнем»: монда мин ял итәм, көч туплыйм. Икенчесе – «ЯН» тауда чаңгы шуу базасы. Өченчесе, ничек кенә сәер яңгырамасын, минем эш урыным. – Районнарда тормыш башларга курыккан һәм мөмкинлекләр – зур шәһәрләрдә дип уйлаган яшь укучыларыбызга нәрсә киңәш итәсең? – Минемчә, бу – бары тик миф. Әгәр эшләргә, үсәргә теләгең бар икән, мөмкинлекләрне кайда да таба аласың. Кешене урын бизәми, ә кеше урынны бизәп тора.
автор: Динара Зиннәтова
тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова
Нет комментариев