Бик күп әдәби конкурслар җиңүчесеннән конкурсларда җиңү өчен киңәшләр.
Барысы да бик гади – тырышлык. Һәм хезмәтеңне ярату, бик ярату. Безнең очракта татар әдәбиятына чиксез мәхәббәт дип аңларга кирәк. Яратыр өчен аны танып белү кирәклеге турында әйтеп тормыйм.
Максатчанлык. Бу да бик мөһим. Каләм әһеленә генә түгел, гомумән, бөтен кешегә дә кирәк сыйфат.
Бүгенге әдәбиятта үз урыныңны эзләү омтылышы. Конкурсның приз фонды, бүләкләре – беренчел түгел. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт миңа. Ябык конкурслар аеруча кызыклы, шулай бит?
Киртә җимерү – яраткан шөгыльләремнең берсе. «Синнән булмый», «хатын-кыз – шагыйрь түгел», «Чаллы шагыйрәсе» ише сүзләр язарга бик булыша. Ни дисәң дә, кучкар кирелеге үзен сиздерә инде.
Кыйммәтләрне һәм вакытны дөрес билгеләү. Уңыш өчен һәрвакыт корбан кирәк. Улларымны кочмаган көннәрем, әнием белән күрешмәгән атналарым, туганнарым белән аралашмаган айларым, мин баш тарткан карьера... Ике куян артыннан берьюлы куып булмый, кыскасы. Вакытны юкка сарыф итәргә хакым юк.
Шигырь йөрәк белән языла. Йөрәк кагышың башкаларга да барып ирешә, кабул ителә, үз ешлыгына башка йөрәкләрне дә көйли ала икән – гаҗәп бит бу! Шуның өчен акча да түләсәләр әле!.. Иҗат – бәхет ул.
Әдәбият – ул бәйге дә түгел, бәйрәм дә түгел, бүләк тә түгел. Шуны аңлаганда һәм шул шартларга килешкәндә дә үз итәргә мөмкин Ул сине...
Нет комментариев