Сизгәнсездер, соңгы вакытта журналыбыз тышлыгында фән белгечләренә аеруча зур игътибар бирәбез.
Чөнки арабызда киң җәмәгатьчелеккә бик үк билгеле булмаган, әмма үз өлкәсендә зур уңышларга ирешкән яшьләребез бихисап. Казан дәүләт энергетика университеты (алга таба КДЭУ – авт.) галиме, укытучы, проектлаучы инженер Линар Шәрәфетдинов шундыйларның берсе.
фото: Фирүзә Вәлиева
Шуңа күрә бүгенге көндә яшь галимгә бик күп университетлардан чакырулар килә. Тик ул үзенең эш урыны итеп нәкъ менә Казан дәүләт энергетика университетын сайлый.
– КДЭУда эшемне сыйфатлы итеп башкару өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мин үземне практик-остаз дияр идем. Карьерамның башыннан ук шушы ике юнәлештә үсәсем килде, чөнки практика һәм фән һәрвакыт үзара тыгыз бәйләнештә. Моннан кала КДЭУда мин фәннәр кандидаты исеменә лаек булдым. Нәкъ менә шушы университет диварлары миңа иң яхшы яшь укытучы исеменә лаек булырга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә бу уку йортына бик рәхмәтлемен.
«Тумышым белән Казаннан. Әти-әнием гади эшчеләр, икесе дә фәннән ерак. Шулай да, кечкенә чакта алар минем кызыксынуларны күрә белгән. Мәсәлән, әби кухняда ашарга пешергән арада миңа такта, кадак, чүкеч тоттыра иде. Шул кадакларны тактага сәгатьләр буе кадаклап утырганым истә. Табигатьтән бирелгән әлеге сәләтемне вакытында күргән, үстергән өчен аларга зур рәхмәт. Мәктәптә укыганда исә иң яраткан фәнем математика булды».
Математика, физика, химия кебек фәннәр буенча Линар сыйныфташларыннан шактый гына алга китә. Китапханәдән югарырак сыйныфлар өчен булган китапларны алып, киләсе ел программасын үзлектән өйрәнә. Моны белеп алган укытучылары аңа профильле математика мәктәбенә күчәргә киңәш итә. Мөгаллимнәренең киңәшен истә тотып, егет 7 нче сыйныфтан соң 131 нче лицейда белем ала башлый.
«Мин күчкән лицей, киләчәк һөнәремне сайларга ярдәм итте дисәм дә, ялгыш булмас. Анда күбесенчә хәлле гаилә балалары һәм математикага чыннан да сәләте булган балалар укый иде. Алар белән ярышу, артта калмаска тырышу миңа зур этәргеч булды. Төгәл фәннәргә карата кызыксынуым тагын да артты. Химия, физика фәннәре аша дөньяны өйрәндем. Бу фәннәрнең тормышта кирәген әле дә табам».
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Линар фән юлыннан китәргә теләп, физика белән бәйле уку йорты эзли башлый. Әмма мөгаллимнәре аны киләчәк һөнәре турында уйлап карарга үгетли. Ягъни, әгәр физика яки математика фәне белән генә шөгыльләнсә, я укытучы булачак, я булмаса профессия буенча эшләмәячәк. Шулай итеп, ул үзенә кызыклы булган фәннәр киселешендә торган архитектура юнәлешен сайлый.
«Укырга кергәндә, мин инженер-конструктор белгечлегенең нәрсәдән гыйбарәт булуын тәгаен генә аңламый да идем. Укый башлагач, бу һөнәрнең зур җаваплылыкны күздә тотуы ачыкланды. Әгәр дә табиб көненә берничә авыруны дәвалап, аның сәламәтлеге өчен җавап тотса, инженер шул табиб һәм бөтен авырулар дәваланган бинаның төзеклеге һәм куркынычсызлыгы өчен җавап бирә. Беренче вакытта бу җаваплылык бик куркыта иде. Әмма нәкъ менә шушы курку миңа ярдәм итте дә инде. Берәр проектка тотынсам, мин аңа тулысы белән чумам. Бөтен саннар, күрсәткечләрне кат-кат исәпләп, тикшереп чыгам».
фото: Фирүзә Вәлиева
Инженер-конструктор – бинаның нигез конструкциясен булдыручы кеше. Нәтиҗәдә йорт яки бинаның күпме хезмәт итәчәге тәгаенләнә. Мәсәлән, архитектор яки дизайнер йортның тышкы матурлыгын, интерьерны кайгыртса, инженер моның мөмкинме-юкмы икәнлеген билгели, идеяләрне дөрес итеп чынга ашыру ысулларын уйлап таба. Инженерга бик күп факторларны истә тотарга һәм нормалардан читкә тайпылмаска кирәк. Линар фикеренчә, бу эш берникадәр иҗади караш таләп итә.
«Әгәр проектлау эше минем иҗади омтылышларны канәгатьләндерсә, студентларга белем бирү исә фәнни кызыксынуларымны тормышка ашырырга ярдәм итә. Дөресен генә әйткәндә, укыту миңа тагын да җаваплырак эш булып тоела. Яхшы, төзек итеп сөйләү, аудитория игътибарын «тота алу» өчен хәтта актерлык курслары да уздым. Студентларым бик кызыксынучан. Мин дә алардан күп нәрсәгә өйрәнәм, артта калмаска тырышам».
Линарның ютубта үз шәхси каналы бар. Анда ул үзе проектлаган биналар мисалында булачак инженерларга өстәмә белем бирә, ягъни биналарны яңадан «сүтеп җыя». Әлеге видеодәресләрне ул укырга килми калган студентлары өчен махсус яздыра башлаган. Әйтергә кирәк, бу роликлар студентлар өчен генә түгел, төзелеш эшләре белән кызыксынучылар өчен дә файдалы. Кайбер видеодәресләрен 10 меңнән артык кеше караган.
Тулы әңгәмә белән ИДЕЛнең июнь санында таныша аласыз.
Нет комментариев