Татарстан районнары буйлап йөргән саен «Ә мин бу районда яшәр идемме?» дигән сорауга җавап эзлим.
Иң кызыгы – һәр район үзенең тырыш кешеләре, матурлыгы, чисталыгы һәм һәрвакыт үсештә булуы белән якын. Ә Мамадыш районын яшьләр нигә сайлый? Ә бит биредә чыннан да туган якларына тугры кешеләр яши.
ТАПШЫРУ КАВЫШТЫРГАН
Минзәлия һәм Нияз Мифтахетдиновлар гаиләсе. Алар икесе дә Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Нияз «лечебное дело»да укыса, Минзәлия социаль хезмәткәр һөнәрен үзләштергән. Уку йортында бер-берсен күрсәләр дә, очрашып йөрүләре «Башваткыч» тапшыруыннан башланган. Өченче курста укыганда, алар икесе дә әлеге тапшыруда катнашканнар, нәкъ менә шунда бер-берсенә күзләре төшкән дә инде. Өйләнешкәч, бераз шәһәрдә торганнан соң, күңелләренә район җире якынрак икәнен аңлыйлар. Хәзерге вакытта зур, матур йортта өч бала тәрбиялиләр. Шәһәргә китү турында уйлаганнары да юк.
– Районда яшәү күпкә җиңел безнең өчен: мәктәп тә якын, туганнар да монда гына яши, – ди Минзәлия. Ул Мамадышта социаль яклау бүлеге мөдире булып эшләгән, хәзерге вакытта декретта. Яраткан шөгыленә дә вакыт таба – нумерология белән кызыксына.
«ҺӘР ОПЕРАЦИЯ СЮРПРИЗ КЕБЕК – НӘТИҖӘСЕН АЛДАН БЕЛЕП БУЛМЫЙ»
Ире Нияз Мамадышта бик хөрмәтле һәм дәрәҗәле кеше. Без моңа район үзәк хастаханәсенә килгәч инандык. Әле генә өйдә сөекле ир, кайгыртучан әти булган Ниязның эшкә килү белән йөзләре җитдиләнеп китте. Ул хирургия бүлеге мөдире булып эшли, ә бу вазифаның нинди җаваплылык һәм җитдилек таләп иткәнен беләбез.
– Кечкенәдән табиб булырга теләдем. Без гаиләбез белән табиблар – Үсәли авылы амбулаториясендә 78 нче елдан бирле әтием – терапевт, әнием шәфкать туташы булып эшли. Әтием «Ел табибы» бәйгесендә дә бүләкләнде. Мин университетны тәмамлагач та, бирегә кайттым. 2018 елдан хирургия бүлеген җитәклим. Елына 1200 операция ясыйбыз, – дип сөйләп китте Нияз. Без аннан: «Районга яшь белгечләр кайтамы?» – дип сорадык.
– Берара кадрларга дефицит булып алды, хәзер ике яшь белгеч – травматолог белән хирург кайтты, эшләргә җиңелрәк, – диде Нияз.
– Без кеше гомере өчен җаваплы. Бу эшне башлаганда, әлбәттә, курку хисләре һәркемдә була. Һәр өлкәдә үз остазың булу – зур бәхет. Үзеңнән исә җаваплылык, мөстәкыйльлек сорала. Хирургия – иң җитди һөнәрләрнең берсе, чөнки терапевтлар булыша алмаганда, хирурглар ярдәмгә килә (елмая). Һәр операция сюрприз кебек, нәтиҗәне алдан йөз процент әйтеп булмый.
Нияз белән аралашу ничек кенә күңелле һәм кызыклы булмасын, аны хезмәткәрләре операция ясарга дәште.
ҖЫРЧЫ, ШАХМАТИСТ, УКЫТУЧЫ
Мамадышта Фәридә Ибраһимова белән дә күрештек – ул Кызылтау урта мәктәбендә биология укыта, шахмат түгәрәге алып бара. Күпләр аны «Яңа йолдыз» телевизион проекты җиңүчесе буларак белә – Фәридә матур итеп җырлый да.
– Мамадышта тууым һәм яшәвем белән горурланам. Шушы мәктәптә укыдым, аннары Алабуганың педагогика институтын тәмамлагач, мәктәбемә эшкә кайттым. Эшләргә көчем дә, теләгем дә зур, – дип ялкынланып сөйли ул. Укытучы булудан тыш, чаралар алып бару белән дә шөгыльләнә. Ә укытучы һөнәренә мәхәббәт мәктәп елларында ук туган.
– Мин җырчы, табиб яки биология укытучысы һөнәрләре арасында сайландым. Биология укытучым Нәркизә Вәгыйз кызы белән 5 нче сыйныфтан лаборатор эшләр эшли идек, аның йогынтысы зур булгандыр. Татар теле мөгаллимәсе Зәйтүнә Даян кызы исә миндә сәхнәгә мәхәббәт уятты, ул да үз ролен уйнагандыр, – ди ул.
Фәридә гаиләсе белән Мамадышта яши. Туганнары белән бер районда яшәүне бәхет һәм өстенлек дип саный алар. Биредә үсеш өчен күп мөмкинлек булуы да төп сәбәпләрнең берсе, диләр.
«ИҖАТ ИТМӘГӘН КӨНЕМ ЮК»
Чираттагы героебызның өйләренә килеп кергәч тә, күзләр берара ияләшми тора, чөнки монда йортның һәр почмагында кул эше: картиналар, чигүле япмалар, паласлар... Өстәвенә хуҗабикәнең исеме дә Алиса – могҗизалар иленнән диярсең!
– Мин Мамадышта туып үстем. Мәдәният йортында грантлар буенча методист булып эшләдем, хәзер бала ялында – Кәрим улыбызны үстерәбез. Декретта яңа сулыш ачыла диюләре дөрес икән – кул эшләре белән мавыга башладым. Хәзерге вакытта чигәм, тегәм, картиналар буйыйм, төннәрен китаплар укыйм. Нинди эшкә алынсам да, җиренә җиткереп башкарам, – дип Алиса өй буйлап экскурсия үткәрде.
– Казанда мәдәният институтында укыганда керәшеннәр оешмасының яшьләр бүлегенә килеп эләктем, алар мине «Кряшен чибяре» бәйгесендә катнашырга чакырды. Өч тапкыр катнашып, номинацияләр һәм ахырда өченче урын алдым. Хәзер Мамадышта керәшеннәргә кагылышлы мәҗлесләрне, чараларны калдырмаска, булышырга тырышам, – ди ул.
Алиса Казанга укырга киткәндә калу теләге белән янса да, 5 ел укып, 6 ел шунда эшләгәннән соң, ыгы-зыгыдан туеп Мамадышка кайта. Иң кызыгы – «Бер ел ял иткәч, кире китәрмен», – дип уйлый ул. Ләкин аңа мәдәният йортында эш тәкъдим итәләр. 2-3 ел биредә яшәгәннән соң, сөйгән ярын очрата. Кияүгә чыккач, өйне үзенчә ясый, хәзер инде «өф» итеп саклап тора.
– Ирем миңа һәр эштә булыша. Менә өйнең икенче катында минем иҗат бүлмәсе урнашкан. Башыма идея килүгә, иремә әйтәм. Кайчак: «Алиса, туктап тор әле!» – дип әйтеп куя да, үзе барыбер шуны тормышка ашырырга тотына, – дип елмая ул.
Чигү эшенә кызыксыну әбисеннән килгән. 86 яшендәге әбисе күзлексез килеш тә чигә-тегә икән. Аннан үрнәк алып, Алиса мендәр тышлары чигә башлаган. Шулай ук салфеткалар, тәрәзә пәрдәләре, сәйләннән беләзекләр ясый.
Һәр районның үз йөзе – яшьләре бар. «Мамадышта яшәр идемме?» дигән сорауга җавапны таптым кебек. Ләкин мин сезгә аны барлык районнарны йөреп чыккач әйтермен.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев