«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Ничек итеп уңышлы карьера төзергә? - белгечләр сөйли

Студент чакта алган белемнәр ярдәмендә ничек итеп уңышлы карьера төзергә?

Бу хакта «Казаньоргсинтез»ның яшь белгечләреннән сораштык.

Соңгы курска җиткәч, һәр студент акчалырак эш эзли башлый. Әле ул үзләштергән һөнәре белән тәңгәл килсә, икеләтә бәхет. Казанда ул яктан күпкә җиңелрәк, чөнки бездә яшь белгечләрне тәҗрибәсез килеш эшкә алырга, аларны бар нәрсәгә өйрәтергә һәм үсеш перспективалары тәкъдим итәргә әзер компанияләр бар.

«Казаньоргсинтез» – студентлар белән тыгыз һәм нәтиҗәле эш алып бара торган предприятиеләрнең берсе. Биредә ел әйләнәсендә студентларга стажировка үтәргә мөмкинлек булуы университеттан соң бу тармакны сайлауга этәргеч бирә дә инде. Ягъни, предприятие яшь белгечләр тәрбияләүдә турыдан-туры катнаша.

Заводта карьераларын уңышлы башлаган 3 стажер белән бу хакта тәфсилләбрәк сөйләштек.

Алмаз Шакиров, 5 нче разрядлы газ чистарту аппаратчысы

Бакалавриатны тәмамлап, хәрби җыеннарны узганнан соң, үземнең профессиям буенча эшләргә булдым. Дипломда белгечлегем «Табигый энергия һәм углерод материалларының химик технологиясе» дип язылган. Резюмены әзерләп, эш эзли торган популяр сайтта калдырдым. Шундук «Казаньоргсинтез»дан шалтыраттылар – заводка стажер вазифасына чакырдылар. Мин тәкъдимне бик теләп кабул иттем. Технологияләрен өйрәндем һәм инженер-техник хезмәткәрләргә катлаулы булмаган мәсьәләләрдә ярдәм иттем. Менә дигән тәҗрибә туплау булды ул.

Компания стажерлар белән югары дәрәҗәдә хезмәттәшлек итә, барлык сорауларыма белемле хезмәттәшләрем җавап бирде, даими ярдәмнәрен тойдым. Күптән түгел генә диплом алган студент өчен бу бик мөһим. Үзем дә әзерне көтеп утыра торганнардан түгел. Кызыксынучанлыгым, эшләгән эшемнең әһәмиятлелеген аңлыйсы килү теләгем, тырышлыгым сәбәпле коллективның бер өлешенә әверелдем. Компаниядә стажировка үтүнең зур мотивациясе – син көн саен тәҗрибәлерәк була барасың, үсәсең. Һәм бүгенгемнең кичәгедән яхшырак булуын сизү тормышымның төп приоритетына әверелде.

Үземне уңай яктан күрсәткәнгә, стажировка вакытында миңа аппаратчы вазифасын тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, берсүзсез ризалаштым. Хәзер этилен-40 җитештерүдә технологик режимны көйләү белән шөгыльләнәм. Шуңа өстәп магистратурада белем алам. Сменалы график булганга, эш белән укуны бергә алып бара алам – бу шулай ук безнең компаниянең чираттагы өстенлеге дип саныйм.

Гомумән, компаниядә эшләгәндә белем алырга да, калган активлыкка да вакыт кала. Алдагы максатым – инженер-техник хезмәткәр яки цифрлы офиста белгеч булу.

Валерия Енизеркина, химик

«Казаньоргсинтез» предприятиесенә килеп керүемә Казан милли тикшеренү технология университетында (КНИТУ) узган СИБУР ФЕСТ чарасы этәргеч булды. Мин анда химиклар өчен «Беренче элемент» дигән махсус программа турында ишеттем. Әлеге программа эшкә урнашу белән түләүле стажировка үтәргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, программа кысаларында компания карьера үсешен һәм лаеклы хезмәт хакын, индустриянең иң яхшы экспертларыннан остазлык һәм алдынгы технологияләр белән танышуны гарантияли. Шулай итеп, үзәк завод лабораториясендә химик стажер булып эшли башладым. Нәкъ менә шул вакытта уку белән стажировканы бергә алып баруның белемнәрне куллану, күзаллауны киңәйтү өчен зур мөмкинлек икәненә инандым. Предприятиенең бер өлешенә әйләнү өчен эшкә җаваплы карарга, йөкләнгән бурычларны үтәргә, оешма тормышында актив катнашырга, эш процессын һәм структурасын өйрәнергә кирәк. Студент чактагы практиканы яңа тәҗрибә һәм танышулар өчен файдаланганда, син үзеңнән-үзең компания белән хезмәттәшлек җепләрен җайлыйсың. Стажировка дәвамында мин көн саен теоретик һәм гамәли белем үзләштердем. Безнең компаниянең шигарендә әйтелгәнчә, көн саен яхшыра барабыз. Шулай ук эштәге үзара хөрмәт һәм барысын да җиренә җиткереп эшләү ошый.

Стажировка вакытында активлыгымны, эш процессында катнашуымны бәяләделәр: химик вазифасына билгеләндем. Хәзерге вакытта җитештерү процессларын контрольдә тотам. Барлык студентларга да киңәшем шул: үзегезне сынап карарга курыкмагыз, зур компанияләргә резюме бирергә һәм һәрвакыт яңа тәҗрибә тупларга тырышыгыз!

Аида Рөстәмова, «эффективлык белән идарә итү» юнәлеше буенча белгеч стажеры

Мин Казан дәүләт энергетика университетында белем алам. Һөнәрем буенча стажировка узу һәм эш табу мөмкинлеген эзләгәндә, КДЭУның эшкә урнашу үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Тәкъдим иткән берничә вариант арасыннан СИБУРда эшләп карарга ризалаштым, чөнки компания турында ишетеп белә идем инде.

Стажировкам күптән түгел генә башлану сәбәпле, мин белем туплыйм һәм эш процессына кереп кенә барам. Хәзерге вакытта «Эффективлык белән идарә итү» бүлегенең финанс-икътисади хезмәтендә эшлим. Практиканың беренче көненнән миңа шәхси остазым билгеләнде, ул миңа эшне үзләштерергә булыша һәм аның үтәлешен көйли.

Өлкән һәм тәҗрибәле кешеләр эшли торган коллективка килгәндә, башта борчылган идем. Әмма әлегә кадәр минем сорауларым, кызыксынуым җавапсыз калганы юк, һәркемнең теләктәшлеген тоям. Беренче стажировка көнендә җитәкчем: «Начар идеяләр булмый», – дигәч, мин үземнең фикерләремне дә әйтә башладым. Сүз уңаеннан, монда барлык хезмәткәрләргә эштән тыш өстәмә белем алу өчен курслар оештырыла. Киләчәктә коллективның бер өлеше буларак үсәргә, компаниягә файда китерергә телим. Оешманың башка шәһәр, хәтта чит илдәге предприятиеләрендә дә эшләргә мөмкинлек бар.

Автор: Инзилә Шакирова

Тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова

Фото: Геройларның шәхси архивыннан

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое