«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Радмир Беляев: «Эшеңне яратырга гына кирәк»
Новости
Карьера һәм үсеш

Радмир Беляев: «Эшеңне яратырга гына кирәк»

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев – Татарстан муниципаль районнарының яшь җитәкчеләренең берсе.

Яшь булуына карамастан, бик җаваплы эш башкара. Моның өчен аңа яшьлеген корбан итәргә туры килгәнме? Карьера белән шәхси тормыш арасында баланс табу кыенмы? Барысы хакында үзе белән сөйләштек.

– Сез иҗтимагый эш белән бик иртә – 20 яшьтә шөгыльләнә башлагансыз, яшьләр оешмасы рәисе булып эшләгәнсез. Муниципаль хезмәткә максатчан рәвештә килдегезме?

– Балачактан гаиләбездә өлкәннәрнең дәүләткә хезмәт итүләрен күреп үстем, бабамнар үз заманында республика өчен күп хезмәт куйганнар. Иҗтимагый эшчәнлеккә тартылу электән бар иде – мәктәптә стенгазета чыгардым, студент вакытта КВНда уйнадым, соңрак студентлар советы рәисе булдым. Без анда студентларның эшен яхшырта торган проектлар чынга ашырдык. Мисал өчен, кафе-рестораннарга, клубларга ташлама белән яисә бушлай керергә мөмкинлек бирә торган карта булдырдык. Әлеге карта активистларга бушлай өләшенде, ә калганнар аны 3 меңгә сатып алды. Бу проект якынча биш ел дәвам итте. Шул вакыт эчендә безнең студентлар оешмасы шәһәрнең иң уңышлысына әверелде. Соңрак яшь эшкуарлар советын булдырдык, аның кысаларында бик күп кызыклы проектлар тормышка ашырылды. Минем ялкынланып эшләвемне Илдар Шәүкәт улы Халиков күреп, Яр Чаллы шәһәре хакимиятенә эшкә чакырды. Ул вакытта минем белән бер командада хезмәт куйган актив яшьләр дә уңышка иреште. Хәзер дә республика яшьләре тормышын яхшырту юнәлешендә эшлиләр.

– Сезнең эш җитди тәвәккәллек сорый. Җаваплылыкны үз кулыңа алырга курыкмау тумыштан киләме, әллә бу осталыкны мөстәкыйль үстереп буламы?

– Осталыкны теләсә кайсы өлкәдә үстерергә мөмкин. Миндә бу сыйфат командадагы кешеләр өчен дә җаваплы икәнемне аңлагач барлыкка килде. Җаваплылык теләсә кайсы җитәкчедә, һөнәр иясендә булырга тиеш. Моның өчен синең кем булуың мөһим түгел. Әгәр эшеңне җавапсыз башкарасың икән, билгеле, аның соңгы нәтиҗәсе дә сыйфатлы булмаячак. Һәм бу принцип эштә дә, шәхси тормышта да кирәк.

– Сез карьера төзегәндә, яшьтәшләрегез күңеллерәк яши кебек тоелмый идеме? Мондый баскычка менү өчен нинди корбаннар кирәк булды?

– Юк, кирәк булмады. Мин гаиләмә, дусларыма гел вакыт таптым. Заманында бергәләп таң каршыладык, клубларга йөрдек. Хәзер дә дуслар белән очрашып торабыз. Эшем нинди генә җаваплы һәм катлаулы булмасын, мин аннан да ләззәт алам. Эшкә күтәренке кәефтә бармасаң, аны яратмасаң, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Һәр эшне чын күңелдән яратып башкарырга кирәк. Ял дигәннән, башка шәһәргә командировкага баргач, ял итәргә вакыт табып була: шунда ук чаңгыда шуарга яки спорт базасында шөгыльләнергә мөмкин. Мин техник спорт төрләрен яратам – гидроцикл, снегоходларда йөрим. Барысы да кешенең активлыгына, сәламәтлегенә бәйле. «Залга йөрер идем, әмма вакытым юк» диючеләр, гадәттә, теләкләре булмаганга йөрмиләр. Теләсәң, вакыт табып була. Аннары, тайм менеджмент дигән нәрсә бар. Мин, мәсәлән, Глеб Архангельский семинарында өйрәнгән алымнарны кулланам.

– Эшләр исемлеген төзисезме?

– Әйе, кайчан нәрсә эшлисемне мобиль кушымтада теркәп барам. Эшлекле һәм шәхси эшләрне календарьгә язам. Бер сүз белән – система буенча яшим. Кемгәдер болай яшәү күңелсез тоелыр, ләкин чынлыкта ул алай түгел. Без тормышны ничек кенә төрләндерергә тырышсак та, еш кына бер үк эш башкарган булып чыгабыз.

– Республикада тормыш еш үзгәреп, яңа мөмкинлекләр барлыкка килеп тора. Үзегез эшләгән өлкәгә яңалык керткәнегезне сизәсезме?

– Сизәм. Без булган әйберне саклап, аны тагын да яхшырту өчен Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрдән командалар белән хезмәттәшлек итәбез. Шул рәвешле, белгечләр фикеренә колак салабыз, еш кына «ми давылы»нда яңа уникаль форматлар турында сөйләшәбез. Берничә ел рәттән үткәрелә торган чараларны яңартып торабыз. Мәсәлән, «Гонка героев» ярышы, өченче тапкыр оештырылуга карамастан, һәрчак яңа форматта, яңа трассада башка төрле сценарий белән үтә. Әлбәттә, системаны бозмыйча эшлибез.

– Социаль челтәрләр алып барасызмы?

– Әйе, ВКонтакте, Телеграмда сәхифәмне үзем алып барам. Барлык комментарийларны диярлек укыйм, үзебезнең башка төркемнәрне күзәтәм. Тумышым белән Яр Чаллыдан булгач, туган ягымның төркемнәрен дә укырга җитешәм. Шулай ук «Татмедиа» яңалыкларын укыйм, төрле блогерларны карап барам. Иң мөһиме – барысына да вакыт табам. Хәзерге көндә социаль челтәрләр бик кирәк: ул халык белән аралашырга һәм оператив эшләргә мөмкинлек бирә. Күп сораулар онлайн-режим аша тизрәк тә чишелә әле. Әгәр муниципаль хезмәттә эшләмәсәм, социаль челтәрне болай еш кулланмас идем. Ләкин бу очракта без аны яратып кулланабыз. Шулай да яшьләргә социаль челтәрдә сак булырга, шәхси тормышларын артык яктыртмаска киңәш итәм. Сезнең уңышка һәркем дә ихластан сөенмичә, көнләшеп караучылар булуы ихтимал. Безнең өчен фәкать әти-әни, якыннарыбыз гына сөенә.

– Башка уңышлы җитәкчеләр кебек, сез дә билгеле бер осталыкны үстерергә, белем тупларга омтыласыздыр. Хәзерге вакытта нәрсә өйрәнәсез?

– Мин һәрвакыт укыйм. Бүгенге көндә өч югары белемем бар, хәзер аспирантурага керергә җыенам. Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында укыдым. Хәзер резервның федераль дәрәҗәсендәге мэрлар мәктәбендә гыйлем эстим. Китаплардан – әдәби, бизнес белән бәйле әдәбият укыйм. Соңгы арада Менделеевск районы, командабыз эшчәнлеге, территориянең стратегик үсеше турында китап язабыз.

Дөнья үзгәреп тору сәбәпле, һәрдаим укырга кирәк. Мәктәптә алган төп белемнән тыш, идарә итү, кеше белән эшләү өлкәсендә яңа белемнәр туплау зарур. Бу ниндидер файдасыз блог карап утырудан күпкә яхшырак. Хәзер яхшы эшкә урнашу өчен бернинди «блат» кирәкми, белем һәм тырышлык кирәк. Моның өчен һәрвакыт сәләтеңне үстереп тору мөһим. Ә илебездә мөмкинлекләр җитәрлек.

– Стресс белән ничек көрәшәсез? Шәхси алымнар, техникаларыгыз бармы?

– Тынычлыкта, елга буенда гаиләм белән ял итәргә яратам. Гадәттә сәяхәтләр, хәтта командировкалар стресс белән көрәшергә ярдәм итә. Һәм әлбәттә, спорт белән шөгыльләнү – иң шәп ысул. Үземне бөек спортчыга санамыйм, әмма бассейн, спорт заллары, велосипедта йөрү, волейбол, өстәл уеннары стрессны җиңәргә булыша. Чөнки физиология ярдәмендә баш мие башка әйберләр турында уйлый башлый.

– Сезнең кебек муниципаль һәм дәүләт хезмәтендә карьера төзергә теләгән яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Муниципаль хезмәттә кешеләр белән аралашу, тыңлый белү, сорауны дөрес кую, кешеләр алдында чыгыш ясау сыйфатлары, стратегик фикерләү рәвеше мөһим. Хәзерге заманда агым уңаена иярү генә җитми. Төрле стратегияләр эшләргә – аларны республика һәм федераль дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Моның өчен идеяләреңне «сата белү» мөһим. Бары тик тәвәккәл, батыр булсаң, оялмасаң һәм ялгышлардан курыкмасаң гына уңышка ирешеп була. Хаталанган очракта «Мин тагын да яхшырак булдыра алам», – дип торып басарга кирәк. Шул очракта барысы да уңышлы килеп чыгачак. Әйткәнемчә, белем алу мөһим, чөнки андый белгечләргә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Ләкин интернетта күп акча эшләргә өйрәтергә сүз бирүче блогерларга 98 процент ышанып бетмәгез, алар – язылучылары ярдәмендә үзләре акча эшләргә омтылучылар. Уңышның нигезе – тырышлык. Муниципаль хезмәткәр булу шәхси тормышны чикләми. Барысы да фәкать үзеңнән тора.

«Идел» укучыларына уңышлар телим һәм Менделеевскка чакырып калам! Безнең «Гонка героев», «Пастернак укулары», Китап фестивале чараларына яки районга турист буларак килегез! Районыбызда сезгә ошарлык чаралар күп. Без кунакларга һәрвакыт шат!

Тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова

Фото: Геройның шәхси архивыннан

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое