Ун ел элек офиста эшләү абруйлы булып санала иде. «Ленинград» төркеме дә: «Тебе повезло, ты не такой как все – ты работаешь в офисе» дип юкка гына җырламагандыр.
Ләкин вакыт узган саен һөнәрләргә караш та үзгәрә. Хәзер инде офиста эшләүчеләрдән бигрәк, цехта хезмәт куючыларның абруе арта.
Татарстан сәнәгать һәм һөнәрчелек буенча Россиядә һәрвакыт алдынгы урыннарның берсен тота. Йөз меңнәрчә татарстанлы, туры мәгънәдә, үз куллары белән безнең киләчәкне төзеде. Хәзер куллар белән эшләргә кирәкми дә диярлек –күпчелек процесслар автоматлаштырылган, эшне инновацион системалар башкара. Шул рәвешле, эшче һөнәрләрнең абруе тагын да арта. Мәсәлән, «Работа. ру» хезмәте тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, 2024 елда эш бирүчеләрнең 50 проценты эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур булуын әйткән. Без «Казаньоргсинтез» хезмәткәрләре белән ни өчен яшьләрнең нәкъ менә әлеге өлкәгә тартылуы хакында сөйләштек.
Денис Хорун, слесарь-ремонтчы:
– Миңа 26 яшь, урта-масхус белемем буенча – техник, югары белемем буенча – муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре менеджеры. Заманында бабам, әбием, олы абыем заводта эшләгән, хәзер әти-әнием һәм туган абыем да биредә хезмәт куя. Димәк, язмыш мине заводка юкка гына китермәгән. Әти-әнием өйдә вакытта яки хезмәттәшләре кунакка килгәндә, һәрдаим «Казаньоргсинтез» яңалыклары турында сөйләшәләр иде. Шуңа завод турында гел ишетеп үстем. Бирегә машинист-слесарь булып эшкә урнаштым. Беренче эш көнен әйбәт хәтерлим: заводта адашып, үз эш урынымны таба алмый йөргән идем. Ул вакытта бөтен җайланмалар, эстакадалар, торбалар миңа бертөрле булып күренде. «Мин бу җайланмалар белән эшли алырмынмы», – дигән дулкынлану хисе дә булды. Бәхеткә, коллективым һәм остазым Айрат Мөшәрәповтан уңдым: ул миңа эш рәтен өйрәтте, кирәк чакта ярдәм итте. Слесарь-ремонтчы булып эшли башлагач та бик көчле таяныч тойдым, моның өчен остазым Артур Гарипов белән җитәкчем Марат Биктаһировка рәхмәт!
Һөнәремнең кыйммәте шунда ки, мин җайланмаларның төзеклеген тәэмин итәм, димәк, бөтен предприятиенең тотрыклы эше өчен җаваплымын. Минемчә, кулыннан эш килүчеләр аерым хөрмәткә лаек.
Эшемнең зур өстенлеге – ул иртәгәсе көнгә ышаныч, яхшы хезмәт хакы, үсеш. Шуннан чыгып, яшьләргә заводка барырга киңәш итәм. Кешенең куллары алтын булса, аның башы да яхшы эшли. Бары тик түбән позициядән башласаң гына, син эшеңнең бөтен нечкәлекләренә төшенә аласың.
Гүзәлия Мисәлимова, катнаштыру аппаратчысы:
– Мин энергетика университетының су һәм ягулык технологиясе кафедрасын тәмамладым. Эш мине үзе сайлады дисәм дөресрәк булыр. Әнием үзе эшли торган заводта цехка эшче кирәк булуын әйтте, мине шунда чакырды. Ул миңа гел заводның мөмкинлекләре турында сөйли иде. Шулай итеп, мин тәвәккәлләдем, укый башладым. Курсларны тәмамлап, бирегә эшкә килдем һәм энергетика университетына үзем эшләгән белгечлек буенча укырга кердем. Җиде ел ярымнан соң шул ук «Казаньоргсинтезда» югары басымлы полиэтилен заводына күчтем.
Хәзерге вакытта эшем җайланмаларның торышын күзәтүдән гыйбарәт. Миңа монда көн тәртибен планлаштыру иреге ошый: җиһазларны кайчан чистартачагымны, төшке ашка күпмегә барачагымны үзем билгелим. Әгәр миңа административ корпуска барырга, яки смена җитәкчесе белән фикер алышырга кирәк икән, мин билгеле бер эшләрне җитештерүгә зыян китермичә башка вакытка күчерә алам.
Тәүге эш көнемдә мин беренче сменада эшләдем. Миңа билгеләнгән остаз бик ярдәм итте. Әйбәт коллективка туры килүем баштагы куркуларымны басты, алар ярдәме белән мин эш рәтенә җиңел кереп киттем.
Кыенлыклар да булмады түгел, булды. Яңа эшкә килгәч, син күп нәрсәне белмисең, беренче тапкырдан ук нәрсәнедер истә калдырмаска мөмкинсең. Миңа башка сменадагы кызлар бар нәрсәне аңлатып, булышып тордылар. Бездә шулай ук сменаны тапшыру һәм кабул итү журналы бар, анда башкалар нәрсә эшләгәнен укырга мөмкин – бу миңа эштә камилләшергә ярдәм итте.
Минем апам һәм дусларым шулай ук «Казаньоргсинтез»да эшли. Сүз уңаеннан, мин эшемдә ир-ат белән хатын кыз аермалыгын сизмим: без барыбыз да уртак эш башкарабыз, һәркем үз юнәлешен аңлы рәвештә сайлаган. Билгеле, гранулалы авыр капчык күтәрергә туры килсә, ир-атлар булышалар, әмма күп очракта бездә хокуклар тигез.
Безнең заводта түләүле яллар, «больничный»лар, укулар каралган. Читтән торып укысаң, эш белән укуны бергә алып бару мөмкинлеге дә бар. Балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә, шулай ук лагерьларга юлламалар алырга, «СИБУР Юг» программасы буенча ялга барырга мөмкин. Минем шулай ял иткәнем бар – барысы да югары дәрәҗәдә үткән иде. Профсоюз экскурсия сәфәрләре, күңел ачу чаралары оештыра: мәсәлән, күптән түгел Чабаксар һәм Алабугада бау паркында булдык.
Яшьләргә заводка барырга киңәш итәм. Биредә безгә эшләргә уңайлы булсын өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Максатка омтылучыларга барлык ишекләр дә ачык.
Нияз Зарипов, 5 разрядлы газ бүлү аппаратчысы:
– Һөнәремне туганнарымның киңәше буенча сайладым, һәм моңа бер дә үкенмим. Белемем буенча – инженер-химик, хәзер миңа 25 яшь. Беренче эш көнемне яхшы хәтерлим – бик дулкынланган идем, ләкин компаниянең яңа хезмәткәрләрен адаптацияләү процессы сокландырды. Эшемнең башлангыч этабында миңа интерактив кушымталар, төрле өйрәтү курслары ярдәм итте, шуңа күрә әллә ни кыенлыклар тумады. Мине эшемдә күп кенә химик әверелешләр баруы рухландыра. Полимер материаллар башка төр материалларны һәм эшләнмәләрне торган саен активрак алыштыра бара – безнең җитештерү продуктларына җәмгыятьтә ихтыяҗ зур!
Хәзер үз һөнәрен сайлаучыларга киңәшем: әгәр сез техниканы яратасыз, масштаблы сәнәгать процесслары һәм инновацион технологияләр белән мавыгасыз икән, сезгә монда ошаячак. Әлбәттә, теләсә кайсы эштә кыенлыклар була, әмма тормыш шул ягы белән кызыклы.
Автор: Динара Зиннәтова
Тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова
Нет комментариев