26 май – Россиядә химия сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Яшерен-батырын түгел, химия предприятиеләре турында төрле фикер һәм уйдырмалар яши. Шуңа күрә без бу санда «Казаньоргсинтез» (СИБУРның Казан предприятиесе) белгечләре белән сөйләшеп, әлеге тармак белән бәйле кайбер мифларны юкка чыгарырга булдык.
Миф: Заводларда заманча технологияләргә урын юк.
Чынбарлык: Хәзерге көндә «завод» дигәч, күпләрнең күз алдына иске, шыксыз предприятиеләр килә. Тик бу – стереотип. Чынлыкта исә, сәнәгать предприятиеләре заманча һәм экологик яктан чиста була ала.
Мисал өчен, СИБУРның «Казаньоргсинтез» предприятиесе оешуга күптән түгел – 65 ел, продукциянең беренче партиясе җитештерелүгә исә – 60 ел булды. Шундый «өлкән яшьтә» булуына карамастан, заводтагы технологик җайланмаларга нибары 17 ел. Мәсәлән, соңгы 20 елда «Казаньоргсинтез»да махсус инвестиция программасы тормышка ашырылган. Аның кысаларында төп эш җайланмалары һәм инфраструктура объектларының 80 проценты яңартылган. Шушы вакыт эчендә җитештерү калдыклары, бер тонна продукциядән чыгып исәпләгәндә, 43 процентка кимегән. Хәзерге вакытта тотрыклылыкны арттыру, шулай ук аерым җитештерү объектларының куәтен киңәйтү буенча проектлар тормышка ашырыла. Бүгенге көндә «Казаньоргсинтез»да биш меңнән артык кеше эшли, шуларның яртысы – 35 яшькә кадәрге яшьләр. Ел ахырына кадәр «Казаньоргсинтез» эшкә тагын 180 яшь белгеч алырга ниятли.
Предприятиенең яшь белгечләре шәһәр, республика дәрәҗәсендәге төрле чараларда актив катнаша, үзләрен волонтер буларак та сыный. СИБУР, Татарстанда эшли башлауга ук, предприятие хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту буенча масштаблы программа булдырды. Аның кысаларында «Казаньоргсинтез»да яңа ашханәләр эшли башлады, сәламәтлек саклау үзәкләре ачылды. Хезмәткәрләр СИБУР стандартлары буенча әзерләнгән уңайлы һәм махсус кием комплектлары белән тәэмин ителде. Шулай ук автобус паркы яңартылды – хәзер хезмәткәрләр эшкә уңайлы һәм экологик автобусларда йөри. Әлеге эшчәнлек бүген дә дәвам итә. Ел ярым элек «Казаньоргсинтез» сәнәгать белән кызыксынучы туристлар өчен ишекләрен ачты: теләге булган һәркемнең бирегә килеп, нефть һәм газ химиясе тармагына яңача карау мөмкинлеге туды. Шушы вакыт эчендә биредә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 3 меңнән артык турист булды.
Шулай ук монда цифрлы инструментлар актив кулланыла. Мәсәлән, «Эконс» инструменты технологик параметрларны исәпли һәм визуализацияли, автоматлаштырылган системалар продукция җитештерү вакытын, кул хезмәте күләмен киметергә мөмкинлек бирә. Кәгазь урынына IoT-датчиклар ярдәмгә килә: алар интернет челтәре аша җиһазларда нинди параметрлар урнаштырылганы һәм аның нинди хәлдә булуы турында сигнал җибәрә. Документлар әйләнеше, товар-матди баланс һәм хисап журналлары цифрлы рәвештә алып барыла. Бу исә вакытны гына түгел, кәгазь чыгымнарын да шактый экономияләргә мөмкинлек бирә, аның ярдәмендә мәгълүмат җиңел укыла һәм редакцияләнә. Шул рәвешле, «Казаньоргсинтез» яңа цифрлы технологияләр һәм инструментлар кулланып, продукциянең сыйфатын күтәреп һәм эш нәтиҗәлеген яхшыртып кына калмый, ә предприятиенең иминлеген дә арттыра.
Миф: Кеше тарафыннан булдырылган синтетик матдәләр зарарлы, ә табигыйләре – файдалы.
Чынбарлык: «Табигыйлек» материал яки эшләнмәнең экологик чисталыгы һәм сыйфатына турыдан туры берничек тә йогынты ясый алмый. Мисал өчен, мамыкны гына алыйк. Ул – табигый материал, тик аны җитештерү Җирдә бик күп экологик һәлакәтләргә китерде. Синтетик материаллар, шул исәптән полимерлар – кешелек дөньясына тотрыклы үсәргә, камилләшергә мөмкинлек бирә торган иң уңышлы фәнни ачышларның берсе. Куллану сыйфаты түбән булган табигый материалларны гына эксплуатацияләү алга таба ресурслар ярлылануына китерәчәк. Нәкъ менә шуны аңлау яңа төр материаллар булдыруны таләп итте дә инде. Материалның экологик яктан чисталылыгы, аны яңадан эшкәртү мөмкинлеге булу халык саны зур үсеш алган чорда аеруча зур әһәмияткә ия.
Миф: Пластик – иң экологик булмаган материал.
Чынбарлык: Белгечләр әйтүенчә, полимерлар җитештерү, альтернатив материаллар белән чагыштырганда, әйләнә-тирә мохиткә күпкә азрак йогынты ясый. Кайбер пластик эшләнмәләр климат үзгәрешләре белән көрәштә аеруча зур өстенлеккә ия. Полимерлар җитештерүдә нефть чыгаручы компанияләрнең чимал калдыклары – иярчен нефть газы (ПНГ) файдаланыла. Әгәр дә андый эшчәнлек алып барылмаса, әлеге газ, атмосфераны пычрата торган матдәләр һәм СО2 бүлеп чыгарып, факелларда яндырылыр иде. Ә СИБУР исә ПНГ ны эшкәртә. Нәтиҗәдә, һавага 71 мең тонна (!) СО2 калдыклары бүленеп чыгуны булдырмый кала.
Чынлыкта пластик - файдалы материал. Нәкъ менә шуңа күрә аны җитештерү һәм кеше тормышының барлык өлкәләрендә куллану көннән-көн арта. Мисал өчен, пластиктан хәзер бер тапкыр кулланыла торган шприцлар, кан салу өчен пакет һәм протезлар әзерләнә. Пластик медицина өлкәсендә чын мәгънәсендә уңай үзгәрешләр кертте.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, пластмасса детальләрен куллану машиналар һәм самолетларның авырлыгын киметергә ярдәм итә, Димәк, аларның ягулыгын янга калдыра һәм атмосферага СО2 бүленеп чыгуны киметергә мөмкинлек бирә.
Миф: Җитештерү вакытында бүленеп чыккан исләр сәламәтлек өчен зарарлы.
Чынбарлык: Теләсә нинди предприятиедә, хәтта шоколад фабрикасында да, специфик исләр була. Тик бу алар зарарлы дигән сүз түгел. Без матдәнең исен һавадагы консентрациясе тиешле нормативлардан артмаган очракта да сизәбез. Безнең ис сизүне уяту өчен матдәнең 4 молекуласы да җитә. Ләкин көчле исләр һәрвакыт куркыныч дигәнне аңлатмый. Мәсәлән, лилия чәчәге исе шактый кискен, тик зарарлы түгел.
Заманча предприятиеләрне проектлаганда, вектор диаграммасы (роза ветров) исәпкә алына. «Казаньоргсинтез»ның төп предприятиеләрендә исләр юк диярлек. Ниндидер ис булган очракта да, ул бары тик саклана торган территорияләргә генә тарала. Саклана торган территориядә исә торак йортлар юк.
Һаваның сыйфат дәрәҗәсен белү өчен предприятиеләр периметры буйлап даими рәвештә үлчәнә торган махсус күрсәткечләрне тикшереп торырга кирәк. Һаваның чисталыгын исә төрле матдәләр микъдары күрсәткечләрен тиешле нормативлар яки ПДК белән чагыштырып бәялиләр. Һәр матдәнең үз рөхсәт ителгән консентрациясе бар һәм ул һәрвакыт нольгә тигез була дигән сүз түгел. Кайбер матдәләр һавада табигый сәбәпләр аркасында барлыкка килә һәм аның сәламәтлеккә бер зыяны да юк. «Казаньоргсинтез» санитар сәнәгать лабораториясе көн саен Химиклар урамындагы 45 нче йортта урнашкан торак зонада һава сыйфатын тикшереп тора һәм барлык күрсәткечләр дә санитар эпидемиологик таләпләргә туры килә. Алай гына да түгел, 2023 елда «Казаньоргсинтез»да мобиль экологик лаборатория эшли башлады, ул санитар-күзәтү зонасы чигендәге төрле нокталардагы һава пробаларын оператив рәвештә алу мөмкинлеге бирә.
Миф: Предприятиедә эшләүче факеллар – куркыныч.
Чынбарлык: Факел һәр илдә, теләсә кайсы нефть һәм химия предприятиесендә була. Әлеге «саклык клапаны» җитди һәлакәтләр һәм газ чыгаруны булдырмаска ярдәм итә. Әгәр факел яна икән, димәк, предприятие имин һәм штатлы режимда эшли дигән сүз. Торбаларның биеклеге исә атмосферада яну продуктларын имин концентрацияләрдә таркату куркынычсызлыгын тәэмин итә: торба никадәр биегрәк булса, шулкадәр яхшырак.
Факеллар капремонт вакытында, предприятиеләр эштән туктаган яки, киресенчә, яңа гына эшли башлаганда көчлерәк янарга мөмкин. Бу - җиһазлардагы газларның бер өлешен зарарсыз рәвештә утильләштерү белән бәйле. Факелларда янган вакытта углеводородлар углекислый газ һәм суга әверелә. Кайвакыт факелларда кара төтен күрергә мөмкин. Ләкин бу бары тик су парына кара төс бирә торган сажа (углерод) кына. Һәм, кагыйдә буларак, мондый режим озак дәвам итми. Сажаларны барлыкка китермәс өчен, «Казаньоргсинтез» факелларында пар яисә һава бирү мөмкинлеге каралган.
Әйтергә кирәк, «Казаньоргсинтез» факел системалары эшчәнлеген даими күзәтеп тора. Факелларның күп өлеше әле күптән түгел генә модернизацияләнде. Калганнары исә якын арада яңартылачак. Поликарбонатлар җитештерүдә исә ябык типтагы факел эшли: аның ун катлы йорт биеклегендәге зур яну манарасы бар һәм ул эшләгәндә төтен һәм ялкын күренми.
Миф: Бер тапкыр кулланыла торган пластик – зарарлы. Аны тыярга кирәк!
Чынбарлык: Бер тапкыр кулланыла торган пластиктан баш тарту, тулаем алганда, дөрес. Ләкин әлеге баш тарту күп тапкыр кулланыла торганнары файдасына булырга тиеш. Экспертлар фикеренчә, әйләнә-тирә мохитнең пычрану проблемасын хәл итүнең иң нәтиҗәле һәм экологик ысулы – цикллы икътисадны үстерү һәм пластик калдыкларны эшкәртеп, алардан яңа эшләнмәләр җитештерүгә күчү. Пластиктан баш тартудан бигрәк, сортларга бүлү һәм эшкәртү системасын үстерү мөһим. Чынлыкта бит табигатькә зыян бер тапкыр кулланыла торган пластик эшләнмәләрнең күпләп чүплекләргә яки чүп яндыру заводларына ташлануы нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Яшәештә гади экологик принципларга таяну мөһим: кыскарт (әйберләргә мөнәсәбәтеңне үзгәрт, кирәксезләреннән баш тарт), яңадан куллан һәм эшкәрт. Без шуны аңларга тиеш: яңадан эшкәртү – проблеманы хәл итү түгел. Кызганыч, бар нәрсәне эшкәртеп бетереп булмый да. Шуңа күрә яңадан эшкәртелүгә баш тарту мөмкин булмаган һәм яңадан кулланыла алмый торган эшләнмәләр генә җибәрелергә тиеш.
тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова
Нет комментариев