«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Завод романтикасын той

ИДЕЛ х «Казаньоргсинтез» х Татарстанның студентлар медиалары.

Махсус проект

Бу язмада сез үзегезне химик җитештерү дөньясының бер өлеше итеп тоярсыз. Күз алдына китерегез: сез – «Казаньоргсинтезда». Сезнең алда – гади завод кына түгел, ә инновацияләр белән уңайлыклар кушылган югары технологияле мохит.

Биредә хезмәткәрләр алдынгы җиһазлар белән эшли һәм заманча, зәвыклы мохиттә карьерасын төзи. Монда химия – формулалар гына түгел, ә технологияләр һәм яңа мөмкинлекләр дөньясы. СИБУРга караган «Казаньоргсинтез» – Россиядә поликарбонат, сэвилен, металлоценлы полиэтилен җитештерә торган бердәнбер завод. Шулай ук биредә югары/түбән тыгызлыктагы полиэтиленнар җитештерелә.

Алдагы битләрдә «Казаньоргсинтез» белән якыннанрак танышу өчен завод урыннары ясалган рәсемнәрне буярга, үзеңнең мини версияңне җыярга (ансыз кая инде!), тест эшләп карарга һәм заводта сезгә нинди эш туры килгәнен ачыкларга мөмкин булачак. Ахырда – чек-лист та тәкъдим иттек. Әйдә, башлыйк!

ТЕСТ: СИН ЗАВОДТА КЕМ?

Бар дөнья Ясалма Фәһем һәм роботларның кешеләрдән эшне тартып алуы турында бәхәсләшкән арада, «Казаньоргсинтез» кебек сәнәгать предприятиеләрендә эшче кадрларга ихтыяҗ кимеми. Әйдә әле, заводта үзеңә нинди һөнәр туры килгәнен бел.

1. Сиңа катлаулы мебель җыярга кушылды. Ничек эшлисең?

А) Барлык адымнарны схема буенча тикшереп, төгәл үтим.

Б) Принципны аңлап, артык кәгазь эшләреннән башка гына җыям. В) Инструкцияне укыйм, әмма аны үземчә җайлаштырып җыям.

Г) Кирәкле материаллар һәм тоташтыра торган элементларны ачыклап, план төзим.

Д) Материалларның үзенчәлекләрен өйрәнеп, тоташтыра торган урыннарның ныклыгын тикшерәм, камилләштерелгән конструкция тәкъдим итәм.

2. Сиңа компьютерда яңа программаны аңларга кирәк. Нишлисең?

А) Белешмәне ачып, барысын да җентекләп 
үзләштерәм.

Б) Үзем басып һәм тестлар ясап, сынап карыйм.

В) Танышлардан ничек яхшырак икәнен сорыйм.

Г) Мантыйкны аңлау өчен аның кайда 
кулланылганын укыйм.

Д) Программаның эш алгоритмнарын ачыклыйм 
һәм аны үз бурычларыма яраклаштырырга 
тырышам.

3. Сез дусларыгыз белән урманда шалаш төзисез. Син нинди вазифа башкарасың?

А) Процессны оештырам һәм исәплим.

Б) Кул астындагы әйберләрдән нәрсә эшләргә мөмкин икәнен уйлыйм.

В) Нинди эш кушсалар да, ризалашам, иң мөһиме – кул эшләсен.

Г) Оригиналь дизайн уйлап табам һәм команда җыям.

Д) Әйләнә-тирә мохитне өйрәнәм һәм җилгә чыдаячак инновацион конструкция эшлим.

4. Ашарга пешерүгә ничек карыйсың?

А) Барысын да төгәл исәплим һәм кибеткә барып киләм.

Б) Суыткычта нәрсә барлыгын карыйм һәм алардан ризык әзерлим.

В) Ризыкка заказ бирәм – нигә вакытны әрәм итәргә?

Г) Интернетта гадәти булмаган рецептлар эзлим.

Д) Молекуляр кухня принциплары буенча борщ әзерлим.

5. Синең компьютерың катып калды. Нишлисең?

А) Яңадан эшләтеп җибәрәм һәм чыбык/ көйләүләрне тикшерәм.

Б) Интернеттан эзләп, чишелеш табам.

В) Айтишник дустымны чакырам.

Г) Система блогын сүтеп карыйм.

Д) Системалы логларны анализлыйм, өзеклекләрнең закончалыгын ачыклыйм һәм төп сәбәпне табам.

6. Эштә исәп-хисап ясарга кирәк. Нишлисең?

А) Таблица, сылтамалар, графиклар – барысы да төгәл эшли.

Б) Текст – минимум, иң мөһиме – асылын аңлау.

В) Диаграммалар, фото, иҗадилык өстим.

Г) Моны элек ничек эшләгәннәрен сорыйм һәм шаблон буенча кабатлыйм.

Д) Төрле кисемнәрдә анализлау мөмкинлеге булган мәгълүматларның интерактив моделен төзим.

7. Командада конфликт чыкты. Нишлисең?

А) Һәркем үзенең җаваплылык зонасын аңласын өчен, конфликт сәбәпләре турында команда белән фикер алышу оештырам.

Б) Барысы да җайга салынганчы читкә китеп торам.

В) Компромисслы карар тәкъдим итәм.

Г) Күпчелек фикере белән килешәм, иң мөһиме – конфликт чишелсен.

Д) Сәбәпләрне анализлыйм һәм системалы чишелеш тәкъдим итәм.

8. Сиңа нәрсә күбрәк ошый?

А) Планлаштыру, санау, чагыштыру.

Б) Куллар белән эшләү һәм нәтиҗәне күрү.

В) Яңаны уйлап табу.

Г) Процессның төгәллеген тикшерү һәм күзәтү.

Д) Билгесез закончалыкларны тикшерү, ачык булган һәм булмаган бәйләнешләрне табу.

9. Рутинага ничек карыйсың?

А) Әйбәт, иң мөһиме, системалылык.

Б) Күз алдымда максат торса, түзәм.

В) Туйдырса, төрләндерергә тырышам.

Г) Тотрыклылык һәм төгәл кагыйдәләрне яратам.

Д) Бу – анализ өчен мәгълүмат һәм процессларны оптимальләштерү мөмкинлеге.

10. Синең көчле ягың – ул:

А) Мантыйк һәм исәпләү.

Б) Практика һәм җитезлек.

В) Команда эше һәм идеяләр.

Г) Вак-төяккә игътибар һәм төгәллек.

Д) Тирән анализ һәм ачышлар ясау сәләте.

НӘТИҖӘЛӘР:

А күбрәк: Инженер-механик. Сиңа аналитика, төгәллек һәм техник фикерләү якын. План, исәп-хисап һәм документация яратасың. Синнән менә дигән инженер яки участок җитәкчесе чыгар иде!

Б күбрәк: Слесарь-ремонтчы. Син техниканы яхшы белүче практик. Импровизацияли беләсең һәм бурычларны тиз арада хәл итәсең – җиһазлар һәм ремонт белән эшләү өчен иң кирәклеле күнекмәләр!

В күбрәк: Баш эретеп-ябыштыручы. Син инициативалы, башкаларны да илһамландырасың, карарлар кабул итә беләсең. Стандарт булмаган бурычларны яратасың, аралаша һәм командада эшли беләсең. Синдә лидерлык потенциалы бар.

Г күбрәк: Химик / Аппаратчы / Электромонтёр. Син игътибарлы, пөхтә һәм төгәл. Инструкция буенча эшләргә, тәртип сакларга һәм сыйфатны күзәтергә яратасың. Сиңа лабораториядә яки регламентларны үтәү мөһим булган производствода эшләү туры киләчәк.

Д күбрәк: Уйлап табучы галим. Син лаборатор тикшеренүләр һәм инновацион чишелешләр остасы: тәҗрибәләр үткәреп кенә калмыйча, яңа материаллар проектлый, процессларны оптимальләштерә, стандарт булмаган алымнар таба беләсең. Синең стилең – фәнни төгәллек һәм иҗади эзләнү арасында баланс.

ҖИТЕШТЕРҮ ЗӘВЫГЫН ТОЙ

2024 елда «Казаньоргсинтез» гадәти булмаган нәрсә – Россиядә беренче сәнәгать хушбуйлары китапханәсен булдырды. Химик җитештерү – торбалар һәм реакторлардан гына гыйбарәт урын түгел, ә технологияләр һәм илһам белән сугарылган тере, күпкырлы дөнья.

Архитектор һәм урбанист Вероника Ямилова завод процессларын һәм шәһәр истәлекләрен уникаль хуш исләргә әйләндергән. 900°C температурада этиленның яки Россиядә бердәнбер поликарбонатлар җитештерү урынының исе нинди? Хәзер шул турыда сөйлибез.

СӘНӘГАТЬ ЛИНЕЙКАСЫ

Пиролиз исе – кызган мичләрнең куе, татлы исе, анда углеводородлар 900°C та этиленга һәм пропиленга – полимерлар өчен нигезгә әверелә.

• Пиролиз сумаласы – продуктның дегет сыман кискен исе, аннан техник углерод алалар.

• Поликарбонатлар – Россиядә бу полимерны бердәнбер җитештерү урынына хас булган гуашь һәм чәчәк ноталары кергән көтелмәгән йомшак ис.

ШӘҺӘР СЕРИЯСЕ

• Сабантуй – учак төтене, балачакны хәтерләткән үлән һәм җиләкләр.

• Идел сукмагы – урманнарның һәм болын киңлекләренең сафлыгы.

• Казан – камыр ризыклары, бал һәм лимон цедрасының рәхәт кушылмасы.

ЗАВОД ОБРАЗЫ

«Казаньоргсинтез» кыйммәтләренең берсе – компромиссларсыз куркынычсызлык. Һәр хезмәткәр, заводка кергәндә, махсус кием һәм шәхси саклану чараларын кия һәм бу мәҗбүри кагыйдә булып тора.

Экипировкага нәрсә керә?

• Утка чыдам спецовка – югары температура һәм очкыннарга чыдый.

• Каска – очраклы бәрелүдән саклый.

• Аякларны саклау өчен шумый торган табанлы махсус ботинкалар.

• Противогаз – махсус шартлар булган зоналарда сулыш юлларын саклый.

• Күзләрне саклау өчен махсус күзлек.

Проектны эшләделәр: Георгий Воробьёв, ПГУФКСиТ, «Крылатые Барсы» медиасы Александра Саблина, КазГИК, кино һәм телевидение продюсеры Иван Бажанов, КИУ, «Радио “Голоса Студентов”» студентлар продюсерлык агентлыгы Софья Ложкина, КИУ Анна Лебедева, КНИТУ, МШПА «Поколение» медиасы.

Тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое