«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Зөлфәт Зиннуров: «Шунысы сөендерә – яшьләр бүгенге көндә үзләренә бәяне беләләр»
Новости
Карьера һәм үсеш

Зөлфәт Зиннуров: «Шунысы сөендерә – яшьләр бүгенге көндә үзләренә бәяне беләләр»

«Татар радиосы» баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуров турында белмәүчеләр сирәктер.

Без аның белән журналистикага килүе, күңелле студент еллары һәм замана журналистына хас булган сыйфатлар турында сөйләштек.

- Журналистикага кереп китү тарихын сөйләп китегез әле?

- Мин үзем тумышым белән Теләче районы, Югары Кибә-Хуҗа авылында тудым, ярты ел шунда яшәгәннән соң, әти-әнием белән Сабага күченеп киткәнбез. Саба урта мәктәбендә 11 ел укыганнан соң, документларымны ике югары уку йортына тапшырдым. Аның берсе КХТИ, икенчесе – Казан Дәүләт Университетының журналистика факультеты иде. Ни өчен журналистика факультетына дисезме?  Мин 10 сыйныфта укыганда, Сабада «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясен ачтылар. Мин җәй көне анда кастинг үттем һәм эшли башладым. Бер ел буе радиода кичке тапшырулар алып бардым. Яшьләр өчен ниндидер яңа тапшырулар уйлап чыгара идек. Журналистика белән кызыксынуым 11 класста укыганда журналистика белән ныграк кызыксынып киттем. Аннан соң, журналистика факультетына керү өчен мәкаләләрең басылган булырга тиеш бит. Минем мәкаләләр «Саба таңнары» газетасында басылды. КФУга укырга кергәндә мин 18 кыз арасында 1 егет идем.

- Студент еллары әле дә исегездәме?

- Әлбәттә! Бездә иҗат көне бар иде – безне төрле редакцияләргә беркеттеләр. Беренче курста укыганда, башта «Татарстан яшьләре»ндә беркетелдем, аннан соң Илфат Фәйзрахманов килде дә, «Теләгегез булса телевидениегә килә аласыз» диде. Мин аңа «Телевидениегә бару теләгем бар», - дидем. Шуннан соң «Хәерле иртә, Татарстан!» тапшыруына йөрдем, аннары «Яшьләр тукталышы»нда алып баручы, «Син – минеке, мин – синеке» тапшыруы, «Аулак өй» проекты, «Башваткыч» тапшыруларында эшләдем. 2020  елда ТНВдан киттем.

Ләкин шунысы сөендерә – яшьләр бүгенге көндә үзләренә бәяне беләләр. Без энтузиазм белән кызык дип йөрсәк, бүгенге көндә аларга кызык кына түгел, алар инде сорый да беләләр, без сорый да белмәдек.

2001 нче елдан алып, 2007 нче елга кадәр «Татар радиосы»нда алып баручы булып эшләдем. 2003 елда УНИКСның иң беренче катында дискотекалар да оештырып йөрдем, анда 400-500ләп халык килә иде. Тулай торакларга афишалар элеп, җырчылар чакырып, татарча дискотекалар эшләдем әле мин.

2002 елда телевидениедә, радиода һәм «Ялкын» журналында эшләдем. «Ялкын»  журналында йолдызлар белән әңгәмәләр бастырып, йолдызларның фотографияләрен уртадагы биттә постер итеп чыгардым.

Нәрсәгә тотынып була, шуңа тотынырга тырыштым инде. Менә шул журналистикага тартылуым сәбәпчесе «Саба дулкыннары» радиосы ачылуы булды. Аңарчы мин тормышымны бөтенләй икътисад белән бәйләргә җыенган идем. КХТИда да икътисад факультетына укырга керергә уйладым, ләкин аны сайламадым. Үкенмим, монда күңелле, кызык булды. Аеруча укырга бару, укудан соң эшкә бару кызык иде, тулай торак үзе бер дөнья булды.

- Зөлфәт абый, замана журналисты нинди булырга тиеш?

- Безнең заманда «ишектән кертмиләр икән, тәрәзәдән кер» дип өйрәтте безне Илдар абый Низамов. Әгәр дә син шушы вакыйганы ачыкларга һәм аның турында репортаж, сюжет эшләргә дип баргансың икән, әгәр дә синең бер ишегеңне япсалар, икенчесенә кил, анысын да ачмасалар, тәрәзәдән кер, әрсез булырга кирәк дип өйрәттеләр. Язган мәкаләң өчен син нык торырга тиеш, язгансың икән, җиренә җиткереп яз, син аны балаң кебек якларга, үз фикереңне белдертергә оялмаска, курыкмаска тиеш дип өйрәттеләр.

Хәзер заманасы икенче: техника, Ясалма Фәһем заманасы. Шуны онытмаска кирәк – бер кеше дә сезгә берни китереп бирми. Ялгышам дип курыкмагыз, ялгышулар булырга тиеш.

Айзирәк Вәгыйзова

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое