Аның өчен сәхнә – яхшы кәеф һәм адреналин урыны. Әйтерсең лә, ул анда уйнамый, ә яши кебек. Шуңа күрә рольләре дә ихлас, ышандырырлык килеп чыга. Журналның бу санында сезне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, актер осталыгы һәм пластика буенча педагог Артур Шәйдуллин белән таныштырырбыз.
– Артур, интервью бирергә яратасыңмы?
– Мин үземне ачык кешегә саныйм. Интервью бирү ошый, чөнки аның аша үзеңдә булган уй-фикерләрне тамашачыга җиткерергә мөмкин. Үзем белән элемтәгә чыгучылар белән сөйләшергә яратам.
– Сине кемдер драма артисты, актер осталыгы һәм пластика буенча педагог, режиссер буларак белсә, күпләр биюче буларак таный. Үзең әйт әле: кем ул Артур Шәйдуллин?
– Беренче чиратта, мин – театр артисты. Казан театр училищесын тәмамладым. Бүгенге көндә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшлим. Ә бию минем икенче шөгылем. Һәм мин аны көн саен кулланам.
– Көн саен биисеңме?
– Әйе (көлә). Кыскасы, үземне биергә яратучы артист дип саныйм.
– Син – шәһәр егете. Тамырларың кая барып тоташа?
– Әти Мамадыш районыннан, әни Лаештан. Мин үзем Казанда туып үстем. Хәзер шәһәрдә яшәсәм дә, күңелем белән авылда. Анда рәхәт, саф һава, чисталык, табигыйлек – күңел ял итә. Ә монда гел хәрәкәттә булырга кирәк.
– Шәһәр егете булсаң да, татарча сөйләмең әйбәт. Кайсы мәктәптә укыдың?
– Мин Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясендә белем алдым. Анда бөтен фәннәр дә татар телендә иде. Алай булуына шатмын, чөнки аннан соң театр училищесында укырга күпкә җиңелрәк булды. Мәктәптә беренче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр театр түгәрәгенә йөрдем. Дөресен әйткәндә, үземне сәхнәдән кала башка бернинди өлкәдә дә күрми идем. Минем өчен сәхнә – адреналин, кәеф! Фәрит абый Бикчәнтәев курсына эләгү минем зур хыялым иде – шул бәхеткә ирештем. Училищедан соң Казан мәдәният һәм сәнгать институтында читтән торып белем алдым. Һәм ике ел режиссурада укыдым.
– Режиссер булу максаты белән кергән идеңме?
– Миңа, тагын ике ел ассистентурада укырга мөмкинлегең бар, дип калырга тәкъдим иттеләр. Ә мин укып арган идем инде (көлә). Әмма анда көндезге уку бүлегендә укыганыма үкенмим.
– Кирәге чыктымы?
– Әйе. Мин хәзер актерлык осталыгы һәм пластика буенча мастер-класслар биреп йөрим. Хәзерге вакытта «Бала сити» һәм «Сәләт» мәктәбендә укытам. Төрле проектларда катнашам. Мәсәлән, сентябрь аенда Г.Кариев театрында «Ал җилкәннәр» премьерасы булачак. Мин анда пластика буенча режиссер буларак эшләдем. Бу минем режиссер буларак профессиональ сәхнәдә башкарылган беренче эшем. Спектакльдә күбесенчә театр училищесының беренче курс студентлары катнаша. Алар белән эшләү җиңел дә, катлаулы да булды. Чөнки студентлар әлегә сәхнә законнарын белеп бетермиләр, шуңа гади телдә аңлатырга тырыштым. Беренче курста гына булуларына карамастан, бик зур тәҗрибә алдылар дип саныйм.
– Училищеда укыганда сез дә күмәк сәхнәләрдә уйнагансыздыр?
– Камал театры сәхнәсендә беренче тапкыр икенче курста «Кара чикмән»дә биюче буларак катнаштым. Фәрит Рәфкатович минем бию сәләтемне күреп алып тәкъдим итте. Шул рәвешле ул минем иң яраткан спектаклемә әйләнде. Театрга беренче адымны бию аша ясадым.
– Тамашачы сине «Бию пәрие» спектаклендә Сәйдәш образы аша да яхшы белә.
– Сәйдәш өчен мин режиссер Илгиз абый Зәйниевка рәхмәтлемен. Ул бию сәләтемне тамашачыга күрсәтергә мөмкинлек бирде. Икенчедән, пьеса бер актлы гына һәм ул Илдус абый Габдрахмановның юбилее уңаеннан махсус язылган иде. Спектакльне тулы итеп эшләргә кирәк, диелгәч, режиссер Сәйдәш ролен өстәде. Матур гына бер спектакль килеп чыкты. Ул хәзер дә «трендта» – яратып карыйлар. Сәйдәш ул тормыштагы Артурга бик охшаган. Мин спектакльдә үземне – үзем итеп хис итәм. Уйнаганда йөз процент ләззәт алам.
– Бер театр артистыннан ишеткәнем бар. Ул әйтә: «Сәхнә ул – дөреслек урыны», – ди. Син бу фикер белән килешәсеңме?
– Килешәм, әлбәттә. Чөнки тормышта син кеше белән аралашасың, танышасың, ниндидер интригалар, алдаулар да булып тора. Ә сәхнәдә без тамашачыны эмоция белән алдый алмыйбыз. Әгәр ролеңне чын-чынлап уйный алмыйсың икән, сиңа кем ышансын? Нинди генә рольгә карамастан, һәрберсенә тулысынча бирелергә кирәк. Дөреслек шул ул. Һәм әйе, рольнең зурысы яки кечкенәсе юк.
– Әти-әниең театр юлыннан китүеңә ничек карады?
– Минем Алмаз исемле дустым бар. Без аның белән 1 классттан бергә. Икебез дә 11 класска кадәр театр түгәрәгенә йөрдек. Ә чыгарылыш класска җиткәч, уйлана башладык: «Ә кирәкме соң миңа бу театр, сәхнә?» Башка кешеләрдән «Театрда акча юк» дигән бер үк сүзләрне еш ишетеп тора идек. Шулай итеп, Алмаз белән төзелеш университетына экономистлыкка керергә булдык. Дөресрәге, ул шул юлны сайлады, ә мин чыгарылыш кичәсенә ике ай кала «теләмәгән җирдә укыганчы, йөрәк кушканны эшлим» дигән фикергә килдем. Әни беркайчан да теләгемә каршы килмәде. Мин аңа шуның өчен дә бик рәхмәтле. Миңа ирек бирү шундый нәтиҗәгә китерде – менә мин хәзер сиңа артист буларак интервью биреп утырам.
– Театр училищесыннан соң син бит әле Әтнә театрына эшкә кергәнсең...
– Булды андый хәл... Уникенче елларда Әтнә театрының беренче сулыш алган чаклары иде ул. Фәрит Рәфкатович: «Сез дисциплина ягыннан әйбәт курс, бердәм. Әйдәгез, Әтнә театрына зур труппа булып керегез», диде. Без бардык. Ике ай эшләдек. Шәхсән минем өчен, шәһәр кешесе буларак, районга кайту кыргыйлык булды. Анда ритм, яшәү рәвеше бөтенләй башка. Ә мин гел эзләнергә күнеккән. Анда тып-тыныч, шундый рәхәт – чыпчыклар сайрый, кояш... Андый мохиттә мин ялкаулана башлыйм. Шулай итеп, китәргә булдым. Монда кайткач, Илгиз абый белән татар камера театрын ачмакчы идек. Әмма акча мәсьәләсе килеп туды һәм ул барып чыкмады. 2013 елның февралендә Фәрит абый элемтәгә чыкты. Аның белән сөйләшкәннән соң, Илфир Илшатович драма артисты буларак килергә тәкъдим ясады. Икенче көнне мин инде «Кыю кызлар» спектаклендә күмәк сәхнәдә уйнадым.
– Һәм үзеңнең дөрес юнәлештә икәнеңне аңладың...
– Әлбәттә! Безгә еш кына: «Әй, сезнең эшегез бик җиңел, уйнап-көлеп кенә йөрисез», – диләр. Ә бит театрның эчке дөньясы бар. Ул репетициядә генә дә нинди стресска бирелергә мөмкин. Шуңа күрә театрда эшләгән кешенең нервылары нык булырга тиеш.
– Күз алдыңа китер: янәшәңдә Артур Шәйдуллин утыра, ди. Үзеңә нәрсә дияр идең?
– Кызык сорау бу! (бик тирән уйга чума) Минемчә, һәр кеше үзенә: «Әйдә, җыел! Булган бөтен энергияңне тупла. Көчлерәк бул. Үзеңне ишет. Үз өстеңдә эшлә. Ялкауланма. Син булдырасың. Синдә сәләт бар – шуларны тупла һәм алга бар», – дияр иде. «Бию пәрие»ндәге беренче репликаны әйтмичә булмый: «Син I am the best булырга тиеш!»
Әңгәмәне тулысынча "Идел"нең август саныннан укыгыз.