Узган елның ноябрендә Казан шәһәр филармониясе иҗат коллективы Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы мотивлары буенча «Йосыф-Зөләйха» спектаклен тәкъдим иткән иде.
ИДЕЛдә бу хакта әзерләнгән материалны сайт укучылары игътибарына да тәкъдим итәбез.
Спектакльдә төп рольләрне Татарстанның халык артистлары – Рөстәм Асаев, Чулпан Закирова, Татарстанның атказанган артистлары – Ләйсән Мәхмүтова, Айдар Габдинов башкара. Казан шәһәре филармониясе солистлары Сәйдә Мөхәммәтҗанова – Зөләйханы, Руслан Закиров – Йосыфны уйный. Без алар белән спектакльнең үзенчәлекле яклары турында һәм инде, әлбәттә, иҗатлары турында сөйләштек.
Сәйдә Мөхәммәтҗанова – «Голос. Дети» (2014) һәм «Ovoz» (2024, «Голос»ның үзбәк версиясе) проектлары финалисты.
– Сәйдә, үзеңдә кайсы сыйфатны үстерер идең?
– Кыюлыкны үстерер идем. Тыйнак булу, әлбәттә, яхшы сыйфат, әмма кайбер очракта урынлы түгел. Әйтер сүзең булганда, тыйнаклык комачауламаска тиеш. Мөһим карарлар кабул иткәндә кыюлык җитеп бетмәгәнен сизәм.
– Иҗат юлыңда нинди авырлыклар очратасың?
– «Голос дети» проектында катнашканда 7 нче сыйныфта гына идем. Танылуымның бер ноктасына җиткәч, социаль челтәрдәге битләремне ябып куйдым. Әлбәттә, аларны дәвам иткән булсам, хәзер язылучыларым күбрәк булыр иде. Әмма беренче урынга укуны куйдым, соңрак ныклап имтиханнарга әзерләнә башладым. Лицейдан соң, институтка укырга кергәч кенә иҗатка басым ясый башладым: җырлар, клиплар белән шөгыльләндем.
Артист тормышы җиңел димәс идем, күп чыгымнар таләп итә. Мисал өчен, бер җыр чыгару 150 мең сумга төшә. Өстәвенә, аны чыгару гына җитми, ротация өчен дә түләргә кирәк. Концерт костюмнары тектерү 50-60 меңнән кыйбатрак тора. Билгеле, эстрада үзенең чыгымнарын җиңелрәк каплый, чөнки анда тамашачы күбрәк йөри. Минем җырларны аңлап бетермәүчеләр дә бар, чөнки аны кабул итәргә кирәк. Күпчелек җиңел җырлар тыңларга ярата бит, үзем дә кәефем яхшы булганда, бию җырларын кабызам.
– Казан шәһәр филармониясендә кайчан эшли башладың?
– 2020 елда КФУда укыганда, тәҗрибә туплар өчен, параллель рәвештә эшкә кердем. Казан шәһәр филармониясендә Чулпан Закирова кебек профессиональ кешеләр белән эшләү миңа бик зур мәктәп булды. Сүз уңаеннан, ул минем концертның режиссеры иде. Филармониядә беренче тәҗрибәм Яңа ел спектаклендә башланды, аннары «Зәңгәр шәл»дә Майсәрә роленә куркып кына алындым. Быел «Йосыф һәм Зөләйха» спектаклендә яшь Зөләйханы уйнасам, Чулпан Ринат кызы үзе өлкән Зөләйханы уйнаячак. Спектакльнең үзенчәлекле яклары бик күп. Мисал өчен, без Руслан Закиров белән җырны башкару белән беррәттән гарәп тангосы биибез. «Зәңгәр шәл» белән чагыштырганда, монсында биюләр катлаулырак. Чулпан Ринатовна биремнәрне катлауландырганын сизәм. Мин гадәттә җырлаганда биемим, ә монда биергә туры килә. Үземә кыюлык җитми дисәм дә, тәвәккәллек сорый торган очракларны яратам. Мин экспериментларга ачык кеше.
Премьераның тагын бер үзенчәлеге бар – спектакльгә Үзбәкстанда «Ovoz» («Голос») проектында мин башкарган үзбәк җырын керттеләр. Хәзер аны татар теленә тәрҗемә итәләр. Шулай итеп, спектакльдә гарәпчә, үзбәкчә җырлар да яңгыраячак, калганнары – татар җырлары.
– Кайсы телдә җырлау авыррак?
– Кытай телендә. Миңа шулай ук үзбәк теле авыр бирелде. Остазым Севара Назархан: «Сәйдә, син рус акценты белән җырлыйсың», – дия иде. Үзбәк теле, татар теленә охшаса да, яңгырашы буенча авыр тел.
– Син уйнаган Зөләйха нинди ул?
– Дөресен әйткәндә, холкы буенча Мәйсәрә миңа якынрак. Ул бик тыйнак, шуңа карамастан, мәхәббәте өчен көрәшә. Минем Зөләйха үзсүзле, ышанучан булуы белән кызыклы. Яшь чакта ул бер төрле, өлкәнәйгәч, башка холыклы.
Руслан Закиров – опера арияләре һәм эстрада җырлары башкаручы баритон тавышлы җырчы. Казан шәһәр филармониясе солисты.
– Руслан, иҗат өлкәсенә ничек килеп кердең?
– Музыка дөньясына мине әнием алып килде. Ул беркайчан да минем теләкләремә каршы килмәде. Бер концертка алып баргач: «Шул егетләр кебек баянда уйныйсың килсә, музыка мәктәбенә бирәбез», – диде. Шулай мине музыка мәктәбенең баян классына бирделәр. Аннары җырлыйсым килә башлады, әмма тавышың югары дип хорга алмадылар. Бер-ике елдан соң солист итеп чакырганнар иде, ләкин мин бармадым.
Казан шәһәр филармониясендә елдан артык эшлим. Шул ел дәвамында «Три богатыря» спектаклендә уйнадым, махсус концертларда, шулай ук балалар өчен чараларда, композитор кичәләрендә катнаштым. Бүгенге көндә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә студентларны укытам. Ике ай элек симфоник оркестр һәм 55 кешелек хор катнашында үземнең беренче сольный концертымны бирдем.
– Йосыф – беренче зур ролең түгел, димәк?
– Консерваториядә укыганда музыкаль драма, комедияләрдә, операларда күп катнаштым. Быел С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Евгений Онегин операсында Онегинны җырладым. Аңа кадәр «Түләк» операсында төп тискәре рольне уйнадым. Хәзерге вакытта Йосыфны өйрәнәм, эзләнәм, ролемнең үзенчәлекле якларын ачып образ төзим. Сәйдә белән бу спектакльгә кадәр концертларда аерым җырлаганыбыз бар иде. Үзе белән сәхнә артында гына сөйләшкәнебез булды. Шуңа күрә «Йосыф-Зөләйха» – аның белән беренче тандем.
Чулпан Закирова, Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясенең «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, «Йосыф Зөләйха» спектакленең режиссеры һәм баш балетмейстеры.
– «Йосыф-Зөләйха» әсәрен сәхнәдә кую идеясен 1-2 ел күңелемдә йөрттем, либретто өстендә эшләү шактый вакытны алды. Бу бик тирән әсәр – әдәбиятыбызның йөзек кашы. Аны сәхнәләштерү бик зур җаваплылык таләп итә. Сәхнәгә нәкъ менә мәхәббәт темасын чыгарасы килде, чөнки әлеге тема һәрвакыт матур. Зөләйха гомере буе мәхәббәтенә тугры калып, Йосыфның хисләрен көтеп яшәгән һәм ахыр чиктә теләгенә ирешкән дә. Бу хисләр мине аеруча тетрәндерде. Бүгенге көндә дөньяда ыгы зыгы күп, ә тамашачының ял итәсе килә, күңеле матурлыкка сусаган. Спектакль вокал хореографик номерлар кулланып, мюзикл рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Анда Казан шәһәр филармониясенең профессиональ солистлары катнаша. Үзем дә, артистлык тәҗрибәмне искә төшереп, Зөләйханың олырак чагын башкарам. «Казан» бию ансамбле тарафыннан спектакль искиткеч биюләр белән бизәләчәк.
фотолар: Казан Шәһәр филармониясе
Нет комментариев