13 февраль көнне Казанның «Пирамида» концертлар залында «MINGAZOV» кавер төркеменең тәүге диско-концерты узды.
Егетләр ретро һәм үзләренең җырлары белән тамашачыны таң калдырды. Махсус кунаклар – Айдар Галимов, Илназар, Илдус Дәүләнов белән уртак чыгышлар ясалды.
Ильяс Минһаҗев – төркемнең солисты, 23 яшь, Әлмәт районы Габдрахман авылы егете:
Музыкаль төркем тарихы
«MINGAZOV» төркеме 2018 елда оешты. Иң беренче зур чыгышыбыз җырчы Илназ Сафиуллин туенда булды. Әлеге чарадан соң саф татар телендә кавер-төркем оештыру уе туды. Ул вакыттагы продюсерыбыз мине әлеге проектка солист буларак чакырды. Төркемдә гитарист Денис Казьмин һәм барабанчы Тимур Сапаров үзара танышлар иде. Без проектка баянчы дустым Рүзәл белән килдек.
Репертуар
Бүгенге көндә безнең репертуарда 80 нән артык җыр бар.
Татар эстрадасындагы популяр артистларның хит җырларын репертуарыбызга алабыз. Мәсәлән, «Әлдермешкә кайтам әле» (Хәния Фәрхи репертуарыннан) җырына кавер YouTube каналабызда 1,5 миллионнан артык карау җыйды.
Җырларын башкарган артистлар белән без яхшы мөнәсәбәттә. Айдар абый Галимов үзе шалтыратып, безнең концертка киләчәге турында әйтте. 6 ел эчендә «Минем җырны җырламагыз» диюче булганы юк. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә сораштырулар үткәреп, аудиториябез сораган җырларны яздырабыз. Күпсанлы тамашачылар соравы буенча үзем дә җырлар иҗат итә башладым. Киләчәктә дә әлеге юнәлешне дәвам итәчәкмен.
Чыгышлар географиясе
Төркем белән Төркиядәге зур чарада чыгыш ясарга насыйп булды. Чакыручы соравы буенча беренче тапкыр төрек җырын башкардык. Ул Таркан репертуарыннан «Dudu» җыры иде. Татарстанга кайткач, нигә әле төрек җырларына да кавер ясамаска дип уйладык: бүген төрек сериаллары популяр. Ә иң мөһиме – татар теле белән төрек теле охшаш. Киләчәктә бәлки репертуарыбызга берничә төрек җырын алырбыз.
Костюмнар
Безнең 5 концерт образы бар. Костюмнарның дизайнын стилистыбыз Мария белән бергәләп уйлыйбыз. Уникаль образлар тудырырга омтылабыз.
Мәҗлесләр турында
Күбесенчә төркем белән банкетларда чыгыш ясыйбыз. Чыгышларның бәясе мәҗлес урыны, образлар, җырлар саны, аппаратурадан тора. Бәйрәмнәрдә «Әлдермешкә кайтам әле», «Су буенда учак яна», «Яшьлегем чишмәләре» җырлары популяр. Фирдүс абый Тямаевның «Сайра, әйдә, сандугач», «Гомер үтә» җырлары шулай ук топта.
Бүләкләр
Концерт-чыгышлардан соң чәчәкләр генә биреп калмыйлар, бал, бавырсак белән дә сыйлыйлар. Ә 2022 елдагы концертка бер ханым күчтәнәчкә авылдан йомырка алып килгән иде.
Миссия
Безнең максат – татар телен саклау һәм үстерү, аны бездән соң килгән буынга тапшыру. Беләбез: яшьләргә яңача яңгыраш кирәк. Репертуарыбыздагы җырларга яңа сулыш өреп, аларны яңа оранжировкага төреп, тамашачыга яңгыратабыз.
Музыка = мәхәббәт
Мин балалар бакчасыннан ук җырлыйм. Әбиемә өй телефоныннан шалтыратып, 2-3 сәгать буе җырлый торган булганмын. Миңа моң әниемнең бабасыннан күчкәндер. Аның мәчеткә барып, мөнәҗәтләр көйләгәне исемдә.
9 яшьтән әтисез үстем. Әнием һәрвакыт барлык теләкләремне чынга ашырып килде. Казандагы И.В.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятенә керәсе килүемне әйтүем булды, якыннарым ярдәме белән без шәһәргә күчендек. Мин шулай музыка белемемне дәвам иттем.
Вакыт җитәме?
Тәүлектәге 24 сәгать, кызганыч, бик җитми. Кичә генә 9 сыйныфны тәмамлаган кебек идем, ә хәзер инде Казан дәүләт мәдәният институтында укыйм. Остазым – Венера Ганиева.
Мин концертларда, банкетларда ял итәм. Сәхнәгә чыкканда барлык энергиямне тамашачыга бирәм. Шушы энергетика алкышлар булып кайтса, мин бик бәхетле. Җыр мине ял иттерә. Тумыштан уң колагым ишетмәү сәбәпле ике зур операция кичердем: күп көч сорый торган спорт белән шөгыльләнергә ярамый. Шулай да өйдә әкрен генә күнегүләр эшлим. Җәй көне иртән йөгерәм, ә кышын чаңгы-тимераякта шуам.
Карьера vs Гаилә
Мин өйләнмәгән. Әлегә беренче урында – карьера. Иң зур теләгемнең берсе – үземне, гаиләмне аякка бастыру.
Музыка нәрсә ул?
Музыка – яшәү. Аннан башка мин тормышымны күз алдыма китерә дә алмыйм. Тамашачыларыбызга безнең белән булганнары өчен бик зур рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да аларны матур җырлар, концертларыбыз белән сөендерергә насыйп булсын.
Рүзәл Зыятдинов – баянчы, 26 яшь, Балтач районы егете:
Балалар бакчасына йөргәндә, тәрбиячеләр музыка уен коралларын тоттырып, җырлата башлады. Ул вакытта миңа бары тик 3 яшь иде. Ә 2006 елда (9 яшемдә) мине әнием музыка мәктәбенә бирде.
Ни өчен баян?
Бу сорауны әти-әнигә бирергә кирәк: баян бүлеген алар сайлады. Үзем барлык уен коралларында да яратып уйныйм.
Иҗат юлын сайлавыма берсе дә каршы килмәде. Әтиемнең яшьтән үк баянда уйнау хыялы булган. Ул хыялының минем аша тормышка ашуына бик шатлангандыр. Әнием Арча педагогика көллиятендә укыганда, баян дәресенә йөргән. Профессиональ музыкантлар юлын мин башладым.
3 уңай сыйфат
Үз сүземдә нык торучы, нечкә күңелле, эшне ахырына кадәр җиткерүче.
Музыка булмаса?
Үземне сәхнәсез күз алдыма китермим. Шулай ук шәхси бизнесым турында хыялланам. Алла теләсә, киләчәктә баянны ташламыйча, шул максатыма ирешәсем килә.
Карьера vs Гаилә
Ике өлкәне берьюлы алып бару авыр түгел. Минем хәләл җефетем дә сәнгать өлкәсендә кайный – биюче. Бер-беребезнең яшәү ритмы бик охшаш, аңлашып яшибез.
Спортны бик яратам. Казанда вакытта буш көнем була икән, тизрәк спортзалга ашыгам. Минем өчен иң яхшы ял – рәхәтләнеп мунча керү.
Денис Казьмин – гитарист, 27 яшь, Яшел Үзән егете:
3 уңай сыйфат
Җаваплылык, аралашучанлык, хезмәт сөючәнлек.
Музыка = мәхәббәт
Балачактан музыка тыңларга яраттым: әти-әнием төрле жанрдагы җырларны куя иде. 9 яшемдә үземә рок жанрын ачтым: төрле рок төркемнәренең чыгышлары белән кызыксындым. Якын дусларымның гитарада уйнавына кызыгып, әлеге музыка коралын үз иттем. Соңыннан бергәләп музыка төркеме булдырып, Яшел Үзәндә чыгыш ясадык – бәйгеләрдә призлы урыннар ала башладык. Аудиториябез үсте.
Гаиләм музыка белән шөгыльләнүемне хуплады. Әтием туган көнемә гитара бүләк итте, ә әнием гитара түгәрәгенә язды. Бездә музыкантлар юк. Әнием балачакта музыкаль мәктәпне тәмамларга хыялланган, әмма әти-әнисе сәнгать мәктәбенә биргән. Әнием үзенең хыялын чынга ашыруым белән горурлана.
Татар теле авыр түгелме?
Төркемдәге 6 ел эчендә мин татар телен яхшырак аңлый башладым. Инструментта татарча композицияләр җыйганда, бернинди дә кыенлыклар кичермим: иҗат – теләсә кайсы телдә дә иҗат. Иң мөһиме – синең күзаллавың һәм аны аудиториягә җиткерә алу.
Сәяхәт итәргә, чаңгыда, тимераякта шуарга яратам. Җәй көне табигатькә , күлләргә барам – минем өчен бу «перезагрузка»га тиң. Әтием белән гаражда вакыт үткәрүне медитациянең бер төре дияр идем.
Карьера vs Гаилә
Мин әле өйләнмәгән, әмма барысы да шуңа таба бара. Сөйгән ярым белән без 8 ел диярлек бергә. Миңа калса, карьера белән гаиләдә баланс булганда гына бәхет хисе килә.
Тимур Сапаров – барабанчы, 33 яшь, Казан егете:
3 уңай сыйфат
Төплелек, җаваплылык һәм ярдәмчеллек.
Музыка = мәхәббәт
Әнием – виолончель буенча мөгаллим. Башлангыч мәктәптә, миңа бик ошамаса да, 3 ел фортепианога йөрдем. Ә барабанда 16 яшьтән уйныйм. Әти-әнием музыка белән шөгыльләнүемә бик скептик карашта булды.
Барабан турында сүз барганда – аеруча. Сольфеджио дәресе белән «дуслаша» алмагач, барабанны сайларга булдым.
Вакыт җитәме?
Җитми инде ул. 48 сәгать булса, шәп булыр иде.
Музыка булмаса?
Музыка өлкәсен сайламаган булсам, мин автомотоспорт белән шөгыльләнер идем.
Музыка ул – ...?
Сулыш алу.