Татар халкының иң моңсу һәм эчтәлекле җырларының берсе.
Сүзләрендә – драматургия, өмет һәм шул өметнең чәлпәрәмә килеп җимерелүе. Халык музыкасы традицияләре буенча, һәр куплетның соңгы юллары кабатлана. Әлеге әсәр бик күп җырчыларның репертуарында яши: Илһам Шакиров, Римма Ибраһимова, Рөстәм Маликов, Салават Фәтхетдинов һәм башкалар. Яшьләрнең күбесе исә аны җырчы Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) башкаруында белә.