«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Әйдә, дискотекага? – шомлы хикәя
Новости
Әдәбият

Әйдә, дискотекага? – шомлы хикәя

Бу көз кебек көз түгел иде...

Моны Диләрә үзе дә сизде. Гадәттәгедән салкын, моңсу һәм шул ук вакытта куркыныч шомлы. Сары көз түгел, соры көз, кыскасы. Нәкъ Диләрәнең хәзерге күңел халәте.

Кичә булган хәлләрдән күңеле белән дә, уйлары белән дә китә алмый йөргән вакыты. Зөлфәт белән мөнәсәбәтләренә нокта куйды. Үзенең борылып китеп барган мизгеле әле һаман да күз алдында тора. Зөлфәтнең карашы да. Ул караш кисәк кенә тагын очрар һәм озак-озак дәшмичә сиңа текәлеп карап торыр кебек. Бу уйдан хәтта эсселе-суыклы булып китте.

Шом өстенә шом булып, яфраклар шаулап ала – алар Урицкий паркының күперләрен тутырырга өлгергән дә инде. Кеше әз. Урам тыныч шом белән тулса, Диләрәнең күңелендә – куркыныч шом. Эскәмиягә утырырга җыенганда гына, кинәт телефоны шалтырады. Бик вакытсыз... Үз эченә бикләнеп, беркем белән дә сөйләшергә теләмәгән чагына туры китереп шалтыратты дусты Ралинә.

– Сәлам, нишлисең?

– Әлегә берни дә. Утырып торам, паркта.

– Кичең буш, димәк?

– Юк, кич белән мин йоклыйм.

Бик озак үгетләгәч, төнге депрессияне дискотекага бару белән алыштырырга ризалатты дусты. Кичке унбердә күрешергә килештеләр.

Күрешү вакыты якынлашкан саен, нигәдер хәле тагын да начарайгандай булды. Әллә авырырга җыена инде? Аш бүлмәсенә чыгып, бераз җылымса су эчеп куйды да, урам якка атлады.

«Нидән бу куркыныч тойгы?» – дип сорады ул үзеннән. Чыннан да, әллә кичә өзелгән аралар, әллә көзнең моңсу чагы йогынты ясады, әллә инде чыннан да авырый…

Ралинә белән сөйләшенгән урында очраштылар да, төнге клубка юл тоттылар. Күңелендәге куркыныч уйлары турында сөйләгәч, дусты:

– Бүген просто «ретроградный меркурий». Точно аның тәэсире! – дип нокта куйды.

Рәхмәт инде! Менә аның ише нәрсәләрне Диләрә белми дә, кызыксынмый һәм ышанмый да. Үз кәефен үзенә күтәрәсе кала. Дискотекаларда йөрисе урынга дәваланасы иде аңа... Үз гомерендә өченче тапкыр дискотекага килүе, һәр килгән саен: «Монысы – соңгысы», – ди. Аннан дусларының үгетләүләреннән баш тарта алмыйча ризалаша. Әзрәк үз сүзеңдә катгый торырга кирәк инде!

Гадәттәгечә колакны ярырлык каты музыка уйный, якты утлар күзне камаштыра... Диләрәнең бер урында басып торырлык кына хәле бар. Бүген нидер булачак дигән уй тынычлап күңел ачарга бирми.

– Диләрә, сытылып йөрмә инде, елмай ичмасам!

Әмма Ралинәнең бу сүзләре күңелендәге борчулы тойгыны көчәйтте генә. Елмаерга бер генә сәбәп тә юк иде.

Кинәт ул аның каршына ниндидер бер шәүлә килгәнен абайлап алды. Ул якка Ралинә дә борылып карады. Кем ул?! Буе озын, гәүдәсе таза, ак күлмәктән... Кем янына килә ул? Йөрәгенең «дөп-дөп-дөп» итеп типкәнен ишетте Диләрә шул вакытта. Салмак көй яңгыраганын да шушы мизгелдә генә аңлады һәм... каршысына килгән кешенең аны талгын биюгә чакырырга теләгәнен аңлап алды. «Я мине, я Ралинәне чакыра», – дип уйлап куйды ул. Беркем белән дә биисе һәм сөйләшәсе килмәгән Диләрә күз карашын егеттән алды һәм читкәрәк атлады. Егет аңа иярде.

– Сезне биюгә чакырырга буламы?

Эсселе-суыклы булып китте һәм егет кызның тирләгән учларын үзенең учына алды. Аһ!!! Тизрәк туктасын иде көе дә, бу бию дә! Ул үзе дә теләмәстән кемнеңдер кочагына керде. Ничек килеп чыкты мондый хәл? Ничек ризалашканын үзе дә аңламый калды бит.

Кинәт... Диләрә егетне этеп җибәрде. Залның иң түрендә аңа Зөлфәт карап тора иде. Юк, булмас-булмас... Булуы мөмкин дә түгел... Нишләсен ул монда?! Ә кулында нәрсә? Үзе бүләк иткән, Диләрә кичә кабул итмәгән йомшак аюны тотып тора. Һәм атлый! Җитди йөз белән аңа таба атлый да атлый.

– Зөлфәәәәт! – дип кычкырды кыз бөтен залга. Янындагылар аңа борылып карады. Каршысында торган егет берни аңламыйча:

– Кем? Кайда? – дип сорады. Ә кыз дусты Ралинә янына атлады.

– Күрәсеңме? Нишләп килгән ул монда? Ник килгән?!

– Кем? Кайда?

Ничек инде «кем», «кайда»? Калтыранган Диләрә күзләрен йомарга да куркып катып калды. Каршындагы шәүлә якынайганнан якынайды. Менә ул килеп туктар да, куркыныч итеп озаклап карап торыр кебек. Ә аннан нәрсә? Юк, аннан нәрсә буласын уйлыйсы килмәде аның…

Шуңа ул бөтен көченә чыгып китү ягын карады. Чыгуга таба атлаган саен, аның да адымнары тизәйгәнен сизде. Ул аның артыннан йөгерә! Диләрә гардеробтан үз киемен алып, тиз генә атылып-бәрелеп урам якка чапты. Берсенә килеп төртелде, анысы:

«Син сукырмы әллә?» – дип сукранырга тотынды. Нинди куркыныч төш бу?! Алдына-артына карамыйча чапты да чапты, чапты да чапты...

Бермәл туктап артына караса...

Зөлфәт басып тора! Диләрә калтырана-калтырана артка чигенгән көйгә:

– Син кем? – дип сорады. Зөлфәт дәшмәде. Урамдагылар бу күренешкә бик сәерсенеп карап тора бирде – Зөлфәтне Диләрә генә күрә иде. Кинәт Зөлфәт елмаеп, кызга йомшак аюны сузды. – Бу сиңа.

– Кирәкми! Чәчәк тә, аю да, мәхәббәт тә! Шулай диде дә, тагын чабарга тотынды. Хәзер инде туктарга да, артына борылып карарга да курка иде ул. Менә ни өчен көне буе сәер тойгы йөргән аның күңелендә! «Нигә ул минем арттан йөри? Әллә мин араны өзеп дөрес эшләмәдемме? Нәрсә соң бу???» Диләрәнең башы шартлар дәрәҗәгә җитте. Ә вакыт озак, әйтеп бетергесез озак узды. Йөгерә-йөгерә метрога килеп җиткәнлеген аңлап алды ул. Артка борылып караудан да куркынычрак берни юк кебек тоелды аңа шул мизгелдә. Шулай да, бар көчен җыеп, артына борылды һәм...

Зөлфәтне күрмәде. Ул тагын бер тапкыр як-ягына каранды. Берәү дә юк. Поезд килде, ишекләр ачылды. Диләрә әкрен генә атлап керде дә, буш урынга утырам гына дигәндә... каршы яктагы урында Зөлфәтне күрде!

...Шул мизгелдә ул күзләрен ачты, будильнигын cүндерде һәм озак кына кымшана алмыйча ятты. «Ничек төш шулкадәр чын була алсын?» – бу уйлар аңа тынычлап торырга, көнне башларга ирек бирмәде. Кинәт кенә кыңгырау тавышы яңгырады. Бу куркыныч төштән соң һәр нәрсә шомлы тоела…

«Бәлки, ачмаскадыр? Өйдә юк дип уйларлар да, китәрләр». Куркудан тирләп беткән кулларын уа-уа ишеккә таба атлады. Уенда нәрсә генә юк. Иң мөһиме Зөлфәт булмасын! Ул ишекнең күзчегенә карады. Берәү дә юк. Ишекне ачарга шүрләтте, ләкин болай гына шалтырый алмый бит инде ул! Ул башта сак кына ишек тоткасына кагылды, әкрен генә аны төшерде һәм ишекне ачып җибәрүе булды...

Идәндә Зөлфәт кичә бирергә теләгән йомшак аю! Тиз генә ишекне ябып, зал якка йөгерде дә... шыңшып еларга тотынды.

Телефон шалтырый! Дусты Ралинә. Алды.

– Сәлам! Кич нишлисең? Әйдә, дискотекага барабыз?!

Гөлназ Әхмәдиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое