Әгәр сез әдәбият белән кызыксынасыз, хикәя-шигырьләр иҗат итәсез икән, «Әллүки» турында ишетеп беләсездер. Казан федераль университетында укучы студентлар ишетеп кенә белми, әлеге әдәби иҗат берләшмәсендә актив катнаша, төрле форматта чаралар үткәрә.
Сүз уңаеннан, быел «Әллүки»гә 80 яшь тула! Әдәби берләшмәгә йөрүче яшьләр иҗаты белән танышу бик урынлы булыр. Искәртәбез, әлеге язма ИДЕЛнең апрель санында басылды. Хәзер инде берләшмәдә үзгәрешләр күзәтелә: яңа уку елыннан башка состав, яңа староста билгеләнәчәк. Чөнки инде моңа кадәр берләшмәнең старостасы булган Ильяс Хаҗиев һәм аның курсташлары уку йортын тәмамладылар...Ә әлегә матур фотомизгелләрне карыйк һәм мәкаләне укыйк!
«ӘЛЛҮКИ» ТАРИХЫ
Халисә Ширмән, галимә, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе:
«Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе 1944 нче елда, студентларның әдәби түгәрәге буларак, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеге нигезендә оешкан. ХХ гасырның 50 нче еллар уртасында мәшһүр татар шагыйрьләре (ул вакытта КДУ студентлары) Мөдәррис Әгъләмов һәм Дөлфәт Маликов (Зөлфәт) түгәрәккә татар бишек җыры хөрмәтенә «Әллүки» дип исем куялар һәм иҗади яшьләрне әлеге түгәрәк тирәсенә туплыйлар. 80 елга сузылган тарихы дәвамында «Әллүки» түгәрәге, студентларның әдәби иҗат берләшмәсенә әверелеп, бик күп татар шагыйрьләрен һәм язучыларын тәрбияләде. 2010 елда Казан (Идел буе) федераль университеты барлыкка килгәннән соң, Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының Татар филологиясе факультеты нигезендә озак еллар эшләгән «Илһам» әдәби түгәрәге белән «Әллүки» түгәрәге кушылды һәм студентларның әдәби иҗат берләшмәсе буларак эшчәнлеген дәвам итте. «Әллүки»нең элеккеге кураторы Галимҗан ага Гыйльманов бер очрашуда:
– «Әллүки»челәр белән җыелып гәп кордык. Әдәбият турында гына түгел, көндәлек темаларга да сөйләшә идек, – дип сөйләде.
«ӘЛЛҮКИ» НЕҢ БҮГЕНГЕСЕ
Ильяс Хаҗиев, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты, «Әллүки» әдәби берләшмә старостасы:
Хәзерге «Әллүки» ул – җыелу урыны һәм иң мөһиме әлеге «җыелу» утырыш форматы белән генә чикләнми. Без гел бергә! Бу эштә безгә социаль челтәрләр бик ярдәм итә. Мисал өчен, быелдан башлап, без үз телеграм каналыбызны ачтык. Анда татар әдәбиятына яңа караш яктыртыла, аның кызыклы һәм популяр була алуы күрсәтелә! Беренче карашка татар әдәбияты белән берничек тә бәйләп булмаган әйберләрне без башыбызга килгән идеяләр ярдәмендә бәйләргә юл табабыз. Кайчакта бу эш үзебезне дә шаккаттыра! «Шулай да була ала икән бит!» дибез. Миңа калса, яшьләрдә татар әдәбиятына кызыксыну уяту без эшләгән форматта гына була ала.
Утырышлар ике атнага бер уза. Гадәттә һәрбер утырышны аерым темага багышлыйбыз. «Әллүки» ул – гаилә! Монда яза-язмый торган кешеләрне аеручы юк. Без һәрбер килгән кешене үз итеп, «әллүкиче» итеп кабул итәбез! Утырышлар шигырь, хикәя язу темасы белән генә чикләнми, алар кызык, актуаль, һәркемгә аваздаш темаларга да багышлана. Мисал өчен: нейрочелтәрләр, мәхәббәт, дин һ.б. Һәр кеше үзенә кызык булган утырышка килә ала.
Безне иң сөендергәне – «Әллүки» утырышларында яңа йөзләр күренә башлады. Барысы да шигырь, хикәя язмаса да, алар – чын иҗат кешеләре. Кемдер татар айтишнигы, кемдер мәктәптә татар теле, әдәбият, тарих укыта. Арабызда инде танылган каләм ияләре дә бар. Шулай ук бүтән институтлардан да киләләр.
Рәфидә Галимҗанова әзерләде
фото: Фирүзә Вәлиева.
Нет комментариев