«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Барыбер

Замана шагыйренең берсе Луиза Янсуарның сагышлы шигырен иң хисле актрисаларның берсе Альбина Ногманова укый, хәрәкәт аша күрсәтә.

Төннәрем сагында син торган чагында
Курыкмыйм сүзләрдән. Күзләрдән курыкмыйм.
Елмаеп дәшәрсең шикелле, чәчләрем
Тузгытып:
- Син...кыргый холыклым.
Яңагың җөйләрең... Калдырган өйләрең...
Ут-төтен эченда нишләргә белмәвең...
Нәфрәттән үләчәк гомернең килүен..
Йөрәгем күтәргән серләрен...
Төннәрең сагында мин торган чагында
Курыкма яманнан. Ялганнан курыкма.
Без икәү сыярбыз.
Бу сәер заманга.
Беркемгә буйсынмас холыкка.
Хыялым басуын...тигәнәк басуын..
Елмаеп күзәтәм.
Юк чарам – үтәргә.
Изүем ачтым да торамын. Кымшанмый.
Үтәли тишәсе укларга.
Никадәр матурлык калачак...изелеп...
Исемсез каберләр - тезелеп...
Мин соңгы сулышта пышылдап китәрмен:
- Барыбер... яраттым...өзелеп...

Барыбер.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое